Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ул мәңгелек үлчәмендә

Әлмәт татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык артисты, режиссер, Бөек Ватан сугыш ветераны, Әлмәтнең мактаулы гражданы Зәкия Туешеваның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Олуг юбилеен яраткан театрында коллегалары, артистлар, яраткан тамашачысы, дуслары-туганнары белән бәйрәм итәргә теләсә дә, Зәкия апа 99 яше туларга өч көн кала бакыйлыкка күчте...

Аның исеме Әлмәт театры, шәһәр тарихында алтын хәрефләр белән язылган. «Легенда, терәк, остаз» – искә алу кичәсенең исемен тагын дәвам итәргә була: театр бренды, язучы, солдат. Беренче чиратта, әлбәттә, нәфис хатын-кыз, ана. Зәкия апаның туган көне декабрьдә булса да, театр шуңа да чараны 8 Март бәйрәме алдыннан уздырды. Быел елы да тарихи. ТАССР төзелүнең 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Зәкия апаның икесендә дә өлеше зур.

Әлмәттә театр барлыкка килгән елларда ул яу кырында Ватан өчен көрәшә. Үз теләге белән фронтка киткән батыр йөрәкле кыз – шәфкать туташы Берлинга кадәр җитә, Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша. 1951 елда нефтьчеләр каласына килеп, хыялындагы теләген, ниһаять, чынга ашыра – театрда Зәкия чоры башлана: 100 дән артык образ тудыра, режиссер буларак 40 тан артык спектакль сәхнәләштерә ул. Зәкия Туешева театрны яңа иҗат баскычына күтәрүгә ирешә, республика җитәкчелеге исә аның үзен күкләргә чөя – Зәкия апага Татарстанның халык артисты исеме бирелә, Әлмәтнең мактаулы гражданнары исемлегенә кертелә, «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

- Әни Әлмәтне нык якын күрде. Без аны Санкт-Петербургка да чакырып карадык, аңа хәтта фатир да сатып алдык. Ул: «Биредә мин актриса, режиссер буларак тудым, минем тамашачым монда», - дип баш тартты, - дип сөйләде Зәкия апаның кызы Әлфия Гальперова һәм әнисенең Әлмәт турындагы фикерләрен искә алуын дәвам итте. – 60 нчы елларда художество училищесын тәмамлап, мин театрга эшкә кайттым. Ике елдан соң укуымны дәвам итәргә дип китәргә карар кылдым. Шулвакыт әни миңа: «Ник китәсең? Әлегә Әлмәт - нефтьчеләр башкаласы, менә күрерсең, киләчәктә ул мәдәни башкала булачак», - дигән иде. Шулай булып чыкты да.

Зәкия Туешеваны театр әһелләре олы хөрмәт хисләре белән искә ала. Аның белән эшләгән еллар һәркемнең күңелендә якты хатирәләр булып саклана.

- Театрга килгәч эшләгән беренче зур чарам Зәкия апаның 85 яшьлек юбилее булды. Дуслаштык, аралаштык, театр турында бәһасез белемнәр алдым. 90 яшенә ул театрда кабат «Банкрот»ны куйды, 95 яшендә «Ай тотылган төндә»ге Тәңкәбикәне үзе уйнады, - дип хатирәләрен яңартты театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Олуг шәхеснең тормышын бу көнне төрле буын тамашачысы игътибарына актерлар кабат яңартты, ул куйган спектакльләрдән өзекләрне дә күрә алдык. «Банкрот» «Эх, Уфа кызлары», «Безнең авыл кызлары», «Тиле яшьлек», «Чаткылар»ны сәнгать сөюче әлмәтлеләр рәхәтләнеп тамаша кылды. Кайчандыр драма түгәрәгенә йөрүчеләргә суфлер буларак ярдәм иткән мулла кызы үзенең зур театрда спектакльләр куячагын, аларның тарихка алтын чор булып кереп калачагын күз алдына китерде микән? Хезмәтенә – хөрмәте: Зәкия апа Туешеваның исемен мәңгеләштерү турында да карар кылынган.

- Шәһәр урамнарының берсе аның исемен йөртәчәк, театрга бюсты урнаштырылачак. Безне бик шатландырганы - аның фонды булдырылачак. Бу Зәкия апа исемендәге республика премиясе гамәлгә кертелә дигән сүз. Аны кече шәһәрләрдәге театрларда иҗат итүче артистлар, режиссерларга бирергә дип уйлаштык. Моның өчен без олы йөрәкле кеше, Зәкия апаны чын күңеленнән хөрмәт итүче Фоат Комаровка бик рәхмәтле, - дип ихлас сүзләрен җиткерде Фәридә Бәгыйсовна.

Бөекләрнең тормышы үзләре үлгәннән соң дәвам итә, диләр. Зәкия апа хәзер мәңгелек үлчәмендә.

Фото: Татьяна Афонина

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса