Әлмәт таңнары

“Учук” бәйрәменә рәхим итегез!

23 июнь көнне Иске Суркин авылында ТР Кама буе чувашларының VI ачык "Учук" фестивале уза.

Чараны Иске Суркин авыл җирлеге белән берлектә ТР Мәдәният министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, Татарстан Республикасында Чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм аның Әлмәттәге вәкиллеге оештыра.

Фестиваль 8.00 сәгатьтә башлана. Программада: "Яңгыр боткасы" йоласы, фестивальне ачу, фольклор коллективлар катнашында яшьләр уеннары, халык җырларын башкару, чуваш эстрадасы артистлары чыгышы.

Бәйрәмгә рәхим итегез!

Иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә департаменты.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров