Әлмәт таңнары

“Тынычлык һәм популярлык бергә була алмый”

Шоу-бизнес кысаларында гадилеген югалтмыйча калганнар өчен аерым “Кызыл китап” яза башларга вакыттыр. Татар-башкорт эстрадасының популяр җырчысы Ришат Төхвәтуллинның иҗаты белән якыннан таныш кешеләр нәрсә әйтергә теләвемне аңлар. Бу җырчының да уңышын вакытлыча гына дип юраучылар булмады түгел. Йә заман көенә биеп, үз исемен искә төшереп торачак, йә югалачак, имеш. Әмма ул үзе сайлаган юлыннан атлый, миллилекне өлге итеп алган иҗат эшчәнлеген дәвам иттерә. Ә тормыштагысы шундыймы соң? Халык телендә “сандугач” дип йөртелгән, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин белән сөйләшкәч, барысына да ачыклык керде шикелле.

Аның белән әңгәмә корырга теләвемне белгәч, берничә кеше­дән: “Бар, барып, “ал күзлек“­лә­реңне салып кайтырсың. Йолдызланулары җитте! Җырчылар –   барысы да бер алар”, – дигән сүзләр ишетергә туры килде. Үзем күрмә­гәч, ышанмыйм, димәк, тәвәккәл­ләргә кирәк! Ришатны Казанда тотулары авыр. Үч иткәндәй, Себер якларына гастрольгә җыенып йөргән мәле. Студиясендә җырла­ры белән мәш килә иде. Икенче көнне иртән Уренгойга китәсе бар егетнең... Шулай да Ришат әңгәмә корырга вакыт тапты. Теге “җыр­чылар бары­сы да бер” дигән фикерләрне таратып җибәрергә беренче этәргеч шушы булды. Сәхнәдәге Ришат белән тормыштагысы – бер үк кеше икән. Гади, ихлас, итагатьле, безнең һө­нәргә хөрмәт белән карый. Ялгыш фикерләрне куарга икенче сәбәп – шушы.

 – Ришат, безнең эстрададагы ир-егет җырчылардан дүртесен феномен дип атыйлар. Алар – Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Радик Юлъякшин һәм Сез. Фирдүстән кала, барыгыз да, Башкортстаннан Татарстан сәх­нәсен яуларга килгән. Яуладыгыз да! Ришат Төхвәтуллин феномены нәрсәдән гыйбарәт соң?

 – Беренчедән, бу – ихласлык, икенчедән – тырышлык. Тамашачы аны сизә. “Бу егет безне алдамый”, – дип, халык миңа ышана. Башка бернәрсә белән дә бүтәннәрдән аерылып тормыйм. Аллаһы Тәгалә миңа бу тормышта җырчы булырга кушкан, димәк, телисеңме-телә­мисеңме, син шушы юлдан барырга тиеш. Ул юлны лаеклы узарга кирәк.

– Сер түгел, тамашачының игътибарын яулар өчен, җыр­чылар ни генә эшләми. Хәтта арттырып та җибәрә. Ә Сезнең тамашаларга, бер урында басып җырлавыгызны карар өчен генә дә, халык зал тутырып килә...

– Ходай миңа энергетика һәм тавыш биргән. Чыгып басу белән тамашачыны үзеңә карату зур көч сорый. Тавыш аша мин, аз гына булса да, халыкның күңелен дә­валыйм. Электән үк шулай булган бит: авыр минутларда кеше җыр тыңлаган, ниндидер уен коралында уйнаган. Безнең телебезне, динебезне саклап калган нәрсә дә – җыр. Шуңа күрә, сәхнәгә чыгып, әллә ни эшләмәсәм дә, күп көч сарыф итүем бәхәссез. Сәхнәдә һәр күзәнәгем тамашачы өчен эшли. Мин үземнең проблемаларымны тамашачыга күрсәтмим. Аларның бит болай да мәшәкатьләре күп. Мин үзем дә балачактан сәхнәнең ни икәнен күреп үстем. Нәрсә ки­рәк-кирәкмәгәнне беләм, шул җитешсезлекләрне үземдә булдырмаска йә бетерергә тырышам. Сәх­нәдә җырлый белмәгән кеше­ләр дә күп, андыйларны яратмыйм. Профессиональ дәрәҗәсен үстерү өчен өзлексез эшләгән, җырлый белгән, тырыш кешеләрне үз итәм.

– Ришат, Сездән көнләшкән кешеләр дә күптер...

– Популярлыгымның ике ягы бар. Көнләшүчеләр артты дисәм дә, ялгыш булмас. Тынычлык һәм популярлык төшенчәләрен беркайчан да бер рәткә куеп карап булмыйдыр. Җәмәгать урыннарында да тыныч кына йөрим димә! Үземне билгеле бер кысада тотам. Директорыбыз да миңа үзгәрергә ирек бирми, һәр гамәлемә карата фикерен, җитешсезлекләремне ачык­тан-ачык әйтә. Төркемемә карата таләпчәнрәк була башладым. Без актив эшлибез. Гаиләм дә, төр­кемем дә иҗат өчен күп көч куя. Үземне формада тотарга тырышам, спорт белән шөгыльләнәм. Халык өчен яшибез, дисәм дә була.

– “Банкетларда чыгыш ясау – җырчы эше түгел” дигәнрәк фикерегез бар иде. Әмма, сер түгел, Сезне дә кайбер чараларда күр­гә­ли­без...

– Банкетларда җырлау җырчы­ның дәрәҗәсен төшерә, дип әйт­кәнем булмады. Гомумән, бар банкет җырчылары, бар – концертныкы. Мин концертлар юлын сайладым, үземне беренче төркемдә күрмим. Алардан өстенрәк булам дигән сүз түгел әле бу. Банкетларда чыгыш ясауны җиңел дип әйтмәс идем. Аңа әзерләнергә, килгән кешеләргә ярарга кирәк. Минем өчен бу – авыр эш. Соңгы арада банкетларга йөргәнем юк. Чыгыш ясарга бик якын дусларыма, бик яхшы итеп сораучыларга барам. Мә­сәлән: “Ришат, минем әниемнең юбилее иде, сине генә күрергә телибез, килеп кит инде”, – дисәләр, миңа котлап китү берни тормый. Вакытым булган очракта, билгеле. Монда акча эшләү турында уй юк.

– Дүрт көн буе Казанны гөр­ләттегез, районнардагы концертларыгыз да уңыш белән бар­ды. Ерак сәфәргә – Себергә китәсез. Өч җирдә тамашачы өч төрледер, бер-берсеннән аерыладыр?

– Казан тамашачысы башкалардан аерылып тора. Ул иркә. Нәрсәдә сизелә бу? Ул бик алкышламый, урыны белән пассиврак та, аны гаҗәпләндерү, “җебетү” авыррак. Казанны хурлыйсым килми. Монда затлы тамашачы. Күпне ишет­кән, күргән... Быел исә мине Казан бик җылы кабул итте, сө­ендерде. Яхшы якка үзгәрделәр диясе килә (көлә). Шуннан соң фи­керләрем дә үзгәрде. Башка шә­һәрләрдә тамашаларым гөрләп бара. Уфада шәп үтә.

– Моңа кадәр Казандагы тамашалардан бер дә тулы ка­нәгатьлелек хисе кичермә­дегезмени соң?

– Казанда – юк. Быел менә үземә бик ошады. Әйткәнемчә, Казандагы кебек тамашачы беркайда да юк.

– Сез концертларда “тере” тавыш белән җырлыйсыз бит?

– Мин һәрвакыт үз тавышым белән җырлау яклы булдым. Концертларда алай җырлау – бик авыр хезмәт. Сыйфат ягыннан, дөресен әйткәндә, фонограммага җырла­ганнан да начаррак чыга әле ул.

– Клипларыгыз турында да беләсе килә. Соңгы арада күбрәк мәхәббәт тематикасын чагылдырасыз. Сәбәпләре нәрсәдә?

– Беренчедән, заманасы үзгәрә. Икенчедән, кабатланасы, гел бер жанрда гына иҗат итәсе килми. Клиплар төшерүебезнең активлык чоры соңгы ике елга туры килде. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: бу өлкәдә профессионаллар табу кыен. Сценарий язучы, режиссер юклыгы – бер хәл, операторы да юк әле аның. Сәләтле видеограф таптык. Ул Мәскәүдә, чит илләрдә клип­лар төшерү буенча төрле курсларга да еш йөри. Үзе урыс мил­ләтеннән. Клипны монтажлаганда, аның белән янәшә утыру кирәк. Күп кенә сүзләрне аңлатырга туры килә. Иң мөһиме – ул татар телен өйрәнә башлады. Җәйге яллар вакытында “Мин бәхетле” җырына Чечняда клип төшереп кайттык. Гомумән, безнең клиплар мини-сериалны хәтерләтергә тиеш. Әле Казанда чакта бер тапшыруда катнаштым. Татар клипларын “кыздырдык”, ягъни җитешсезлек­ләрен, ялгышларын ачыкларга тырыштык. Бик кызык һәм көлке булды. Бүтән җырчыларның хезмәтен­нән көлгән икән дип уйлый күр­мәгез, юк! Бу минем өчен дә сабак булды. Оештыручылар күп нәрсәгә күземне ачты. Үз клипларымны искә төшереп утырдым, андагы хаталарны барладым. Шундый “кыз­дыру”ларны дөрес дип саныйм. Алга таба бездәге клип­ларның сыйфаты һәм эчтәлеге яхшырсын иде.

– Сез клипларыгыздагы кебек кыюсызмы, Ришат?

– Тормышта, бәлки, кырысрактыр мин. Таләпчән дә! Клиплардагыча гел елмаеп кына тормыйм. Урыны белән кешене бастырып та куям, кирәген әйтергә дә мөмкин­мен.

– Сез: “45-50 яшемдә, сәхнә эшеннән туктап, башка өлкәгә китәргә телим”, – дигән идегез. Ришат Төхвәтуллин шулай иртә сәхнәне ташлармы?

 – Киләчәккә караган зур проектларыбыз бар. Алар барысы да планда. Әлегә сөйләми торам. Әмма сәхнәне ташлыйм дигән сүз түгел бу, хыялларның барысы да иҗатка бәйле.

– Соңгы арада эстрада пычранып китте кебек. Бердәмлек ягы какшады. Нигә шулай икән? “Кара пиар” төшенчәсе безгә дә килеп керде, Көнбатышка йөз тотабыз...

– Монда уйлап торасы да юк. Начаррак җырлаган саен, син шул­кадәр әйбәтрәк. Ә “кара пиар”га килсәк, мин, әлбәттә, моңа каршы! Мин – авылда үскән бала. Әти-әнинең “кеше ни дияр?”, “йөземә кызыллык китермә” кебек сүзләре канга сеңгән. Соңгы вакытта күп кенә танылган шәхесләребез, җыр­­­чылар, иҗат әһелләре, ха­лык­ның игътибарын җәлеп итәр өчен, нинди генә адымга бармый. Шу­ның нәтиҗәсендә халкыбызның гасырлар буена тупланган әхлак кагый­дәләре җимерелә... Без – бай мә­дәниятле, үз йөзебез булган халык. Кемнедер кабатлау ник ки­рәк?

– Ришат, “Үзгәреш җиле” проектларында да, Ваһапов фестивале лауреаты булып та, аның концертларында махсус кунак буларак катнашмыйсыз... Сезне бу чараларга чакырмыйлармы, әллә үзегезнең катнашасы килмиме?

– Ваһапов фестивале белән элек­кеге мөнәсәбәтләребезне бе­ләсездер инде. Шулай да, мин беркайчан да аларга рәхмәтсез булмадым. Мәшәкатьләре күп булса да, аларга карата начар фикер әйт­мә­дем. Ә “Үзгәреш җиле”ннән тәкъ­димнәр булмады. Булган оч­ракта да, мин гастрольләрдә бит. Без бер ел алдан концертлар графигын төзибез. Икегә аерылып йөреп булмый. Менә узган ел да, быел да “Татар җыры”нда катнашабыз.

– Сезнеңчә, сәнгатьне үзгәр­тү шартларын кем булдырырга тиеш?

– Минем уйлавымча, татар сәнгате үз дәрәҗәсендә бара. Урыс менталитеты белән безнеке бер түгел. Безнең халык бүтән. Ул сабыр, тыйнак, тырыш. Аермасын үзегез дә чамалыйсыз. Урыс ре­жиссерлары килеп, концерт әзер­ләсә, алар безнең җырларның нечкә­леген аңлап ук бетермәскә мөм­кин, чөнки алар татар булып тумаган. Бердәнбер җитешсез­легебез бар: ул – техник яктан артта калганлык. Аппаратура, техник база бездә, урыс һәм чит ил артистлары белән чагыштырганда, күпкә түбән. Бездә билетлар 500 сум булса, аларда – 5 мең. Ә аппаратура нинди кыйммәт! Мәсәлән, колонкалар гына да миллион сумга төшә, ә сыйфат ягын кайгыртып эшләсәң, алар 20ләп кирәк. Җырчы мондый акчаны кайдан алырга тиеш? Ап­паратура өчен генә дә артистка биш ел эшләргә кирәк. Урыс һәм чит ил җыр­чыларына моның өчен бер концерт кую да җитә. Моңа җырчы да, халык та гаепле түгел инде. Бу хөкүмәт ягыннан уйланып бетәргә тиештер.

– Ачыктан-ачык сорыйм: үз-үзеңә хуҗа булып, концертлар кую уңайлыракмы?

– Әлбәттә. Бу мөстәкыйльлеккә чыгуым белән мин Фирдүс Тямаевка рәхмәтле. Ул күп нәрсәләргә карата күзләремне ачты. Мин бүгенгә кадәр үземнең күпчелек хыялларымны чынга ашыра алмаган булыр идем. Игътибар ит­кәнсездер: концертларыбыз ел­дан-ел ка­мил­ләшә бара. Яшерен-батырын түгел, без акчасын да эшлибез. Әмма эшләгән кадәрне та­ма­шала­ры­быз­ның сыйфатына тотабыз. Кем­гәдер эшләгән очракта син үз теләгәнеңә ирешә алмас та идең.

– Сезгә карап, бер дә илһам килмәгән чаклары юк, ахры, аның, дигән фикер туа...

– Илһам килә дә, китә дә. Һәрвакыт эшләргә кирәк. Кешегә бит: “Менә бүген җырларга теләгем юк, шуңа концерт куймыйбыз”, – дип әйтеп булмый. Илһам концерт барышында да килә ала. Ул чакта җырны тамашачыга үзенчәлекле итеп җиткерәсең. Яңалыкка тамашачым һәм якын кешеләрем этәр­геч бирә.

... Әңгәмәбез тәмам булгач, кылт итеп бер нәрсә исемә төште. Ришат исеменең матур мәгънәсе турында ишетеп бе­ләм. Ул – туры юлдан атлаучы, дө­рес юлга чыккан дигәнне аң­лата. Исеменең иясенә туры килүен күр!

 

Чулпан Гарифуллина

http://vatantat.ru

Фото: http://www.instagram.com/rishat_thv

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: