Әлмәт таңнары

Театрның бүгенгесе һәм киләчәге Әлмәт артистлары күзлегеннән

27 март - Халыкара театр көне. 1961 елда Халыкара театр институтының IX конгрессы тарафыннан гамәлгә куелган бу датаны ел саен дөньяның барлык театрлары бәйрәм итә.

Беренче театраль тамаша турында тәүге мәгълүматлар безнең эрага кадәр 2500 ел белән билгеләнгән. Мисырда теркәлгән әлеге вакыйга мифологик образ - Осирис тарихы хакында сөйләгән, диләр. Театр сәнгать буларак исә борынгы Грециядә формалаша, аның трагедия, комедия жанрлары барлыкка килә. Актер театры буларак башланган хәрәкәт гасырлар, еллар дәвамында үзгәрешләр кичереп, хәзер әсәрне сәхнәгә куючы тапкан идея белән кызыксынуга әйләнеп бара. 70 елга якын тарихы булган Әлмәт театры да бүген психология театры традицияләрен саклаган хәлдә дөреслекне, еш кына ачы дөреслекне яңа формада "ярып салырга" омтыла. Бу омтылышлары тамашачы күңелендә дә, театр белгечләре тарафыннан да танылу ала. Быелгы сезонның яңалыгы - Б. Брехтның "Туй" спектакле "Актерлар ансамбле өчен" номинациясендә "Тантана" республика театр премиясенә лаек булды. Шул спектакльдә Кияү образын тудырган Илсур Хәертдинов "Дебют" номинациясендә отты. Бу вакыйгалар алдыннан төрле буын артистлардан театрның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлануларын белешкән идек. Фикерләр күзәтүен "дебют"анттан башлыйбыз.

Илсур Хәертдинов: Әлмәт театрында икенче сезоным ахырына якынлаша. Театр училищесын тәмамлап эшкә кайтканда коллективка кереп китү авыр булыр сыман тоелган иде. Ялгышканмын. Ачык каршы алдылар. Артистны бит бигрәк тә эшсезлек йончыта. Миңа килү белән рольләр эләкте. Сезонның табышы - "Туй" бигрәк тә минем өчен отыш булды. Баштарак "татарча"га ят тоелган яңа стилистикада соңга таба "эреп" киттек. Иҗат шулкадәр мавыктыргыч булды, бар шикләр онытылды. Ошаттылар бит: кемдер стилистикасын, кемдер актерлар уенын, икенчеләре теманың актуальлеген таныды. Тамашачының якынлыгы энергетикасының өзлексезлегенә сәбәп булды. Бер көнне спектакльне Сарманнан өлкән яшьтәге ханым карады. Ул уен белән шулкадәр мавыкты, күрәсең, ахыргача безгә кушылып сөйләште. Кайвакыт пауза тотарга туры килсә дә, аның мавыгуы безнең халәтне бозмады... Әлмәт театрының бүгенге халәте дә шундый - ул эзләнә, уйлата, уята, елата, көлдерә, тәрбияли... Безнең театр - "җитештерүче" "йорт".

Эльмира Яһудина: Бөтен дөньясы үзгәреп торганда, театр гына туктап кала алмый. Яңалык кертү кирәк. Тик.... Хәтерләсәгез, кайвакыт җәяүле машиналыдан өлгеррәк булып чыга. Шуның кебек "яңалык" яхшы, ләкин традицияләр мөһимрәк булырга да мөмкин. Чынлыкта бит үткәннәргә кайтып булмый, ә театр сиңа тарихка, чорга, шул мохитка күз ташларга форсат. Гомумән, театр сәнгатенә "үзенчәлек" хас. Автор әсәрне "үз"енчә яза. Син китапны аныңча укый башлыйсың да, соңыннан фантазия кушылып "үз"еңчә аңлыйсың. Режиссер "үз" линиясен сыза. Тамашачы үз каланчасыннан күреп кабул итә... Театр бинасына шаккатып аяк баскан идем, бүген иҗатына сокланып эшлим. Дүрт сезон дәвамында уйнаган спектакльләремнең һәммәсен югарыга этәргән баскыч дип кабул итәм.

Мәдинә Гайнуллина: Театр - ул көзге. Мин үзем сәхнәдә матурлык күрергә телим. "Туй"дагы замандашларга да хас "дуңгызлык"ны без матур күрсәтә алдык дип ышанам. Дөрес, дөнья театр сәнгате торган баскычка үрмәләгәндә тамашачының әзерлеген дә күз уңында тотарга кирәк. Аңлыйлармы сине?! Ул дәрәҗәдәге тамашаларда бит чишелешләр юк. Анда уйланулар кала, сораулар туа. Хәер, әзер, үзгә зәвыклы тамашачылар бар Әлмәттә. Модель агентлыгында актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте буенча дәресләр биргән идем. "Болан патша"га шул 12-17 яшьлек балаларны чакырдым. Шаккаттым. Ничек бар шулай, режиссер салган мәгънәне, хәтта мин дә күрмәгән фикерләрне сизеп калганнар иде. Димәк, киләчәге бар театр сәнгатенең. Бу тагын шуңа ишарәдер - тормыш, технологияләр ничек кенә алга китмәсен, кыйммәтләр мәңгелек. Димәк, классик әсәрләр актуаль. Мин үзем алардагы мәгънәне тамашачыга заманчалаштырып ирештерү яклы. Актерлар да бертөрлелектән арыныр иде. Минемчә, аннан качу өчен рольгә артистларны очраклы рәвештә сайлау отышлы булыр. Озак вакытлар уңай образлар иҗат итүче буларак та күңелемдә шундый фикер йөрттем. Соңгы арада тискәре чалымнар да чыгарырга туры килде, хәзер канәгать. Без бүген кирәк. Шулай да ара-тирә шулай ук кирәкме икән дигән уйлар керә башка. Телевизордан үз үрнәгендә буыннар тәрбияләгән кумирларның аяныч хәлен күреп, укып, ишетеп, безне дә шул көтмиме дип шомланып та куясың... Төптә мин - оптимист (көлә). Шуңа күрә бик картаеп беткәч тә сәхнәдә уйнармын сыман. Артист - хроник диагноздыр ул.

Реклама

Фәймә Бикморатова: Әйе, сәхнәгә бер аяк бассаң, кире чыгуың икеле. Әле аягыңны бастырмаганда да күңелең шунда кала. Өч ел эшләгәннән соң, бер-бер артлы рольләр "явып" торганда, режиссер бер спектакльдә дүртәр роль биргән чорда 14 елга театрдан китеп торган актриса буларак фикер йөртәм. Гаиләне өстен куеп шул китүем белән һөнәремдә бик күп нәрсәләрне югалттым. Минем бүгенге театраль язмышым нәкъ Тукайча "эш беткәч уйнарга ярый" принцибына корылган. Гаиләмдә эш беткәч, өлеш чыкса гына уйный торган чагым. Психологик театрны акрынлап кысрыклаган "яңа сүз" труппаны икегә бүлде. Ирексездән... Бигрәк тә урта буын актрисаларны читтә калдырды ул. Югыйсә, без дә яңалыкны кабул итәргә әзер, без дә "камыр" шикелле - режиссер-пешекче ни теләсә шуны әзерли ала: теләсәң коймак яса, теләсәң он өстәп бәлеш камыры яса, пирог куй... Тик яңалык читтән килә, килгәннәр исә күзе күргән артистлар белән эшләүне кулай күрә. Театр өчен дә отышлыдыр ул, яңалык көткән тамашачыга да ошыйдыр... Ә менә рольсез артистны тилмертә. Шөкер, минем бүген шул халәттән котылу мәлем. Илгиз Зәйнинең "Әрем исе" спектаклендә Сара роле өлешемә көмеш булып төште. Язмышлар ялгышы турында минем фактурага, күңелемә хас, күптән көткән образ ул. Бу спектакль халык күңеленә кереп калырга тиештер. Кемдер гыйбрәт алып китәр, икенчеләргә тәҗрибә булыр. Килер, килми калмас. Үзен аңлы, белемле, зыялы дип санаган кеше театрга эзен суытмас.

Рафикъ Таһиров, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты: Театр булыр ул. Безнең буын, мисал өчен, илдә рухи кыйммәтләрнең "үтерелгән" бер чорында, фәкыйрьлек, акчасызлык заманында, режиссерларга, драматургиягә кытлык кичергәндә театрны саклап калган буын. Психология театры киләчәктә дә булыр. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән хис кала бит. Димәк, аны кузгатырга була. Ә театр тетрәндерергә тиеш. Аның миссиясе шул. Тәрбияләмәскә мөмкин, ләкин "бияләйнең эчен тышка әйләндергән шикелле" фикерне әйләндереп күрсәтергә сәләтле сәнгать ул. Станиславский системасында тәрбияләнгән безләргә (Рафикъ Таһировны сәхнә осталыгына танылган Шәхсәнәм Әсфәндиярова укыткан. Л.М.) "яңа" режиссерлар алымы шулай тәэсир итә. Мәсәлән, Искәндәр Сакаев безнең аякны "тыктырган" Мейерхольдның биомеханика системасы. Ул шундый ят, ләкин кызык. Син үзеңне ватасың, җимерәсең һәм эчеңдә яңалык күрәсең. Шуннан ләззәт кичерәсең. Андыйлар сиңа сәхнәдә тик торырга ирек бирми. Дөньяның тизлегенә, мәгълүмат ташкынына ияртә. Чөнки сине карарга киләчәк тамашачы шундый: Интернет заманында ул күп аралаша, күп нәрсәләрдән хәбәрдар, миллион фикер ишетә... Бәлки киңлек тирәнлекне басадыр, ләкин шул яссы халәттә дә барыбер җан кала. Димәк, сәхнә дөреслеге өчен җирлек бар.

Луиза Солтанова, Татарстанның халык артисткасы: Ярты гасырдан артык сәхнә стажы булган актриса буларак әйтәм: бүгенге режиссерлар, абау (актрисаның мөнәсәбәтен тәэсирле итеп күрсәтү өчен әйтелгән "таҗлы" сүзе. Л. М.), авыр хезмәттә. Хәзер бит тамашачы башка, элеккеге самимилек юк аларда. Теге заманнарда гына ул без нәрсә сөйләсәк шуңа ышаналар иде. Хәзер елдан-ел режиссерның эше катлаулана бара: киноиндустриядә дә үзгәрешләр театрныкы белән чагыштырырлык түгелдер. Бүген актерга да авыр. Элек уртача гына актерлар уйнап йөри иде. Хәзер "уртачаларга" көн юк. Театрда һәрнәрсә башкача: безнең чорның герой-героиняларын гына хәтерләгез: герой мәһабәт гәүдәле, чибәр. Героиня да сылу, нәфис сынлы, моңлы тавышлы иде. Бүгенге көн геройлары башка. Ул вакытта өчәр бригада булып гастрольләргә йөри идек, шуңа күрә рольсез интеккәннәр булмагандыр. Тамашачы да безне көтеп яшәде. Планны 200 процентка үтәп кайткан чаклар күп булды. Эшләгән акчабызны Бөгелмә театрына бүлеп бирәләр иде. Ә бүген зәвыгы төрле, ләкин театрга тугры тамашачылар калды. Киләчәктә театр кирәк булыр микән дип тә уйлыйбыз. Хәзер спортка өстенлек бирелә бит. Яшьләр шул таба, "кырыслыкка" йөз борган. Хәер, булыр. Таләпләр үсәр, шуннан чыгып театр да эшләр. Яшәсен иде!

Ләйләгөл Минаева сораштырды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: