Әлмәт таңнары

Театрда - балык шулпасы?!

Нәкъ шулай. 7 февральдән башлап театрда "балык шулпасы" тәкъдим итәчәкләр. Хәер, бу хәбәрнең мәгънәсенә төшенер өчен бераз артка күз ташлау кирәктер.

Газетаның алдагы саннарында хәбәр иткәнчә, театр премьера чыгарырга әзерләнә. Бертольт Брехтның "Туе"н сәхнәгә Санкт-Петербург режиссеры Искәндәр Сакаев куя. Бу әсәр 1919 елда язылган. Сугыштан соңгы тормыштагы рухи ярлылык, үле җаннар, кешеләрнең курку, нәфес, шәһвәт кебек хисләрен яшермәве, алар өчен бүгенге көн белән яшәү мөһимлеге (заманага хас вәзгыять түгелме соң бу?!) авторны нык тетрәндерә һәм "Туй"ны шул тәэсирләре нигезендә яза.

Дөнья театр сәнгатендә популяр бу әсәр, гомумән, әлеге автор татарда сирәк күренеш. (Тинчурин театрында "Кураж ана" сәхнәләштерелгән иде). Режиссер Искәндәр Сакаев милли театрда нигә немец авторы куела дигән сорауга: "Даһиларның милләте булмый, алар гомумкешелек казанышы", - дип җавап бирә.

Премьераны тамашачыга тәкъдим итәр алдыннан иң әүвәл журналистларга сәхнә пәрдәсенең бер читен ачып, "туй мәҗлесенә күз салырга" рөхсәт иттеләр. Спектакльдәге вакыйгалар чынлап торып туйда бара. Кәләш, кияү, ата-аналар, кунаклар... Һәрберсе ихлас һәм чын күңелдән... тыгыналар, эчәләр, талашалар, лыгырдыйлар... Юмор һәм үз-үзеңнән көлү хисен югалтмаган тамашачы бу кунакларда үзен таныр да, кеше табигатенә хас "йомшаклыкны" бәлки аклар, ә бәлкем, киресенчә, йөз чөерер. Яхшы булып кыйлану үзенчәлеге безгә ят түгел. Искәндәр Сакаев аны "милли икейөзлелек" дип атый (дөрес ,ул аны һич тә тупас төсмер белән аңлатмый, киресенчә, әсәрләндерә торган сыйфат ди. Л.М.).

Спектакльнең жанры трагифарс дип билгеләнгән. Без күнеккән театр стилен көтмәгез, юк ул. Сценографиясе дә үзенчәлекле: кара-коңгырт төсләр (беренче карашка бу туй түгел, ә матәм мәҗлесе сыман), үтә дә гади агач өстәл һәм урындыклар. Сәхнәдә минимализм. Туй башлана. Мәҗлес өстәленә балык шулпасы чыга. Брехтның әлеге әсәре "туган" чорда, җәмәгать, балык шулпасы муллык билгесе булган. Шулпа дигәннән, кичә генә җәйгән токмачлы кичке ашка чакыру алган берәүнең: "Ул кул токмачыннан башлар әйләнә инде", - диюенә күңеле төшүе турында сөйләгән иде танышым. Әйе шул, өстәлдә тәгам ризык төрле булса "аппетитлы" күренә. Рухи азык та шулай. Килегез, театрга! Бу юлы "балык шулпасы"ннан авыз итәрсез.

P.S. Сәхнәгә күз ташлаганнан соң, театр җитәкчеләре журналистларга ел йомгаклары, көтелгән чаралар турында сөйләде. Үткәннәре күз алдында (театр белән кызыксынучыларның, әлбәттә!), планнары тагын да кызыклы. 2013 ел - юбилей алды (киләсе елга театрга 70!) һәм юбилейлар елы. Шул уңайдан театр тарихы, бүгенгесе турында китап, буклетлар чыгарырга, фильм төшерергә, спектакльләр язылган дисклар яздырырга ниятләре бар. Көз айларында галимнәрне җыеп, фәнни-гамәли конфренция үткәрү турында да хыялланалар (соңгы ничә дистә елда уйларыннан китмәгән сәхнәне яңарту турында кычкырып ук әйтә алмаслар, ахры?!)

Быел "исемле актерлар" сезоны. Февральдә Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты Фоат Зариповның, республиканың халык артисткалары Сәкинә Минханова (апрель) һәм Раушания Фәйзуллиналарның (декабрь) юбилейларын билгеләп үтү планда. Шәһәрнең юбилеен шәп бер классик әсәр сәхнәләштереп каршы алмакчылар. Замана мультгеройлары белән балалар өчен юл-йөрү кагыйдәләре турында спектакль куелачак. "Туфан мәктәбе" проектына кушылган мәктәпләр арасында "Балалар театрчыклары" фестивален үзләре оештырса, июнь аенда читтән - Пятигорски шәһәрендә узачак кече шәһәрләр театрлары фестиваленә чакыру алырга өметләнәләр. Бәлки әле Төркиядә (Мәрмәрис һәм Конья шәһәрләре) узачак сәнгать форумнарында катнашырлар. Җыеп әйткәндә, коллектив озакка исәпләнгән "Әлмәт - театраль шәһәр" проектын гамәлгә ашыру юлында.

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: