Әлмәт таңнары

Театраль җомгада Әлмәт театры артистлары чыгыш ясады

Җомга дигәндә, әлмәтлеләргә халкыбызның күренекле җыры гына хәтергә килми торгандыр.

Ник дигәндә, соңгы елларда җомга сүзе шәһәребезнең мәдәният һәм ял паркында җәй буена уздырылып килә торган театраль тамаша белән дә өзлексез бәйләнештә. 2009 елда парк администрациясе һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры белән берлектә әзерләнеп гамәлгә куелган проект шәһәребез халкы һәм кунакларының иң яратып кабул ителгән сыйларының берсе. Әйтергә кирәк, проектта Кама аръягы театрлары да катнашып өлгерде. Шул дәвердә җәйге сәхнәдә нинди генә спектакльләр куелмаган да, нинди генә җырлар яңгырамаган. Бу җәйдә генә дә әлмәтлеләрне Туймазы, Түбән Кама, Казан, Минзәлә театрлары коллективлары куандырды.

Бу юлы да шулай булды. Узып баручы җәйнең соңгы җомга кичендә сәхнә хуҗалары - Әлмәт театрының яшь артистлары яшьлекнең үзе төсле кабатланмас та, аһәңле дә чыгышлары белән татар җыр һәм театр сәнгатен үз иткән тамашачыларны дәртләндереп торды. Шул ук вакытта төбәгебезнең тарихы, Әлмәт данын еракларга таратучы әдипләре хакында да онытмады артистлар. Ни дисәң дә, Әлмәтебезнең 60, Татарстанда нефть чыгарыла башлауга 70 ел тулуга багышланган чара бит. Тамашаны алып баручы Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Фоат Зарипов, ике ел эчендә Әлмәтнекенә әверелгән яшь артист Динар Хөснетдинов әле яңа гына театр училищесын тәмамлап шәһәребез сәхнәсендә тәүге адымнарын ясаган егет-кызларны тәкъдир итте. Менә алар, театрның киләчәге: Римма Лотфуллина, Лилия Харитонова, Алинә Мөдәррисова, Рифат Әхмәдиев, Фаил Сафиуллин, Алмаз Шаһиморатов. Әлмәт тамашачысы каршына беренче кат чыккан бу егет-кызларга тәүге чәчәк бәйләмнәре алу белән беррәттән сынау аша узарга туры килде. Беренче бирем - Фоат ага укыган монологның кайсы пьесадан икәнен һәм аның авторын төгәл белү булса, икенчесе - сәхнә героеның исемен әйтеп бирү. Бәхеткә, дипломлы белгечләр сынатмады - Туфан ага Миңнулинның «Монда тудык, монда үстек» әсәреннән Саттар Бикининны яшьләр белә булып чыкты.

Нефтьче сәхнә геройлары гына түгел, нефть башкаласы Әлмәт тә күпләренә таныш икән. Башлыча, кичәге студентлар шәһәребезне аның күренекле театр коллективы аша белә. Алинә Мөдәррисова Казан сәхнәсендә "Тормыш корабы"н караганнан соң төп рольләрнең берсен уйнаган Мәдинә Гайнуллинаны күреп соклана. Шуннан соң кызда Әлмәткә эшкә кайту теләге уяна. Хыялы тормышка ашкан: Алинә соңрак 60 еллык тарихы булган яшь шәһәргә гашыйк була, "үзе тыныч, үзе чиста, матур һәм мөлаем Әлмәтне яратмау мөмкин түгелдер ул!"

- Әлмәт сәхнәсендә бүген нинди роль бирсәләр, шуңа риза. Тик кайчан да булса Максим Горькийның "На дне" әсәрендәге Василисаны уйнарга хыялланам, - дип планнары белән уртаклашты Алинә.

Драматик рольләр якын булса да, Балык Бистәсе районы Уракчы авылы егете Рифат Әхмәдиев, киресенчә, үзен комедиядә ачык күрә. Китапханәче әнисе һәм машина йөртүче булып эшләп, буш вакытларында гармунда уйнарга яраткан әтисе егетне сәнгать дөньясына гашыйк итә.

- Сәләтем авылда көтү көтә-көтә ачылды, белемне Фәрит Бикчәнтәев төркемендә укып алдым, осталыгымны Әлмәт театрында шомартырга уйлыйм, - дип уены-чыны белән сөйли Рифат. - Әлмәт тамашачысы каршында беренче тапкыр чыгыш ясавым. Гадәттә, сәхнәгә чыккач та бер кешене табам да, шуңа карап җырлыйм. Шулай эшләгәндә каушаганым да сизелми кебек. Тик бу юлы тамашачылар арасында кызлар күп иде, игътибарым таралып китә язды (көлә). Шулай да, сынатмадым кебек.

Яшьлек дәрте, бәйрәм рухы үзенекен итте - куелган җырлар да, биюләр дә, спектакльдән өзекләр дә рәхмәтле тамашачыларның алкышларына күмелеп барды. Әле театраль җомга тәмамлангач та (бу чара киләсе елда дәвам итәчәк) Әлмәт театры артистларына кабат-кабат сәхнәгә чыгарга, утлар сүнгәнчегә кадәр үзләрен яратып килгән тамашачысы белән аралашырга туры килде. Киләсе очрашу инде театр сәхнәсендә булачак.

Рәдифә Ногманова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: