Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Театр артистлары югалган Костикны эзләде [+ФОТОЛАР]

Әлмәт драмтеатры бу сезонда үзенең соңгы премьерасын тәкъдим итте. «Адашкан җаннар» үзебезнең янәшәдәге, күршедәге, шәһәрдәге, илдәге таныш һәм таныш булмаган кешеләрнең ачы язмышы турында.

Яшермим, мине бу спектакль елатты. Баласын югалткан ана кешенең өзгәләнүен күз алдыгызга китерәсезме? Бер мизгелдә тормыш мәгънәсен югалткан хатынның авыр газаплар кичерүе, чарасызлыктан төрле юллар белән улын эзләве, сызлануы, өметләнүе, яшәргә тырышуы гамьсезләрнең дә күңелен кузгатырлык иде, билләһи.

Спектакль озын түгел, артык күренешләр, артык сүзләр, персонажлар да юк. Әмма аның эчтәлеген җиткерүдә һәм тормышның асылын ачып күрсәтүдә гадәти булмаган алымнар, ул гына да түгел, адашкан ак жаннар (Илшат Агиев, Фазыл Насыйбуллин) ярдәмгә килә. Театр сәхнәсендә башкачарак фикер йөртүче, үзгә карашлы, заманча күзаллавы булган яңа «кул» сизелде: яшь режиссер Илшат Мөхетдинов чын мәгънәсендә табыш. Уфа егете режиссерлар лабораториясендә әлеге спектакльнең эскизын тәкъдим итеп, тамашачыларның хәер-фатихасын алырга өлгергән иде инде. Дүрт эскиз арасында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңеп чыгу шул вакытта ук Илшатның креатив һәм артистларның сәләтен башка яктан күрсәтә алу көченә ия булуына ишарәләгән иде. Ана ролендәге Наилә Нәҗипова һәм югалган егет Костяның сөйгән кызы Рүзилә Шәймөхәммәтова, әйтерсең лә, спектакльдә уйнамады, ә чынбарлыкта яшәде. Хис-кичерешләр, сүзләр, мимика, гамәлләр, хәтта телгәләнгән җаннары да табигый, мантыйклы, тормышчан иде. Шулай булмаса, аларның күз яшьләренә чыланып, йөрәк сагышларын җиткерүен тагын ничек аңлатасың?! Төрле образларда күреп өйрәнгән бу артисткаларның гади дә, шул ук вакытта ясалмалылыкны кабул итми торган бу рольләре мөмкинлекләренең, талантларының чиксез һәм төпсез булуын ачып салды.

Эчтәлек исә бүгенгебез хакында уйланырга мәҗбүр итә. Хәзер күпләр шуның кадәр дәрәҗәдә кеше югалуны вак мәсьәлә күрә, кайберәүләр хәтта башкалар кайгысында акча эшләп калырга тырыша – куркыныч, җанөшеткеч, җирәнгеч тә бу. Үз кысаларыннан чыкмыйча, кеше хәсрәтенә йөрәген ачарга әзер булмаган ТВ журналистлары, мөмкинлектән файдаланып, күбрәк акча каерып калырга тырышучы газеталар, күзләрен томалап, буш сүз вәгъдә иткән күрәзәчеләр, тикшерүне дикъкать белән уздырмаучы хокук сакчылары тулы бер дәвернең кая тәгәрәвен аермачык күрсәтте. Әйтергә дә тел әйләнми: бүген кеше ялгыз, әйе, үз кайгысын кочагына алган килеш бушлык, битарафлык аланында көн күрә...

Миңа куелыш ошады. Беренчедән, спектакль кече залда бара. Биредә артистлар белән тамашачы арасында киртәләр юк, шуңа да аларның халәтен тоемлау мөмкинлеге зур. Икенчедән ярым караңгылык, сәхнә бизәлеше, музыка, туры эфирга чыгу (тамашачы үзен зур экранда күзәтеп утыра) һәм ярма куллану (барысы да режиссер идеясе) тирән дә, фаҗигале дә хәлләрне үтемле итеп җиткерә. Биюләр (Алинә Мостаева), ут куелышы (Илшат Сәяхов) да урынлы, төгәл. Бу спектакльне күрергә кирәк. Яшүсмерләргә атап

сәхнәләштерелгән булса да, ул өлкән буынга да күп нәрсәләр турында җиткерә, чит кеше кайгысын якын кабул итәргә өйрәтә.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Евгений Михайлов фотолары

 

Балалар йортында тәрбияләнгән официант кызның һәм ерак шәһәрдән килгән ялгыз ананың хәсрәте уртак. Икесе дә Костикны эзли – берсе улын, икенчесе сөйгәнен. Мөнәсәбәтләре катлаулы: хәсрәт аларны берләштерә дә, ара-тирә каршы да куя.«Адашкан җаннар» – гади кешеләр язмышы турындагы ачы хакыйкать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса