Әлмәт таңнары

Татарстан кинематографисты Канн кинофестивале бүләгенә ия булды

Аның эше Казанда күрсәтеләчәк.

Татарстан кинематографисты Айдар Шәрипов Казахстан режиссеры Әдилхан Ерҗанов картинасын төшерүдә режиссер-сәхнәләштерүче вазифаларын башкарды. “Ласковое безразличие мира” картинасы Канн фестиваленең “Үзенчәлекле караш” дигән халыкара программасында катнашты, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. 

Айдар Шәрипов Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Ул Казан кинооператоры Николай Морозовның укучысы булып тора. Айдар үз иҗатын шундый югары дәрәҗәле фестивальдә күрсәткән Татарстан кинематографының бердәнбер вәкиле булып тора. 

Әлеге фильм Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасында да урын алган.

 

Фото:https://kazanfirst.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: