Әлмәт таңнары

Танылган тәнкыйтьче Әлмәт драмтеатрына бәя бирде

Әлмәт драмтеатры кунаклар еш кабул итә. Чираттагысы – үзгә. Аның фикере кыйммәт тә, мөһим дә. Театр тәнкыйтьчесе Андрей Пронин – Санкт-Петербургта яшьләр өчен «Прорыв» театр премиясен оештыручыларының берсе, мәдәният тарихчысы.

Барлык театрлар да үзенә тәнкыйтьчеләрне чакыра алмый. Ә Әлмәт театры өчен бу мөмкин эш. Безнекеләр соңгы елларда Россия күләмендәге, хәтта чит илләрдәге фестивальләрдә чыгыш ясап, үзләрен танытуга иреште, югары бәяләр алды. Аларны хәзер илебезнең бөек театр белгечләре дә белә! Әлмәтлеләрне таныйлар, санлыйлар, алардан үрнәк алалар. Кече шәһәрнең татар театры гына димәссең! Гаҗәеп казанышлары дәвам итә: бу көннәрдә «Кибет» спектакле белән артистлар Питерда «ArtОкраина» халыкара театр фестивалендә чыгыш ясый. Әлеге спектакль «Алтын битлек» театр премиясенә 4 (!) номинациядә билгеләп үтелде.

– Әлмәт театры – билгеле театр. Татарстан, гомумән, ил картасында тере территория булып тора. Милли театрлар арасында Әлмәтнекенә һәм Камал театрына ышаныч белән карыйбыз. Биредә милли культураны да, яңача алымнарны да күрсәтә беләләр. Сезнең театрны яратам. «Ромео һәм Джульетта»ны, «Кибет»не бик ошатам. Труппа бик көчле, – ди безнекеләр турында тәнкыйтьче.

Тәнкыйтьче дигәч, күпләр бәлки аны спектакльләрнең уңышсыз якларын барлаучы дип фикер йөртәдер, әмма бу зур ялгышлык. Аның төп вазифасы – куелышны анализлау, сәхнәдәге кечкенә генә хәрәкәтне, детальне дә күреп алырга омтылу. Тәнкыйтьче бераз гына фәлсәфәче, психолог, социолог һәм тарихчы да. Шулай ук өлешчә режиссер, актер, драматург, хәтта журналист та. Кыскасы, үзенә бик күп сәләтне туплаган, яхшы белән начарны урынлы итеп җиткерә белүче киң белемле оста.

Андрей Пронинга Әлмәт театры өч спектакль тәкъдим итте: «Әҗәлгә дару бар диләр», «Яшь йөрәкләр», «Качаклар». Тәнкыйтьченең социаль челтәрдә калдырган фикерләреннән күренгәнчә, ул аларның өчесендә дә иҗат төркеме җиткергән фикерне тотып алган, сәхнәдә барган тулы картинаны ярыйсы ук яхшы кабул иткән. Режиссер эше һәм актерлар уенына Пронинның бәһасы югары.

Мөмкинлектән файдаланып, театр актерлар, журналистлар, музыка көллияте студентлары өчен Андрей Пронин белән очрашу да оештырды. «Театр процессында заманча тенденцияләр» семинар-конференциясе бу өлкәдәге кызыклы мәгълүматларга ия булырга ярдәм итте.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

 

тәнкыйтьче фикере

«Әҗәлгә дару бар диләр»:

Яхшы тәэсирләр калдыручы тулаем бер әсәр итеп хис иттем. Заманча, зәвык белән эшләнгән, азарт белән уйнала. Спектакль театр, актерларның мөмкинлеге, кызыклы этюдлар турында. Сәхнә бизәлеше, костюмнар уйланылган. Күп нәрсә күзгә ташлана. Ут буенча рәссамның эше кызыклы. Тамашачы да күтәренке кәеф белән таралышты кебек тоелды.

«Яшь йөрәкләр»:

Актерлар табигый, иронияле, икенчел рольдәгеләр дә җентекле, энергияләре йогышлы, ансамбль көйле... Рус фольклорына нигезләнгән мондый спектакльне көндез ут яндырып эзләсәң дә табып булмый. «Милли театр» белән «тере театр» «Яшь йөрәкләр»дә тулаем бертигез һәм бу спектакльне тудыручыларның зур җиңүе.

«Кибет»:

Режиссер Шахов, хореограф Алина Мостаева һәм Мәдинә белән Диләрә куркыныч пьесадан гаҗәеп матур тамаша булдырган. Ул самурай көрәшенә дә, Бергман психодрамасына да, Пина Бауш рухындагы бию театрына да охшаган. Эстет режуссурасы пьесаның чирканыч табигыйлыгын баса: бигрәк тә спектакльнең җанөшеткеч ахыры көчле тәэсир итә, тамашачыга кизәнеп «суга».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки