Әлмәт таңнары

Сәнгать учагында яңа сезон старт алды

7 октябрьдә Әлмәт татар дәүләт драма театрында "Назлы кияү" спектакле белән 67 нче сезон ачылды.

Яңа сезонга театр яңа уңыш-казанышлар белән аяк басты. Билгеле булганча, әлеге чор артистлар өчен фестивальләр белән уелып калачак. Россиянең төрле шәһәрләрендә узган 6 фестивальдә әлмәтлеләр төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булып танылды, яшүсмерләр мохитында тискәре күренешләр белән көрәшкә юнәлтелгән "Балакаем" спектакле өчен театр Муса Җәлил исе- мендәге республика пре- миясенә лаек булды, ил- һамлы иҗат, милли традицияләрне саклауга һәм үстерүгә керткән саллы өлеш өчен Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Күптән түгел Улан-Удэ шәһәрендә булып үткән "Алтын сэргэ" Россия милли театрлар фестива- лендә М.Лермонтовның "Гашыйк Кәриб" спектакле чираттагы тапкыр югары бәяләнде һәм рәссам Димитрий Хильченкога "Иң яхшы сценограф" исеме бирелде. Моннан тыш, Әлмәт артистлары Казан, Уфа, Ижау һәм башка төбәкләргә гастрольләр белән чыгып, искиткеч спектакльләр белән тама- шачылар күңелен әсир итеп кайттылар. "Дөньяның дүрт ягы" проекты кыса- ларында Македония режиссеры Звездана Ангеловска сәхнәләш- тергән "Болан Патша" спектакле иҗат коллек- тивының күпкырлы һәм яңалыкларга ачык булуын дәлилләде. Боларның барысы да бары тик мактау сүзләренә генә лаек.
- 50 еллыгын билгеләп үткән бинада бүген 67 нче сезон ачыла. Бу - тылсымлы вакыйга, үткән- нәрне барлау, алга старт алу мизгеле. Театрыбызга озакламый 70 яшь тула. Тарихыбыз зур, бай. Без аны сүндермичә, яңадан-яңа спектакльләр, проект- лар, җиңүләр белән баетып алып барабыз. Яңа сезон классика сезоны булыр дип өметләнәбез. Сәхнәгә "Сүнгән йолдызлар"ны да кабаттан кайтарырга җые- набыз. Хәзер театрда барлыгы 23 спектакль сәхнәләштерелә. Тамаша- чыларыбыз - безнең тугры дусларыбыз. Театр сездән башка яши алмый. Әлеге мәдәният учагы татар җыела торган урын. Бергә булыйк, - дип сәламләде сәнгать сөючеләрне театр директоры Ф.Исмәгый- лева. Фәридә Бәгыйсовна ТР Мәдәният министр- лыгының, Әлмәт муници- паль районы һәм башкар- ма комитетының һәрдаим ярдәм күрсәтеп торуларын ассызыклап, аларга чиксез рәхмәтен җиткерде.
Калабызда 4 нче ел инде артистларга Әлмәт муниципаль районы баш- лыгының "Ел актеры" премияләре тапшырыла. Әйтергә кирәк, мондый мәртәбәле бүләк респуб- ликабызда бары тик без- нең шәһәрдә генә гамәлгә ашырыла. Быел да яңа иҗат сезонын ачу танта- насында узган сезонда үз эшләре белән аерылып торган артистлар билгеләп үтелде. Әлеге премиягә Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгый-мова, артисткалар Гөлнара Вәлиева һәм Эльмира Яһудиналар лаек булды. Башкарма комитет җитәк- чесе М.Салихов театрның төрле фестивальләрдә яулаган җиңүләре биредә югары профессионализмга ия булган кешеләр эшлә- венә күрсәтүен бәян итте. Күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен бу көнне Зөлфия Газизова, Римма Гайсина, Гөлнара Вәлиевалар ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләк- ләнде. Бәйрәмдә театр сәнгатенә керткән өлеше өчен Наилә Нәҗиповага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.
Театрда бүген алтын фондны тәшкил итәрлек артистлар хезмәт куя. Үз эшләрен чын күңеллә- реннән яраткан коллек- тивка быел яшь артистлар да кушылды. Яңа сезонга театр яшьләр белән аяк басты. Тантаналы чарада тамашачылар аларны да сәламләде. Театр училище- сын тәмамлап, бирегә быел Резеда Сафина, Илшат Агиев, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов, Динар Хөснетдинов эшкә кайтты, аларның сафын Ирек Шәрәфетдинов белән Илсур Хәйретдинов та тулыландырды. Яшьләр бик сәләтле. Аларның чыгышын караганнан соң (күптән түгел тамашачылар аларның осталыкларын Гамил Афзалны искә алу кичәсендә дә бәяләде), иң талантлы, җыр-биюгә ма- һир, җитез егет-кызлар бары тик безнең шәһәргә генә сайлап җибәрел- гәндер, дигән уй туды. Айрат инде үзен бик җитди спектакльдә - "Гашыйк Кәриб"тә дә сынап карады, Бурятиядә булып узган "Алтын сэргэ" фестива- лендә дә катнашты. Ирек исә премьерада - "Назлы кияү"дә Рамазан ролендә бик матур чыгыш ясады. Күрәсез, яшьләр өметле күренә. Киләчәктә берсен- нән-берсе эчтәлекле об- разларны гәүдәләндереп, алар да иҗат баскычларын яулый башлар дип ыша- набыз.
Алда әйтеп үткәнемчә, театрда классика сезоны старт алды. Ф.Исмәгый- лева билгеләгәнчә, башлап җибәрү мизгеле - ул бик җаваплы адым. Халык теле белән әйтсәк, башы ничек булса, ахыры да шуның белән тәмамланыр. Дистә- ләгән җиңү, ТР Прези- дентының Рәхмәт хаты, көчле коллектив, өметле яшьләр, киләчәккә куелган планнар театрның 67 нче сезонының да бай иҗат елы буларак тарихка кереп калачагына күрсәтә. Кәрим Тинчуринның "Назлы кияү" спектакле (режиссеры И.Гәрәев) классика елына башлангыч бирде. Заман- чалаштырылган, әмма актуальлеге сакланган спектакль, искиткеч деко- рация, милли костюмнар (рәссам Д.Хильченко), җыр-биюләр (балет- мейстер И.Соколова) тама- шачыларны да "кияүгә килен эзләү" агымына алып керде. Классик әсәрдән шоу ясауны өлкән яшьтәгеләр бик үк кабул итмәсәләр дә, яшьләр күңеленә ул хуш килде.
Театр инде бүген яңа спектакль-инсценировка әзерләү юлында. Уфа "Нур" татар дәүләт театры режиссеры Гүзәл Акбер- дина Әлмәт сәхнәсендә Әмирхан Еники хикәяләре буенча әзерләнгән инсце- нировканы куячак. Премь- ера тамашачылар хозуры- на декабрьдә тәкъдим ителәчәк.
Алда - 70 еллык юбилей. Әлеге истәлекле датага театр бай иҗат хәзинәсе белән керә. Тамашачыларны һәм сәнгать сөючеләрне килә- чәктә яңа спектакльләр, "Дөньяның дүрт ягы" проектының дәвамы, фестивальләр һәм күңелле яңалыклар көтә.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров