Әлмәт таңнары

Рухи байлык чыганагы

«Татнефть» акционерлык җәмгыяте республикабызның иң төп байлыгы саналучы нефтьне табу, чыгару, аны эшкәртү, кулланучыларга җиткерү кебек төп вазифаларыннан тыш башка бихисап һәм киңкырлы эшчәнлек тә алып бара.

Белгәнебезчә, кара алтын биргән табышның шактый өлеше, үз мәгънәсендәге алтынга әверелеп, төбәгебез, республикабыз мәнфәгате, аның кешеләре өчен хезмәт итә. Бүгенге язмабыз «Татнефть»нең үз алдына әманәт кебек куйган, халкыбызның рухи байлыгын барлау, эзләп табу, китаплар һәм башка юллар белән мирас итеп туплау, аны дөньяга таныту кебек изге бурычы турында. Шунысы аеруча куандыра, бу процесс тукталып тормый, ул даими төсмер алып, «Татнефть»нең башка структур берәмлекләре белән беррәттән махсус оештырылган «цех» та эшләп килә. Инде укучыларыбыз аңлагандыр, сүз компаниянең «Рухият» яңарыш фонды турында бара. Күптән түгел генә аның гамәлгә куелуына унбиш ел тулды һәм без редакциябез кунакханәсенә аның башкарма директоры Флера Әбелмәгъдән кызы Шәйхетдинованы чакырдык.
- Флера ханым, оешкан вакытта «Рухият» фонды алдына нинди максатлар куелган иде, бүген инде ул чорда билгеләнгән бурычлар белән генә чикләнмисез шикелле...
- Фонд эшчәнлегенә старт 1997 елның гыйнвар аенда бирелә. Ул чорда тирә-юньдә генә түгел, бәлки Россиядә аналогы булмаган фонд төзү идеясенең башында, әлбәттә, «Татнефть» ААҖ җитәкчелеге тора.
Бурычлар беренче чорда ук шактый билгеләнә. Алар арасында иң төбе - әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге сәләтлеләрне барлау һәм талантларыбызга һәртөрле ярдәм күрсәтү. Бу ике юнәлеш башка максатларга ирешергә дә, бүтән проектларны да тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Билгеле булганча, «Татнефть» фонд аша республикада әдәбият, сәнгатьне, гомумән, мәдәниятне һәрьяклап үстерүгә дә, мәдәни-мәгърифәтчелек эшчәнлеген оештыруда да, нефть төбәгендә рухи яңарышны һәм мәдәни тормышны активлаштыруда да үзенең саллы өлешен кертә. «Рухият» фонды аша әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә төрле бәйгеләр, конкурслар әзерләү, уздыру, премияләр булдыру, бүләкләү, сәләтле балаларга юл ачу, аларга абруйлы уку йортларында белем алуда ярдәм итү һәм башка шундый эшчәнлекләр дә алып бару матур традициягә әверелде.
Фонд каршында мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре буенча, шулай ук нәшер итү эшчәнлеге буенча комиссияләр эшләп килә. Аларның әгъзалары - Татарстанның киң билгеле, мәртәбәле иҗат әһелләре. Безнең фонд нигездә өч юнәлеш буенча эшчәнлек алып бара: фестиваль-конкурслар, нәшер итү һәм спонсорлык, иганәчелек. Унбиш ел кечкенә вакыт аралыгы түгел, төп бурычлар эчендә яңа бурычлар, яңа таләпләр, яңа фикерләр туа тора, тормышка ашырыла. Аларның иң эреләренә, күзгә иң күренә торганнарына тукталганда, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияне, студентларга махсус стипендия булдыруны атарга кирәктер. Иң мөһиме, безнең проектлар, идеяләр «Татнефть» җитәкчелеге тарафыннан зур аңлашучанлык белән кабул ителә, яклау таба.
Фондның 1997-2003 еллардагы башкарма директоры Илсөяр Мәсәгут кызы Хәйруллинага аерым тукталмый һәм аның хакында җылы сүзләр әйтми булдыра алмыйм. Бу талантлы шәхес, чын иҗат кешесе, үзенең һөнәри осталыгы белән «Рухият»ның ныклы нигезен булдыра алган. Әле бүген дә без ул калдырган ныклы базага таянып эш итәбез.
- Китаплар чыгару эшчәнлегенә, минемчә, аеруча зур игътибар бирелә. Авторлар ничек барлана, алар алдына нигездә нинди таләпләр куела?
- Бүгенге көнгә «Рухият» тарафыннан 160лап китап чыгарылып, аларның гомуми тиражы 280 меңгә якын. Китапларыбыз һәрчак үз укучысын таба. Бүген басмаларыбыз нефть төбәгенең, республиканың һәр китапханәсендә бар. Без аларны максатчан рәвештә, бушлай тапшырабыз. Үзебез турыдан-туры көньяк-көнчыгышта, Алабуга, Түбән Камада эшчәнлек җәелдерсәк, башка зоналарны, төбәкләрне дә читтә калдырмас өчен Татарстанның милли китапханәсе белән тыгыз элемтә булдырдык. Инде «Рухият» китапларын республиканың һәр ноктасында укыйлар. Алай гына да түгел, алар инде Татарстаннан читтә яшәүче татарларга, кардәшләребезгә дә барып ирешәләр. Монда да төрле юллар уйланыла. Бөтендөнья Татар Конгрессы оештыручы Сабантуйларга баручы делегацияләр дә тарата безнең басмаларны.
Ә инде авторларга килгәндә, болар башлап язучылар да, танылган язучылар, шагыйрьләр дә. Беренче чиратта, әлбәттә, нефть төбәге әдипләре, каләм тибрәтүчеләренә игътибар бирәбез. Иң шатландырганы: күпчелекне татар телендәге китаплар тәшкил итә.
Китаплар төрле серияләргә бүленә. Мәсәлән, «Шәхесләребез» сериясе үз эченә Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхреддин, Фатыйх Кәрими, Газиз Гобәйдуллин, бертуган Туйкиннар һәм Бубыйлар кебек һәм башка халкыбызның мәшһүр, күренекле уллары, кызларына багышланган басмаларны алды. «Татар поэзиясе җәүһәрләре»нә Гамил Афзал, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Фәнис Яруллиннар һәм башкалар керде. «Дебют», «Альбомнар һәм буклетлар», «Публицистика», «Проза», «Музыкаль әдәбият», «Балалар әдәбияты» серияләре дә укучыларыбызга яхшы таныш. «Татарлар тарихы»ның беренче томы «Рухият» нәшриятында дөнья күрүе белән дә без чиксез горурланабыз. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән уртак иҗат җимешебез саналучы бу китап бүген кырык экземплярда гына калды. Ә аны сорап мөрәҗәгать итүчеләр шулкадәр күп, хәтта сатып алыр идек, дип тә язалар. Без Ш.Мәрҗани институты белән сөйләшүләр алып барабыз, бәлки киләчәктә өстәмәләр кертеп әлеге беренче томны кабаттан чыгарырга мөмкинлек табылыр.
Балалар әдәбияты аерым игътибар таләп итә. Андый китапларны күз явын алырлык, сабыйларны, яшүсмерләрне үзенә тартып торырлык итеп дөнья күрдертергә барлык көчебезне куябыз. Балалар өчен иҗат итүче авторлар арасында башлап язучылар да, тәрбиячеләр, укытучылар да байтак. Кыскасы, без иҗатларын күрсәтүдә һәркемгә мөмкинлек бирергә тырышабыз. Кояш бер якка гына карамаган кебек, Казанда яшәүче авторларга да киң урын бирелә. Аларның күпчелеге башкалабызга авыллардан, районнардан, башка калалардан күчеп килеп төпләнгән. Димәк, татар иленең барлык төбәген дә үз кочагына сыйдыра «Рухият».
- Китапларын нәшер итүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр күпме? Уртача алганда бер басма өчен ничә кеше көрәшә?
- Ел саен егерме, утыз мөрәҗәгать кабул итәбез. Ә елына төрле жанрдагы алтыдан алып унга кадәр китап бастырыла. Күрәсез, бәхет бөтен кешегә дә елмаймый. Аннары бу дөрес тәдер. Бу иң-иңнәрне генә сайлап алу мөмкинлеге туа дигән сүз. Ә сайлап алу исемле, дәрәҗәле рецензия осталары, тәнкыйтьчеләргә тапшырыла. Әйткәнемчә, безнең махсус комиссияләр эшли. Китап чыгару - бик озак, киңкырлы процесс, мин аны бала үстерү белән тиңләр идем. Быел, беренче тапкыр буларак, чуваш телендә китап тәкъдим итәчәкбез. Автор үзе безнең кара алтын табылучы төбәктән - Нурлат шәһәрендә яшәп иҗат итә. Белгәнегезчә, безнең нәшриятта берничә телле китаплар да басыла. Мәсәлән, Фәнис Яруллинның «Яралы язмышлар»ы берьюлы татар, рус, инглиз телләрендә нәшер ителде. «Татарлар тарихы»ның беренче томы тәрҗемә рәвешендә Төркиядә дә дөнья күрде. Шулай итеп, китапларыбыз ерак чит илләргә дә юл ала.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, «Рухият» фондының унбиш еллык эшчәнлеге дәверендә нәшриятыбызның абруе, дәрәҗәсе үсә генә барды. Безнең китаплар белән Язучылар берлегенә кабул ителү дә шуның бер дәлиле булып тора.
Китап чыгару безнең фонд өчен бүген конвейер кебек, тукталып тормый. Мәсәлән, декабрь башында 2011 ел китапларын тәкъдир итү уздырдык, ә декабрь уртасында инде 2012 ел китаплары өчен эшли башладык. Эксперт комиссиясе инде үз сүзен әйтте, алты китапка хәер-фатиха бирелде.
- Тәкъдир итүләр дигәннән, бу эшчәнлек тә аерым юнәлеш буларак алып барыла, үз аудиториясен, тамашачысын күптәннән тапты һәм безнең төбәкнең иң яраткан чараларының берсенә әверелде...
- Бу безнең финал аккорды кебек күренештер, мөгаен. Хәзер бу чара нигездә Әлмәттә уздырылса, элек еш кына Казанда да оештырылды. Мәсәлән, Фәнис Яруллинның «Яралы язмышлар»ын тәкъдим итү Г.Камал театрында үтте. Китап сөючеләребез шундый чараларны республика Милли дәүләт китапханәсендә, Казанның милли мәдәни үзәгендә, ТР Мәгариф министрлыгында да карый алдылар.
Узган елны «Хәзинәле җирдә җыр туа» исемле, төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр, композиторларның әсәрләреннән торган җырлар компакт-дискы дөнья күрде. Аларны шулай ук үзебезнең җырчылар башкара. Тәкъдим итү тантанасы Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге ял паркында оештырылды. Монда авторлар да, башкаручылар да чакырылды. Дискта Роберт Андреев, Райлә Маннанова, Зилә Саримова, Людмила Аланлы кебек танылган «йолдызларыбыз» белән беррәттән Айгөл Рамазанова, Рамил Галимҗанов кебек инде үзен күрсәтеп өлгергән талантлы яшьләребез дә җырлый.
- Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең дәрәҗәсе елдан-ел үсә, аңа дәгъва кылучылар саны да арта бара. Әлеге премия ничек барлыкка килде һәм нигездә бәхет кемнәргә елмая?
- Премия «Татнефть» компаниясе тарафыннан 2006 елны, яраткан шагыйрәбезнең 80 еллык юбилеена туры китереп оештырылды. Ел саен өч лауреат билгеләнә, өч кызыксындыру премиясе бирелә. Премиянең дәрәҗәсен шуның белән генә дә аңлатып була, аңа Язучылар берлеге әгъзалары гына лаек була ала. Кандидатларны да ТР Язучылар берлеге белән бергәләп сайлыйбыз. Алты ел эчендә 36 кеше, бу аз түгел. Бүләкләү церемониясе һәрчак масштаблы чара буларак, мәртәбәле кунаклар, шәхесләр, күренекле иҗат әһелләре катнашында зур һәм шыгрым тулы залда уздырыла. Аннан соң, Татарстанның төрле югары уку йортларында укучы, үзләрен әдәбият эшчәнлегендә өметле итеп күрсәтә алган ун студент (ел саен!) әлеге премия кысаларында бер ел дәвамында стипендиат итеп игълан ителә һәм махсус стипендия белән тәэмин ителә. Билгеләп үткәнемчә, студентларның нинди югары уку йортында укуына карамыйбыз, төп таләп - сәләт. Физиклардан лириклар да тууын исбатладык бугай. Без ярдәм кулы сузган, без барлаган егет-кызларның киләчәктә дә әдәбият, сәнгатьтән читкә тайпылмаулары, әлеге юлны дәвам итүләре, әлбәттә, бик мөһим. «Рухият» чын мәгънәсендә горурланырлык, зур әдәбиятта да лаеклы үз урынын тапкан шагыйрь, язучыларыбыз шактый. Монда бер генә исемне мисалга китерү дә җитә дип уйлыйм - Ленар Шәех. Аның иҗаты сокландыргыч та, күпләргә үрнәк тә.
- «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестивале дә балаларны, яшүсмерләрне зур сәхнәләргә чыгаруда, иҗатка юллама бирүче мөһим, масштаблы чараларның берсе һәм ул эченә күпкырлы хезмәтне ала. Әлеге проектка да, ялгышмасам, быел унбиш ел тула...
- Әйе, фестиваль фондның үзе белән яшьтәш. Әлеге региональ чара 1997 елдан бирле, 12 юнәлеш буенча уздырылып килә. Шушы чор эчендә анда республикабызның нефть төбәгендәге 17 шәһәр һәм районнан 50 меңләп бала катнашты. 2003 елдан башлап фестивальнең йомгаклау турлары «Татнефть» акционерлык җәмгыяте профсоюз комитетының гаять зур ярдәме белән компаниянең сәламәтләндерү лагерьларында уза. Балалар белән эшчәнлек республиканың көньяк-көнчыгышындагы шәһәр, районнарның мәдәният, мәгариф идарәләре, музыка, сәнгать мәктәпләре, көллиятләре белән тыгыз элемтәдә торып эш итүне таләп итә. Сайлап алудан бер елда якынча биш мең бала уза. Жюри составына килгәндә, Казаннан - консерваториядән профессорларга кадәр чакыртабыз. Жюри әгъзаларыбыз, нигездә, Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Ирек Баһманов кебек бөек шәхесләр. «Рухият» фестивальләрен узган балалар, яшьләрнең Казан, Петербург, Мәскәү, Ярославль шикелле зур калалар консерваторияләрендә белем алулары, эшчәнлек алып барулары да шулай ук безнең хезмәт күрсәткече саналырдай уңышларыбыз дип әйтергә була.
- Флера ханым, Сезнең өчен «Рухият»та эшләү нәрсә ул?
- Иҗат кешеләре алар бөтенләй башка кешеләр. Мин бигрәк тә язучыларны башка планетадан дим. Иҗатсыз тормышны, яшәешне күз алдына китереп булмый. Иҗат ул - чиксезлек. «Рухият»та эшләү минем өчен зур бәхет дип әйтер идем.

Г.Каримова.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров