Әлмәт таңнары

Рөстәм Миңнеханов республиканың театр һәм музейларының онлайн-проектларына анонс ясады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың театр һәм музейларының онлайн-проектларына анонс ясады.

Бу хакта Президент үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

“Театр һәм музейлар шулай ук онлайн рәвештә. Өйдә күңелсез булмаячак”, -  дип язган  Рөстәм Миңнеханов.

 

 

Реклама

 Онлайн-чаралар уздыру инициативасын Татарстан артислары тәкъдим итте.  Алар шулай бөтен дөнья буенча сәнгать  сөючеләрне сөендерергә һәм карантиндагы республика халкына рухи ярдәм күрсәтергә телиләр. Салават Фәтхетдинов онлайн-концертлар сериясен ачып җибәрде.

Хәзер бу  юнәлешкә  республиканың музей һәм театрлары да кушылды.

Фото:www.instagram.com

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: