Әлмәт таңнары

Ришат Төхвәтуллин тагын да шаккатыра!

Меңләгән тамашачының яраткан артисты Ришат Төхватуллин яңа сезонга ничек әзерләнүенең серен чиште.

Элек артист матур җырлауы белән яулап алса, хәзер яисә, моннан тыш, Ришат биергә дә өйрәнгән.

«Гастрольләр башланды. Бу елны мин татар биюен өйрәнергә булдым. Дашкынга рәхмәт, ул безнең дөньяга карашны үзгәртте. Үзен татар дип санаган кеше татарча иркен сөйләшү, халык җырларын тыңлау-җырлау гына түгел, татарча рәхәтләнеп бии дә белергә тиеш дип тәгаен әйтә алам хәзер! Туйда кирәге чыгар», – ди, артист.

Булдыра да инде безнең Ришат! Тырышлыгы белән ул тамашачын гына түгел, хезмәттәшләрен дә яулаган. Данир Сабиров аның посты астында: «Әфәрин дустым, синдәге уҗәтлек, тырышлык сокланырга гына кала. Күз тимәсен», дип яза.

Ришатка иҗади уңышлар теләп калабыз. Ә Сезгә, хөрмәтле укучыбыз, җырчының биюен карарга тәкъдим итәбез.

Автор: Г. Вәлиева

Фото:скриншот Инстаграм 

http://sahne.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: