Әлмәт таңнары

Милли йолалар онытылмый

Тәрбияви әһәмияткә ия булган күп кенә борынгы бәйрәмнәребез, гореф-гадәтләребез һәм йолаларыбыз онытылып бара. Бу мәсьәләнең актуальлеген күздә тотып, Кичүчат гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар фольклоры фестивале булып узды. Чара тарихи-мәдәни мирас елына багышлап үткәрелде.


Бала күңелен ап-ак кәгазь белән чагыштырырга яратабыз. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият, сәнгать аша.Китапларны чын күңелдән яратып укыган баланың белеме дә тирән, күңеле дә бай булла, күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя. Ә бүген халкыбызның милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур. Кичүчат мәктәбендә үткәрелгән татар фольклоры фестивале шуны раслый.
Фестивальне "Әбиемнең серле сандыгы" күренеше белән Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музеена түгәрәккә йөрүче 4 нче сыйныф укучылары ачып җибәрде. Бизәнү әйберләре, пәрдә-чаршаулар, сөлгеләр, җәймәләр, төрледән-төрле бизәкле ашъяулыклар, тастымаллар, паласлар, берничә төрле күннән каелган читекләр, чүәкләр - болар барысы да татар халык иҗаты үрнәкләре. Алар борынгы әби-бабайларыбызның тормыш-көнкүрешен күзалларга ярдәм итә. 1 һәм 3 нче сыйныфта белем алучылар "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да", 2 нче сыйныф укучылары "Уенлы-җырлы тәнәфес" исемле милли уен күренешләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, ә 5 һәм 6 нчы сыйныфлар тамашачыларга "Кичке уеннар" исемле музыкаль композиция тәкъдим итте. Балалар гармунчы Зимфера апаларына бик рәхмәтле.
Йола бәйрәмнәреннән Сабантуй күренешен 7 нче сыйныф тәкъдим итте. Яшьләрне кавыштыра, таныштыра торган каз өмәсе, аулак өй һәм туй күренешләрен 8, 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары бик оста итеп күрсәтеп бирә алдылар.
10 нчы сыйныф укучылары тамашачыларның барысын да шаккатырды. Шактый гына талчыккан кунаклар һәм ата-аналарны гаҗәпләндереп, биш егет һәм бер кыз исем кушу йоласын - ата-ананың баласына карата булган беренче вазифасын - дини тантананы оста гына башкарып чыкты. Егетләрнең барысының да аять һәм сурәләрне яттан укулары залда сихри тынычлык урнаштырды. Балага исем кушканда баланың бер колагына азан, икенче колагына камәт уку, азан вә камәттән соң бала өчен дога кылулар чын-чынлап тамашачыны әсир итте. Димәк, гореф-гадәтләребез әле үлмәгән, яши. Укучыларга биргән әдәп-әхлак тәрбиясе үзенең җимешләрен бирә.
Гасырлар дәвамында халык күңеленә сеңгән йолалар, гореф-гадәтләребезнең рухы безнең каныбызда яши. Әгәр безнең үзенчәлекле бер милләт буларак сакланып каласыбыз килә икән, үзебезнең гореф-гадәтләребезне, төрле милли рухлы бәйрәмнәребезне тормышка кире кайтару өчен җиң сызганып эшләргә кирәк.
Р.Мәсләхова
Кичүчат урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров