Әлмәт таңнары

Питрау бәйрәме җырлатты да, уйнатты да

Узган айда гына керәшен татарлары Яфрак бәйрәмен билгеләп үткән иде. Питрау да алар өчен иң олы бәйрәмнәрдән санала. Аның көне үзгәрми, ул һәр елны 12 июльдә үткәрелә. Кәләй халкы Питрауны быел да зурлап, йоласына җиткереп, кунаклар белән бергә бәйрәм итте

Питрауның тарихы еракларга барып тоташа. Өлкәннәр әле дә аны билгеләп үтүләренә шатланалар. Халык арасында Питрау белән бәйле төрле сүзләр йөри. Имеш, бу көнне кошлар сайраудан туктый, 12 июльдә җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең, үләннәрнең төнәтмәсен эчсәң, барлык сырхаулардан тереләсең, Питрау җиткәч, җәй үтә...

- Питрау үтеп кенә җәй дә узмый, эшләр дә бетми инде ул. Безнең әти райкомнан килгән вәкилне озатканда гел, борчылмагыз, Ләкенең беркайчан да уңышсыз калганы юк, быел да булыр, дия торган иде. Ә менә сынамышларына ышанам. Авыр еллар булуга да карамастан, бу бәйрәмне элек матур итеп оештыралар иде. Бүген Кәләйгә бик теләп килдем һәм сөенеп тамаша кылам, - диде халык шагыйрәсе Клара Булатова.

Кәләйдә туып-үскән Валентина Исламова сөйләвенчә, алар Питрауны элек-электән көтеп ала торган булганнар. Бу көнне кунаклар килгән, матур күлмәкләр тегелгән, өстәл сый-нигъмәттән сыгылып торган. Бар халык әрәмәлеккә юл тоткан. 12 июльгә кадәр беркемгә дә печәнгә төшәргә рөхсәт ителмәгән. Питрауда гына печән әзерләргә керешкәннәр. Әйтүләренчә, аңынчы үлән өлгермәгән санала. Себеркене дә иртә җыю хупланмаган. Агач әле кирәкле витаминнарны җирдән җыеп бетермәгән дип исәпләнгән. Кайбер җирләрдә уҗым культураларын да шушы көннән чәчә башлаганнар. Терлек һәм бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышына карап якын көннәргә һава торышын билгеләгәннәр. Кайбер төбәкләрдә иртәнге яктан җыеп кайткан чәчәкләр белән каралты-кураларны бизәгәннәр.

Дөрес, йолалар бераз үзгәргән-үзгәрүен. Печән, себерке әзерләү өчен хәзер Питрау җиткәнне көтеп тормыйлар. Әмма ул җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме булып кала бирә. Кәләйлеләр аны менә икенче ел инде Сабантуй белән берләштереп уздыралар. Шушы көнгә атап еракларда яшәүче туган-тумача, сыйныфташлар, яшьлек дуслар кайта. Питрау әнә шулай очраштыру урыны да әле ул.

Кәләй халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин да килгән иде. Ул борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклаулары өчен авыл халкына рәхмәтен җиткерде һәм бу традицияләрнең әһәмиятен ассызыклады. Тәбрикләү чыгышында республикада авылларга игътибар артуы да билгеләп үтелде. Президент программалары арасында торак пунктларга кагылышлылары да бар. Кәләйдә дә бу программаларның берсе буенча Токарликов урамына асфальт җәелгән. Фельдшерлык-акушерлык пунктлары, клублар, балалар бакчалары, спорт мәйданчыклары төзлә һәм капиталь ремонтлана. Боларның барысы да авыл халкына уңайлыклар тудыру өчен эшләнә.

Кәләй авыл җирлеге башлыгы Вадим Воронин искәрткәнчә, биредә яшәүчеләр үзләре дә актив. Бәйрәмдә җәмәгать эшендә нәшат катнашучыларга, авылны төзекләндерүгә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәйдан түренә яшь парлар, күп балалы гаиләләр, быел гына дөньяга килгән сабыйларның әти-әниләре, 60 ел бергә яшәүче Елена һәм Петр Захаровлар, әле генә армия хезмәтеннән кайткан егетләр, спортта җиңү яулаган пенсионерлар һәм 94 яшьлек Евдокия Долгова да чакырылды. Аларга да тантаналы шартларда Питрау бүләкләре бирелде.

Җыр-моң, биюләр бер мизгелгә дә тынып тормады. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга керәшен чибәре булып танылган Алина Давыдова да килгән иде. Ул һәм район үзешчәннәре, Кәләйнең үзенең артистлары берсеннән-берсе матур җырларын сузды.

Уеннарның да ниндие генә оештырылмады. Тәкә сабыр гына көрәштә батыр калучыны көткән арада Сабантуйда була торган спорт ярышлары, милли уеннар уздырылды. Питрауга туры китереп, печән чабуда, себерке бәйләүдә, тәкыя үрүдә, чәчәкләр исеме кергән җырлар башкаруда, сандугач булып сайрауда, утын кисү, яру һәм башка төрләрдә көч сынашты халык.

Шул арада зур казаннарда ачык утта пылау белән шулпа да пешеп җитте. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Соң булса да кешеләр таралышырга ашыкмады, дөньялар имин булсын, игеннәр күкрәп уңсын, киләсе елга да шулай очрашырга язсын дигән теләк белән аның янып беткәнен көтте.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Анастасия Сокорова, Кәләйдә яшәүче:

– Питрау көнне элек Зәй буена төшәләр иде. Халык атлар җигеп, тәкәләр суеп, ашлар пешереп, печәнгә төшә. Умарта тотучыларның бал алып чыгып сыйлаганнары хәтердә. Яшьләр уен ясый иде. Көймәләрдә йөзделәр. Җиләкне Питрау җитмичә җыярга рөхсәт итмиләр иде. Бакчада үскән бәрәңгене дә беренче тапкыр Питрау көнендә карап, бу көнне яшь бәрәңгедән авыз итә идек. Хәзер бәйрәм заманага яраклаштырып уздырыла. Шулай булса да бик матур үтә, рәхәтләнеп ял итеп, ләззәтләнеп кайтабыз. Иң мөһиме, милли бәйрәмнәрне онытмыйлар.

 

Сынамышлар

Питрауда коры һава торышы булса, җәй ахырына кадәр көннәр җылы булачак.

Көне буе яңгыр яуса, тагын 40 көн яңгыр явачак.

Питраудан соң сандугачлар сайраса, кыш октябрьдә үк киләчәк. Күке кычкырудан туктаса, кыш иртә килә.

Питрауда бүләк ителгән сөлге йорт һәм гаилә талисманы булып санала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: