Әлмәт таңнары

Ләйлә Дәүләтова бәби көтә?

Алып баручы һәм шагыйрә Ләйлә Дәүләтова үз-үзен артык чикләмичә һәм спорт күнегүләре эшләп җәфаланмыйча гына төз гәүдәле булырга тели.

«Спортзалга да йөрисе килми, ябыктыручы препаратлар да эчәсе килми, тәмле иттереп ашарга да яратам», – дип яза үзенең Инстаграм тасмасында алып баручы.

Ләйлә артык мәшәкатьләнмичә генә матур формада булуның ысулын тапкан. Бары тик ятып кына торырга кирәк – калганын белгечләр үзләре эшли. Социаль челтәрләрдә Ләйлә Дәүләтованың шундый ябыктыру процедурасы вакытында төшерелгән фотосы халыкны шиккә салган. Әллә шагыйрә бәби көтәме? Фото астын укып карасак, барысы да аңлашыла.

 

Автор: А.Галимова

Фото: скриншот Инстаграм

http://www.sahne.ru

 

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: