Әлмәт таңнары

Әлмәттә “Рухият” рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдирләү чарасы узды

Менә тагын иҗат әһелләре чәршәмбе көнне нефтьчеләр башкаласына җыелды. Бу юлы "Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан быел нәшер ителгән китапларны тәкъдирләү чарасына килде алар.

Быел "Рухият" фондының язучыларга, шагыйрьләргә иҗатларын дөньяга чыгарырга ярдәм итүгә алынуына унҗиде ел булган. Котлаулар, җыр-биюләр белән үрелеп барган унҗиденче тантанада тугыз китап тәкъдир ителде. Узган ел фондның җиде китап нәшер иткәнен искә төшерсәк, кичә барышында нефтьчеләр адресына рәхмәт сүзләренең нигә еш яңгыраганын аңларга була. Бүген китап чыгаруның никадәр авыр булуын язучы-шагыйрьләр үзләре генә белә. Дөрес, ярдәм элек тә күрсәтелгән. Әмма 1997 елда "Рухият" фонды гамәлгә куелгач, бу эш системага салынган. Шушы вакыт эчендә фонд нәшрияты барлыгы 300 мең тираж белән 17З китап бастырып чыгарган. Билгеле, ярдәмне һәркем дә тели.

- Фонд эшчәнлеге киңкырлы, балалар белән эшләүгә дә зур игътибар бирәбез. Алар арасында фестиваль-бәйгеләр үткәрү бер авыр булса, нәшер итүгә китаплар сайлап алу тагын да катлаулырак, - дип билгеләп үтте "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары, "Рухият" фонды советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев. - Моның сәбәбе "Рухият" нәшриятында басылырга теләүчеләрнең күплегендә. Сүз дә юк, әсәрләрнең һәммәсе моңа лаек, тик китаплар саны чикле. Шунысы куанычлы, комиссиядәге бәхәсләргә дә карамастан, без уртак фикергә киләбез. Максатыбыз - иҗат уты белән янган яшьләрне күтәрү, күрсәтү. Ләкин тәҗрибәле, олпат язучыларны, галимнәрне, өлкәннәрне дә онытмыйбыз. Быел да яхшы китаплар нәшер ителде, алар китап сөючеләрнең күңеленә хуш килер дип ышанабыз.

Китап - ул тарих. Тарихны барлаганда гына киләчәк турында кайгырта, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне саклап кала алабыз. Район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова "Рухият" фондын әнә шулай китаплар нәшер итеп үткәнне, бүгенгене һәм киләчәкне бәйләүче дип билгеләп үтте. Аның белән һәркем килешер - шушындый изге гамәлләр эшләнгәндә генә киләчәгебез өчен тыныч була алабыз.

Әлмәт - республикада иҗат әһелләренә зур игътибар биргән бердәнбер шәһәр. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбановның әлеге бәяләмәсен зал алкышлар белән хуплады. Чынлап та, Саҗидә Сөләйманова, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр бирү тантаналары, иҗат кичәләре һәм әдәбият-сәнгать белән бәйле башкалары ел әйләнәсендә байтак уза. Республика язучылары катнашында үткән чаралардан китапларны тәкъдирләү кичәсе - шуларның берсе. "Рухият" нәшрияты чыгарган китаплар гади түгел, алар Коръән китабына караган кебек хөрмәт белән затлы, бизәкләп эшләнгән, укыла торган кирәкле китаплар чыгаралар - бу Язучылар берлеге рәисенең рәхмәт сүзләре генә түгел, ә чынбарлык.

Тантанада авторларның үзләренә, нәшер ителгән китапларның мөхәррирләренә дә сүз бирелде. Озак еллар редакциядә каләм тибрәткәннән соң китап язарга ниятләүчеләр күп иҗатчылар арасында. Актанышта район газетасында журналист булып эшләгән Әмирҗан Моталлапов - шундыйлардан. "Рухият" ярдәме белән чыгарылган тормыштан алынган сатира һәм юмор жанрындагы әсәрләрен, көлкеле мәзәкләрен үз эченә алган "Шобага" китабы - шушы төбәктә яшәүчеләр өчен зур шатлык.

Сәхнәгә тагын бер журналист күтәрелде. Озак еллар "Знамя труда" газетасында эшләгән, аннан "Татнефть" компаниясенә күчкән София Гарифуллинаның "Плюс значения не имеет" китабына йөздән артык эссе кергән. Алар мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык һәм хыянәт, үзеңне эзләү һәм югалту турында.

Клара Булатованың кабатланмас шигырьләрен хәзер башка милләт вәкилләре дә укый ала. Аның шигырьләре рус теленә тәрҗемә ителеп, "К солнцу лицом" китабына тупланган.

Кама-Исмәгыйль авылында туып-үскән, сугыш һәм хезмәт ветераны, Татарстанның халык язучысы Хисам Камал - бүген татар язучылары арасында яшәүче соңгы солдаттыр. Төрле елларда иҗат ителгән сайланма әсәрләре, өлкәннәр һәм балалар өчен шигырьләре, поэмалардан торган яңа китап укучыны уйландыра торган. Якташыбыз бүген Казанда яши, ул тантанага килә алмаган иде.

Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы, сугыш ветераны, Татарстанның халык артисткасы, режиссер Зәкия Туешева кайчан да булса китабым чыгар дип күз алдына да китермәгән булган. Истәлекләр, бигрәк тә дәһшәтле еллар, артист булып тәгәрмәчтә узган чор хатирәләрен тыеп буламы соң?! Мондый вакытларда кул үзеннән-үзе каләмгә үрелә. "Гомер буе китап белән яшәдем, китапны яраттым", - ди "Хатирәләр дөньясында" китабы авторы. Китап ике өлештән тора. Икенче өлеш рус телендә, Әлфия Ярмиева тәрҗемәсе.

Нефтьчеләр арасында иҗатны яратучылар күп. Аларны барлау, кызыксындыру максатыннан "Татнефть" компаниясендә эшләүчеләр арасында быел беренче тапкыр Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышлап әдәби бәйге игълан ителгән. Бәйгегә рус һәм татар телләрендә язылган 52 чәчмә әсәр һәм шигырь тапшырылган. Авторлар төрле районда яшәүчеләр. Араларында шоферлар да, гардеробчылар да, инженерлар, икътисадчылар һәм башкалар бар. Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата премияләр тапшырылды. Алай да иң зур бүләк - язмалары тупланып чыккан "От чистого сердца" китабы булгандыр.

Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулуга багышлап чыгарылган "Илһам чишмәләре" китабына шулай ук сөенми мөмкин түгел. Үз эченә 200 дән артык профессиональ һәм һәвәскәр язучыларның иҗатларын берләштергән китапта Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы, Яңа Чишмә районнары каләм тибрәтүчеләренең һәммәсен күрергә була.

Татарстан гимны авторы Рамазан Байтимеров хәзер арабызда юк инде. Вафатына берничә ел кала иҗатын туплап ул китап нәшриятына илтеп бирә. 4 ел буена яу кырында көрәшкән фронтовик шагыйрьнең хыялын "Рухият" фонды тормышка ашырды. "Җырга күчкән язмыш" - китап әнә шулай дип атала.

"Минем җаным китапларымда" - монысы Рафаил Төхфәтуллинның 90 еллыгына багышлап (2014 елның 1 гыйнварында тула) нәшер ителгән китап. Шулай ук затлы, истәлекләр, әдипнең күңел ярсуларын, тәнкыйть мәкаләләрен, каләмдәшләре белән язышкан хатларын, әсәрләрен сыйдырган күләмле китап.

- Миңа күп китаплар мөхәррире булырга туры килде. Һәр китап үзенә күрә ачыш, язмыш, талант, - диде Галимҗан Гыйльманов. - Бу китап та минем өчен зур ачыш булды. Моның кадәр кичерешле, күңел көчен сорый торган китап эшләгәнем юк иде. Ул тормыш юлы гына түгел, бу Әлмәт төбәгенең, мәдәни тормышының тарихы да.

Киләсе ел Мәдәният, аннан соңгысы Әдәбият елы дип игълан ителә. Димәк, каләм ияләре алда да игътибар тоячак.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: