Әлмәт таңнары

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддингә багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференция узды

Әлмәткә якташыбыз Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын өйрәнүче галимнәр җыелды. "Ризаэддин Фәхреддин иҗатында гуманитар фикер эволюциясе" исеме астында узган Халыкара фәнни-гамәли конференциягә Россия һәм Татарстаннан гына түгел, Төркия, Германия, Голландия, Кытайдан да килделәр.

Мәшһүр мәгърифәтче, галим, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтенә игътибар кимеми. Җир шарында милләттәшләребез гомер кичергән барлык илләрдә дә аны беләләр, эшләрен өйрәнәләр, аларны тәрҗемә итеп халыкка кайтаралар.

Фәнни-гамәли конференция уздыру өчен Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының сайлануы очраклы түгел. Әлеге югары уку йорты күптәннән якташыбызның хезмәтен өйрәнү, аны студентларга җиткерү буенча максатчан эш алып бара. 2004 елда татар филологиясе факультетында галимнең мирасын өйрәнү максатыннан лаборатория оештырыла һәм ул, әйтергә кирәк, уңышка ирешеп эшли. Ел саен АГИМС базасында галимгә багышланган педагогик укулар уза. Ә үткән ел институт Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премиягә лаек була.

Галимнең киләчәк буынны тәрбияләүдәге мирасына бүген дә еш мөрәҗәгать итәләр. Чөнки замана күпкә алга китсә дә, аның хезмәтләре актуальлеген югалтмый. Моны үзенең чыгышында Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова да билгеләп үтте.

- Тәрбияле, гыйлемле балалар үстерәсәгез килсә, үзегез дә бу юнәлештә аларга үрнәк булырга телисез икән, һичшиксез, Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләрен укырга киңәш итәм, - диде Наҗия Хәйдәрова.

Реклама

"Татнефть" ААҖнең "Рухият" фонды һәр елны диярлек бөек галимнең китапларын бастырып чыгара. Фондның башкарма директоры Флера Шәйхетдинова билгеләп үткәнчә, 16 ел дәвамында Ризаэддин Фәхреддиннең 9 китабы нәшер ителгән һәм алар республика китапханаәләренә бушлай таратылган.

Төркиянең Мәрмәрә университеты мөгаллиме Исмаил Тюркоглу мәгърифәтче иҗатына багышланган берничә китап чыгарган. Бүген Төркиядә алты диссертация язылган. Якташыбызның мирасын Голландиядә дә бәялиләр. Амстердам университетыннан Альфрид Бустановның бу җәһәттән алып барпылган эшчәнлекләре турындагы чыгышын һәркем кызыксынып тыңлады.

Пленар утырыштан соң сөйләшү аерым секцияләрдә дә дәвам итте. Ахырдан чарада катнашучылар Кичүчат авылындагы Ризаэддин Фәхреддин һәм Миңлебайдагы Фатыйк Кәрими музейларында булдылар.

Үз хәбәрчебез

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: