Әлмәт таңнары

Әлмәтнең нәни артистлары Казанны шаккатырды [+ФОТОЛАР]

Нәдер кызлары аеруча оста уйнады.

Татар драматургларын таныту, театр әсәрләре аша телне камилләштерү, яшьләрне әдәбиятка тарту максатыннан быел тәүге тапкыр балалар һәм яшүсмерләр арасында сәхнәләштерү буенча республика бәйгесе игълан ителде. Әлмәт драма театры сәхнәсендә узган «Сәяр» фестиваленең төбәк этабына Бөгелмә, Баулы, Чирмешән һ.б. районнардан килгәннәр иде.

2014-2020 елларда Татарстанда дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы нигезендә балаларда һәм яшүсмерләрдә белем дәрәҗәсен арттыру, сәләтле балаларны барлау өчен ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татмедиа»АҖ , «Салават күпере» һәм «Сәхнә» журналлары оештырган бәйгенең дәрәҗәсе генә түгел, ә бүләкләре дә саллы: беренче урынга лаек булган труппа ТР мәгариф һәм фән министрлыгының махсус кубогына ия булачак.

Фестивальнең Әлмәт зонасында нинди генә үзенчәлекле чыгышлар булмады. Үзебезнең татар гимназиясе каршындагы «Салават күпере» төркеме Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзек күрсәтсә, Нәдернең «Мирас» труппасы Клара Булатованың «Яшел каләм» дигән әсәрен сәхнәләштерде. «

Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр һәм зона этабында җиңүче дигән дипломнар тапшырдылар. Алар Казанда узачак йомгаклау фестивалендә дә сәхнә әсәрләрен күрсәтә алачак. Ул 8 декабрьдә булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим