Әлмәт таңнары

Әлмәтнең 1 нче балалар музыка мәктәбенә композитор Рәис Нәгыймов исеме бирелде

Мәңгегә хушлашты, әмма арабыздан китмәде. Танылган композитор Рәис Нәгыймов турындагы якты истәлек аның иҗатына баш игән, аның белән таныш булган һәркемнең күңелендә саклана.

Сишәмбе көнне драма театрында узган искә алу кичәсендә алма төшәрлек тә урын булмау, кешеләрнең ике сәгать ярым басып, баскычларга утырып, яраткан композиторлары белән бергә булулары - моның дәлиле.

"Оныттылар, диеп үпкәләмә,
Карурманнар үскән илләрдә.
Сине сагынып җаннар өзгәләнә
Айлы әкият кебек төннәрдә".

Халык шагыйре Гамил Афзалның "Авылым" шигыренә иҗат ителгән көе күңелнең барлык почмакларына барып кагыла, хисләрне кузгата, бүген инде авылны гына түгел, узган елның 25 ноябрендә бакыйлыкка күчкән яраткан композиторыбызны сагынып җаннарны өзгәли. Юк, онытмадык сине, Рәис ага. Әнә иҗатташ дусларың нинди матур, нинди якты кичә оештырган. Хәтта халык залга сыймый. Алар башкаруындагы синең җырларыңны тын да алмый тыңлый, ут яктысында сине сагынудан бәреп чыккан күз яшьләре җемелди.

Залда - аның туганнары, дуслары, якташлары. Туганнары күп Рәис Нәгыймовның. Тормыш иптәше Зәйтүнә Нәгыймованың:" Туганнар, басып күренегез әле", - дигән сүзләренә залдагыларның барысы да аягүрә басты. Димәк, һәркем аны туганы дип исәпли.

Актанышлылар безнең якташ дисә, әлмәтлеләр дә үзебезнеке ди. Рәис Нәгыймов Әлмәт каласына 1968 елда 22 яшендә килгән. Ул 1975 елдан башлап 33 ел дәвамында 1 нче балалар музыка мәктәбендә директор була. Аның җитәкчелегендәге укытучылар һәм укучылар коллективы төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдән, фестивальләрдән һәрвакыт җиңү белән кайта. Күпме шәкерткә музыка дөньясына, баян серләренә юл яра ул.

Композитор нәкъ менә биредә берсеннән-берсе гүзәл көйләр иҗат итә. Аның җырларын танылган артистлар Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөһрә Шәрифуллина, Айдар Галимов һәм башкалар яратып башкара.

- Даһи кеше ул. "Урсал тауда" дигән җыры белән Рәис Нәгыймов миңа юл ачты. Шушы җыр белән сәхнәгә чыктым. Репертуарымнан җырларын калдырмыйм, алар һәрвакыт булачак. Бөек композиторның исемен мәңгеләштерергә кирәк, - диде Салават Фәтхетдинов шушы көннәрдә генә биргән әңгәмәсендә.

Рәис Нәгыймовның исеме Әлмәттә мәңгеләштерелде. Искә алу кичәсендә чыгыш ясап, район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова депутатларның бертавыштан Рәис Нәгыймов үзенең гомерен багышлаган 1 нче балалар музыка мәктәбенә аның исемен бирү турында карар кабул ителүен җиткергәч, зал алкышлардан озак кына тына алмады.

- Рәис ага - Әлмәт җирлегендә кабатланмас тирән эз калдырган шәхес. Ул төбәгебезнең мәдәниятенә, аның үсешенә зур өлеш кертте. Беркайчан да узып китә торган, җиңел эчтәлекле шигырьләргә көй язмады, аның һәрбер җыры тирән мәгънәгә ия - Наҗия Хәйдәрованың бу сүзләрен иҗат ителгән җырларының һаман да яңгыравы тагын бер кат раслый.

Сәхнәгә күтәрелгән Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Илфат Бариев, Мәсгуть Имашев, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, нефтьчеләр исеменнән чыгыш ясаган "Хәзинә" газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев һәм башкалар Рәис Нәгыймовның таланты алдында баш июләрен, аның гадилегенә соклануларын белдерделәр.

Урта һәм өлкән буын искә алу кичәсендә Фәридә Исмәгыйлева, Валентина, Инсаф, Илфат Исламовлар, Линиз Ризатдинов, Тәскирә Әхмәтҗанова һәм башкалар башкаруындагы Рәис Нәгыймов иҗат иткән җырларны тыңлаганда яшьлегенә кире кайткандай булгандыр. Аларның барысы да яраткан композиторыбыз, оста баянчы белән сәхнә тоткан затлар.

Рәис Нәгыймов белән видеотасмага язылган әңгәмәләр, аның концертлардагы чыгышы күрсәтелгәндә, үзе башкаруындагы җыр яңгыраганда менә хәзер ул сәхнәгә баянын тотып килеп чыгар да, элеккечә елмаеп, өздереп гармунын уйный башлар кебек тоелды. Юк, ул арабыздан китмәде, бары тик хушлашты гына...

Ирина Апачаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: