Әлмәт таңнары

Әлмәтнең 1 нче балалар музыка мәктәбе укучылары Европаны яулап кайтты

Гөлшат Насыйбуллина җитәкчелегендәге "Созвучие" скрипкачылар ансамбле, кем әйтмешли, "бер атуда ике куянның койрыгын тоткан".

Мәскәү - Брест - Польша маршруты белән Чехиягә "Пражский звездопад" фестиваль-бәйгесенә килгән кызлар 30 га якын конкурсант арасында уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат дипломы һәм кубок отып, 2 көннән соң чираттагы җиңүгә Германиягә юл ала. Лейпцигта исә мәшһүр Иоганн Себастьян Бахка багышланган фестивальдә катнаша алар. Ике бәйгедә дә Бахның "Ave Maria", А. Цфасманның "Лирический вальс", В. Сапожнинның "Веселые скрипки" әсәрләрен сыздырып жюрины таң калдыра Әлмәт кызлары.

- Безнекеләрнең әзерлеген югары бәяләделәр. Жюри да, тамашачылар да, катнашучылар да шундый фикер әйтте, - дип искә ала концертмейстер Резедә Каенкулова. - Европада бик диндар халык яши. Католиклар өчен чиркәүгә йөрү, гыйбадәт бик изге гамәлләр. Шундый манзара күзәттек: Бахның безнең скрипкачылар башкарган "Аве Мария"сен бөтен зал бер тында кулларын күтәреп, гыйбадәт кылган кебек тыңлады. Кызлар тамашачыны үз дулкыннарына тартып ала алды. Осталык күрсәткече бу.

7 яшьтән 25 кәчә музыкантлар катнашкан Бах фестивалендә дә "Созвучие" ансамбле I дәрәҗә диплом һәм кубокка ия була. Бу хакта һәм Европага сәяхәттән алган тәэсирләре турында алар журналистларга матбугат конференциясендә сөйләде. Дөнья күрергә, үзләрен танытырга чыккан әлмәтлеләр бик күп тарихи һәм истәлекле урыннарны күрергә өлгергән. Ләкин нечкә күңелле, хискә бай музыкант кызларга иң ошаганы Бах музее булган. 1 нче балалар музыка мәктәбендә 7 нче елын укучы, күп кенә республика бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яуларга өлгергән Марина Мөхтәруллинаның чит илгә беренче сәфәре булган бу:

- Польша бик чиста ил икән. Анда халык шулкадәр мәшгуль, күрәсең, урамда һич кеше күренми. Поляклар экономияле дә булса кирәк әле. Кичкырын йортларга бик сирәк ут алалар, - диде кыз хисләре белән уртаклашып. - Лейпцигта исә хәтергә уелганы Бах музее булды. Бөек композиторның шәҗәрәсе белән таныштык. Аның эшләре, кулъязмалары, уен кораллары зур тәэсир калдырды. Тагын шунысы ошады: музейда электроникага көйләнгән бер бүлмә бар. Анда бер төймәгә басып шул чорның уен кораллары тавышын тыңларга мөмкин. Төрле әсәрләрдә органның яңгырашын ишетү үзе ни тора!

Шул музейда кызлар яңа танышлар тапкан. Заманында Россиядә яшәп киткән ханым Әлмәтнең яшь музыкантларына Лейпцигның иң матур урыннарын таныту белән генә чикләнмәгән, концертка килеп кызларның чыгышларын тыңлап, җиңүләре шаһиты да булган.

- Гомумән, анда халык бик ачык. Һәр үтенечкә игътибарлы. Европаның безне каршы алган салкын һавасын (гидлары: "Европада 80 ел мондый салкын яз булган юк иде", - дигән) халкының шундый мөгәмәләсе тиз җылытты", - ди Гөлшат Насыйбуллина. Ул шулай ук шундый форсат тудырган иганәчеләргә (Наил Маганов, Флүрә Кәримова, Фәрит Хәйретдинов) рәхмәтен ирештерә.

P.S. Үзләрен Европада танытып кайткан кызлар күптән түгел Чаллыда узган "КАМАЗ дусларын җыя" бәйгесендә дә сынатмаган.

Ләйләгөл Минаева

Алсу Хәйбриева фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: