Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр грант отты

Республиканың Мәдәният министрлыгы 2009 елдан башлап һәр елны яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән мәдәният, сәнгать, кинематография хезмәткәрләрен хөрмәтли.

Быел да хөкүмәт грантын алуга бәйге җиңүчеләре тантаналы шартларда тәбрикләнде. Җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар.

"Профессионал" номинациясендә джаз-тынлы һәм эстрада музыкасы оркестры художество җитәкчесе Николай Прец һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Миләүшә Каһарманова, "Терәк һәм авторитет" номинациясендә 2 нче музыка мәктәбе укытучысы Регина Гарифуллина һәм 1 нче музыка мәктәбеннән Наталья Попова, Түбән Мактама Мәдәният йорты һәм 7 нче китапханә проектлары (проект җитәкчеләре Раиса Баһаветдинова һәм Илгизә Минһаҗева), "Нефтьче" Мәдәният сарае, Әлмәт драмтеатры грантка ия булдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим