Әлмәт таңнары

Әлмәтлеләр "Әдәби троллейбус"та шигырьләр тыңлады

Әлмәт театры артистларының җәмәгать транспортында шигырь укуы инде күптән күркәм традициягә әйләнде. Сүзебез театр оештырган “Шагыйрь сүзе” проекты турында. 

Кичә әлмәтлеләр Халыкара туган тел көне уңаеннан "Әдәби троллейбус"та шигырьләр тыңлады. 
 

Реклама

Бер төркем артист халкыбызның бөек әдипләре һәм төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең әсәрләрен укыды. 
 

Халык күңеленә шигырьләр хуш килде. Артистлар пассажирларга китаплар да бүләк итте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: