Әлмәт таңнары

Әлмәтлелеләр спорт-бал биюләре Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр сафында

Әлмәт вәкилләре спорт-бал биюләре Бөтенроссия ярышларыннан чираттагы җиңү белән кайтты.

"Көзге ритмнар - 2012" турнирында яшь әлмәтлеләр иң осталар сафында булган. 11 яшьлек Рәшит Сәхапов һәм Камилла Ягъфәрова 40 лап пар арасында Европа программасы буенча икенче урынга чыкты. Яшүсмерләр бию белән җитди шөгыльләнә: алар Россия Бию спорты федерациясе составына да кергән. Һәр җиңү биючеләр исәбенә өстәмә балл бирә. Ә бу исә чираттагы класска күчү мөмкинлеге дигән сүз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки