Әлмәт таңнары

Әлмәт театры җиңүче![+ФОТОЛАР]

Әлмәт татар дәүләт драма театры Тубыл шәhәрендә узган ХV Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә "Иң якшы кече форма спектакле" номинациясендә җиңү яулады. Фестивальга Олжас Жанайдаров пьесасы буенча режиссер Эдуард Шахов куелышындагы "Кибет" спектакле чакыру алган иде. Форумда 15 төбәкнең иҗат коллективы (350 катнашучы) чыгыш ясаган.

- Әлмәт театрының "Кибет" спектакле социаль театр түгел. Режиссер искиткеч нәрсә эшләгән. Ике актриса, такта һәм кадаклар - ул спектакльне менә шул рәвешчә метафизик яссылыкка сала алган, - дип билгеләп үткән театр тәнкыйтьчесе Андрей Пронин спектакльне караганнан соң. Россиянең халык артисткасы Ольга Остроумова да артистларыбыз Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина башкаруында үтә кызыклы һәм эчтәлекле спектакль каравын җиткергән.


Әлмәт театры кече шәһәрләр театрлары фестивалендә дүртенче тапкыр катнаша. Һәм менә икенче тапкыр янәдән иң яхшысы булып танылды. 2014 елда И.Сакаев куелышындагы "Ромео һәм Джульетта" "Зур формадагы иң яхшы спектакль" номинациясендә гран-прига ия булган иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки
  • "Ышанычлы терәк" бәйгесендә кем җинүче булыр? Яраткан ирләрегез, ир туганнарыгыз, әтиләрегезнең фотоларын безгә җибәрегез һәм иң лаеклыны бергәләп билгеләячәкбез!
    2768 кеше тавыш бирде