Әлмәт таңнары

Әлмәт артистлары Мәскәүнең Нация театры оештырган иҗат лабораториясеннән кайтты

Җәй көне гадәттә тынлыкка чума торган театр сәнгате быел кайнап тора. Башкала театрлары Универсиада кунакларының күңелен күрергә әзерләнә.

Әлмәт театрында да эшнең кызган чагы бүген: берәүләр Таҗи Гыйззәтнең "Кыю кызлар" әсәрен сәхнәләштерү (режиссеры Илдар Хәйруллин) белән мәшгуль, икенчеләре Сабантуйлар әзерләп йөри, өченчеләре театр тормышындагы яңалыклар белән танышу сәфәренә чыгып китте. Төгәле - кайтты. Бүгенге язманың геройлары әнә шулар.

Мәгълүм ки, Әлмәт татар дәүләт драма театры 2011, 2012 елларда Мәскәүнең Нация театры (җитәкчесе Евгений Миронов) оештырган кече шәһәрләр театрлары фестивальләрендә "Гашыйк Кәриб", "Болан-Патша" спектакльләре белән катнашып үзен танытты. Шулай булмаса аларны быел Свияжск утравында шушы ук театр оештырган лабораториягә чакырмаслар да иде.

Фестиваль дә, лаборатория дә яшь драматургларны ачу, яшь режиссерларны таныту максаты белән эшли. Һәм драматургиянең "яңа драма" исеме белән таралган агымын шушы максатка ирешүнең төп чарасы буларак куллана.

Свияжск утравында узган лабораториягә республиканың өч театры чакырылган: безнекеләр, Чаллының "Мастеровые" рус драма һәм Буа театрлары. Бер атна эчендә өч режиссер өч труппа белән өч пьеса сәхнәләштерә. Әлмәтлеләр Василий Сигаревның "Черное молоко" әсәрен сайлап ала. Яңа драма әсәрләрендә заманның кара, караңгы, әшәке яклары шундый ук төсләрдә һәм "тәмсез" тел белән тасвирлана. Сигаревның "Черное молоко"сы да шундый.

Яңа драмага карата фикерләр төрле: кабул итмәүчеләр дә, тарафдарлары да бар. Театр тәнкыйтьчесе Павел Руднев, мәсәлән, "театр заман героеннан башка яши алмый - безгә дөньяны, яшәешебезне өйрәнергә, ничек бар шулай кабул итәргә һәм шул материал белән "эшләргә" кирәк", дигән фикердә.

Әлмәт труппасы белән эшләргә билгеләнгән режиссер Георгий Цнобиладзе (танылган Лев Додин укучысы, Санкт-Петербургтагы "ON.театр"да режиссерлык итә) үзе классик драматургия сәхнәләштерүне өстен күрә, ләкин иҗат лабораториясендәге халәтне "башка театр, үзгә энергия" инъекциясе" дип бәяли. Аның сүзләренчә, бу - театраль ярминкә. Биредә исеме билгеле остазлар белән сәхнә теле һәм сәхнә хәрәкәте буенча мастер-классларда шөгыльләнеп, 1 атна эчендә яңа текст һәм яңа автор, сәеррәк режиссерлар белән эшләү мөмкинлеге - актерлар өчен табыш. Сүз уңаенда, эшкә керешер алдыннан кайберәүләр Әлмәт труппасына бу режиссер турында иң шәп дигән бәя ишеттерәләр. Баксаң, Цнобиладзены да иң көчле труппа эләкте дип сөендергәннәр икән!

Милли, атап әйткәндә, татар театрына болар кызыклымы? Безнең тамашачыга кирәкме? Бу сорауга Свияжск утрау-шәһәрчегендә эшләп кайткан җиде артистның өчесеннән җавап ишеттек.

Наилә Нәҗипова, Татарстанның атказанган артисты: Моңа кадәр мин "яңа драма" татар театрына кирәкми дигән фикердә идем. Хәзер икеләнеп торам. Тамашачыга хаҗәте бәхәсле, ә актерлар өчен кирәк ул. Бу лаборатория безнең өчен мавыктыргыч, кызыклы иҗат процессы, зур тәҗрибә булды. Профессия, театр, бер-беребез турында күбрәк белдек. Лабораториянең арт-директоры Олег Лоевский "7 көнлек стресс" вәгъдә иткән иде, гамәлгә ашты. Осталыгында түгел, минемчә, менталитетында калыплашкан актерларны яхшы мәгънәдә "сындыру" булды ул.

Лилия Харитонова, труппага күптән түгел кушылган яшь актриса: Мин 25 яшьлек йөкле алыпсатар хатынны уйнадым. Героиням тормышының җитешсез якларын Аллаһка сылтамакчы, юк-юк та аңа каһәр яудыра. Күп сүгенә. Баштарак шул чикне узу авыр булды.

Наилә Нәҗипова: "Яңа драма"ның башлангыч чоры әсәрләре бигрәк тә русларның характерын ача. Бу милләтнең каршылыклы, бер чиктән икенчесенә сикерергә сәләтле икәнен ярып сала. Ә татарларда "ярамый", "юк" дигән кыса, чик, киртә бар. Без аны узмаска тырышабыз. Шуңа күрә бу агым безгә ят. Дөрес, "яңа драма"ның бүгенгеләре "мат"тан ераклаша, гомумкешелеклелек кыйммәтләренә якыная.

Айрат Мифтахов, артист: Театр училищесында укыганнарга ошаган нәрсәләр булмады. Төгәле, белгәннәрне башкалары белән тулыландырдык. Бөтен барлыкны туплау зарури булган шартларда иҗат иттек. Миңа калса, бу әсәрне татарча уйнау мөмкин түгел. Телгә ятмаячак.

Әсәр туксанынчы елларда бизнесның шакшы юллар белән үскән чагы чорында язылган һәм шул вакыттагы тормыш чынбарлыгын тасвирлый. Артистлар өчен дә, тамашачы өчен дә әлеге тормыш чынбарлыгын тагын да якынайткан бер шарт - эскизның (4-5 көн эчендә тамашачыга күрсәтерлек дәрәҗәгә килгән тамаша оештыручылар сүзләренчә, "спектакль" түгел, ә эскиз ) залда түгел, ә ачык һавада, декорациясез һәм тамашачы арасында уйналуы. Безнекеләр илнең караңгы бер ноктасына (автор аны ничек атарга белми икеләнә: шәһәр түгел, торак пункт, ә бәлки бистә) килеп чыккан, үтмәс товар "төртеп" йөрүче алыпсатар-"челноклар" турында сөйли. Китапта вакыйгалар тимер юл вокзалында башлана. Режиссер исә Әлмәт артистларын пристаньда уйната. Әсәрдәге "каралыкка" хәтта табигать җете төс өсти.

Лилия Харитонова: Шундый кызык күренеш күзәттем: героиням Аллаһка төксе мөрәҗәгать башласа, ялт иткән һава торышы бозыла, күкне болыт каплый, яшен яшьни, я күк күкри. Сәгать ярымлык тамашаның яртысы пристаньда уйналды. Көймәдә бала табу күренешендә минем халәткә тәңгәл рәвештә дулкыннар күтәрелде, кинәт яңгыр коя башлады. Калган өлеше вокзал бинасында дәвам итте.

Артистлар әйтүенчә, эскизны тамашачы яраткан. Вакыйгаларга ышануларына дәлилләр бар хәтта: пристаньнан йөкле героиняның ике зур "челнок" сумкасын күтәреп баруын күреп, бер ир-ат ярдәм итәргә ашыккан. Артист Илсур Хәертдиновның сценарий буенча Зөягә егылып төшкән персонажын коткарырга атлыгучылар булган. Фикер алышу, бәяләр дә (боларда, оештыручылардан тыш, тамаша карарга килүчеләр: Казан театрлары артистлары, мәдәният институты педагоглары, Свияжск халкы катнашкан) шуны раслый. Бәя системасы да кызыклы: өч чүлмәк тора. Вакыйга шаһитлары өч төрле бәядән берсен сайлый: я чүлмәккә яшел төстәге "үзгәрешсез калдырырга" дигән карточка сала, сары төстәгесе белән "эскизны эшләп бетерергә" дип мөнәсәбәт белдерә, кызыл төстәге карточка салып "куркыныч төш сыман онытырга" дип каршы чыга. Безнекеләр эскизы бер генә дә кызыл карточка алмаган. Интернет язмаларда күренгәнчә, гомумән, театраль лабораторияләрдә Георгий Цнобиладзе куйган эскизлар гел яхшы бәядә.

Артистларны рухландырган "яңа сүз" белән ят режиссер Әлмәт тамашачыларын да шаккатырмас микән? Социаль челтәрдә аралашканда ул "чакырсагыз - киләм" дип җавап биргән. Кызганыч, мондый тамашаларны театр репертуарында яшәтү гаять бәхәсле сорау.

Ләйләгөл Минаева


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: