Әлмәт таңнары

Әлмәт – Арча: дуслык җепләре сузылды

Әлмәт республикабызның нефтьчеләр каласы гына түгел, ул күп кенә шәхеснең иҗатында зур роль уйнаган, төп урын биләгән төбәкләрнең берсе дә. Биредә туып-үсмәсәләр дә, шушы якта шактый гына гомер кичереп, Әлмәтнең үз кешесенә әйләнеп, исемнәрен мәңгеләштереп калучылар шактый арада. Язучы Рафаил Төхфәтуллин да әнә шундыйлардан.

Рафаил Төхфәтуллин Әлмәткә 1959 елда күчеп килә. Биредә кара алтын чыгаручылар һәм башка һөнәр ияләре белән аралашып яшәү аның иҗади офыкларын тагын да киңәйтеп җибәрә. Нәтиҗәдә төрле эчтәлектәге, шул исәптән нефтьчеләр эшчәнлегенә багышланган әсәрләр туа. Әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Р. Төхфәтуллин 1974 елда "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнә. 1994 елны күренекле язучы арабыздан мәңгелеккә китә. Аның әсәрләре бүген дә яратып укыла. Рафаил Төхфәтуллинның әсәрләре генә түгел, исеме дә үлемсез. Әлмәт шәһәре һәм районы җитәкчелеге карары белән шәһәребезнең бер урамына күренекле язучының исеме бирелә. Алай гына да түгел, аның исемендәге әдәби бүләк булдырыла.

Әлмәт язучылар оешмасы узган атнада Рафаил аганың туган ягына сәяхәт оештырды. Арча якларына сәфәр кылучылар арасында мөхтәрәм шәхеснең улы Рөстәм Төхфәтуллин, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салихов, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк ияләре, төбәгебезнең иҗат әһелләре бар иде. Кунакларны арчалылар зурлап, чәкчәкләр белән каршы алды. Юл уңаенда әдәбият һәм сәнгать музее белән дә таныштык. Музей, исеменнән үк күренгәнчә, ике бүлектән тора. Биредә язучыларның шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм башкалар урын алган. Рафаил Төхфәтуллинның тормышына һәм иҗатына багышланган стенд та бар. Гомумән алганда, Арча төбәге иҗат әһелләренә, мәгърифәтчеләргә бай. Биредән 70 тән артык күренекле шәхес чыккан. Шиһабетдин Мәрҗани, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев - исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин. Арчалылар халык язучылары аллеясы да булдырган. Мондый мәртәбәле һәм югары исемгә лаек булган 5 шәхеснең һәйкәле һәркемне каршы алып, озатып кала.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның да туган ягы ул Арча. Әлмәттән кадәр килеп Кырлайга кермәсәң, Тукаебызның кульязмаларының нөсхәләре, аның кулы тигән әйберләре белән танышмасаң, дөрес булмас кебек. Елына 39 мең кеше кабул иткән музей хезмәткәрләре әлмәтлеләрне шатланып каршылады. Чит илләрдән дә күп делегация килә бирегә. "Аларны татар халык ашлары белән сыйлап, милли-гореф-гадәтләребез, тарихыбыз, Тукаебыз белән таныштырып, шулар аша татар милләтенең йөзен ачып бирергә тырышабыз", - диде музей директоры Т.К.Гомәров.

Тукай музеенда алган тәэсирләргә чумып бара торгач, автобусның Яңа Кенәр авылына килеп җиткәне сизелми дә калган. Рафаил Төхфәтуллин Яңа Иябаш авылында туган, Яңа Кенәр мәктәбендә белем алган. Сугыш кырында ике тапкыр авыр яраланып, контузия алганнан соң ул 1945 елның гыйнварында бирегә кайта. Шушы чордан алып 1957 елның көзенә кадәр Яңа Кенәрдә чыга торган "Кызыл юл" район газетасында җаваплы сәркатиб булып эшли. Яңа Кенәр аның тормышында да, иҗат биографиясендә дә тирән эз калдырган. Рафаил аганың әлеге торак пунктта 3 баласы, шул исәптән Рөстәме дә туган. "Мин Ирек дигән малай белән ике ай гына бергә укыдым. Нык дуслашкан идек. Тик аерылышырга туры килде. Ирек һәрвакыт истә иде, фамилиясен белмәгәч, эзләп булмады. Әтинең архивын барлаганда Ирек язган котлау открыткасы килеп чыкты һәм анда фамилиясе дә күрсәтелгән иде. Шулай итеп 50 елдан соң бер-беребезне табыштык. Ирек Яңа Кенәр "Өмет" реабилитаця үзәгендә баш табиб булып эшли икән. Матур-матур шигырьләр дә иҗат итә. Әтинең яшьлек еллары белән Әлмәт арасында күпер салынуда аның ярдәме иксез-чиксез" , - диде Рөстәм Рафаилович. Бу урында алга китеп Ирек Исмәгыйлевкә безне хөрмәтләгәне өчен әлмәтлеләр исеменнән зур рәхмәт белдереп үтәсе килә.

Авыл китапханәсендә оештырылган очрашу озакка сузылды. Анда язучы белән бер елларда эшләгән кешеләр дә килгән иде. Мәсәлән, ул чорда район мәгариф бүлегендә хезмәт куйган Әкълимә апа Мортазина Рафаил Төхфәтуллинның һәрвакыт юлда, материал туплауда булуын әйтте. "Яшьләр тормышы, авыл хуҗалыгы һәм башка төрле темадагы язмаларның барысын да анализлап, объектив яктыртып яза иде. Курыкмыйча үз сүзен җиткерә, тәнкыйть утына тота белде ул һәм, әйтергә кирәк, әлеге мәкаләләрнең берсе дә эзсез калмады. Мин Рафаил Төхфәтуллинның әтисе Газиз абыйның укучысы да. Аңа әтиебез кебек карый идек. Нәселләре белән тырыш, яхшы кешеләр Төхфәтуллинар",- диде мәгариф ветераны.Чыгышларда үткен каләм иясе язмаларының һаман да халык күңелендә истәлек булып саклануы ассызыкланды.

Яңа Кенәр мәктәбенен татар әдәбияты укытучылары язучы иҗаты буенча фәнни-эзләнү эшләре алып барган. Алар аны Рөстәм Төхфәтуллинга бүләк иттеләр.

Очрашуда катнашучылар драматург Данил Салихов, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Илүсә Нәбиуллина, язучы Альберт Хәсәнов, шагыйрәләр Миңзифа Әхмәтшина, Роза Солтанова һәм башкаларның чыгышларын кызыксынып тыңладылар. Ә Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк ияләре Валентина һәм Илфат Исламовлар Әлмәтнең гимына әверелгән "Урсал тауда" җырын башкардылар. Яңакенәрлеләр дә үзләре язган шигырьләрен һәм җырлар бүләк иттеләр. Очрашуда Яңа Кенәрнең иҗат әһелләре дә Р.Төхфәтуллин премиясенә тәкъдим ителсә, яхшы булыр иде дигән теләк яңгырады.

Авылда язучы яшәгән йорт исән икән әле. Биредә башка кешеләр гомер кичерә, әмма йорт диварлары, идән-түшәмнәр элеккеге. Рафаил ага утырткан алмагач һаман да күп итеп үскән алмалары белән шатландыра.

Менә шундый изге сәфәрдә булып, үзләре өчен күп кенә яңалык алып, файдалы һәм кызыклы очрашу оештыручыларга рәхмәтләр укып кайтты Әлмәт төбәге иҗатчылары.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров