Әлмәт таңнары

«Кәләем»: данлы юлларыбыз бар...

17 ноябрь көнне Кәләй Мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде.

«Кәләем» халык фольклор ансамбленең 20 еллыгына багышланган бәйрәмгә килгәннәрне тамашачылар залы гына сыйдыра алмады: урыннар алырга өлгерә алмаганнар тамашаны баскан килеш, ә залга сыймаганнар ачык ишекләр аша карадылар. Юбилейлы туган көнгә кәләйлеләр генә түгел, Әлмәт, Чаллы калаларыннан кунаклар, шулай ук республикабызның эстрада йолдызлары да килгән иде.

«Кәләем» фольклор коллективының зурдан кубып бәйрәм итәрлеге дә бар, сөйләрдәй, куандырырдай уңышлары да шактый. Ансамбль быел үзенең егерме еллыгын бәйрәм итсә дә, аның тарихы бик бай, яшькә дә ул шактый өлкән: «Кәләем» 1976 елда ук оешкан. Ә ике дистә ел элек аңа - 1991 елның 11 сентябрендә «Халык үзешчән коллективы» исеме бирелә һәм исәпне шул көннән яңача алып бара башлыйлар.
Ничек һәм кемнәр тарафыннан оеша бүген Әлмәт муниципаль районының иң популяр ансамбльләреннән берсе саналучы «Кәләем»? Моннан 35 ел элек Кәләйдә керәшен татарларының үз музыкаль коллективын тудыру турындагы карарга Кәләйнең ул вакыттагы авыл Советы рәисе Брагин Илья Федорович белән Әхмәтҗанова Нурсибә Харис кызы килә. Нурсибә ханым 1992 елга кадәр ансамбльнең җитәкчесе дә булып тора. Фольклор коллективы алдына төп бурыч, максат итеп керәшен халкының милли йөзен, гореф-гадәт-ләрен, йолаларын саклап калу һәм аны түкми-чәчми үсеп килүче буынга җиткерү куела. Ансамбль составына авылның ул вакыттагы «йолдыз»лары Казакова Александра, Ипеева Анна, Варламова Анна, Кәримова Сәрия, Красильникова Зоя, Квасова Маргарита, Юртов Василийлар керә. Беренче елларда ук үзен күрсәтә, таныта алган коллективның даны елдан-ел киңрәк география, масштаблар яулый бара. Ансамбльгә Токарликов исемендәге хуҗалык- ның һәр җитәкчесе бик теләп ярдәм кулы суза. Шәйдуллин Зөфәр Газиз улы бу фольклор төркеменә зур ышанычлар баглап, үзенең фатихасын биреп, коллективны районкүләм таныту максатында зур тырышлык куя.
1992 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ансамбль белән дә, Мәдәният йорты белән дә Долгова Валентина Ивановна җитәкчелек итә.
«Кәләем» бүген киң билгеле коллектив. Аның репертуары искиткеч бай, алар арасында шушы җирлеккә - кәләйлеләргә генә хас җырлар да шактый урын алган. Унҗиде үзешчән артистны берләштерүче ансамбльнең уртача яшен 45 белән 67 аралыгында табып була. Ә ансамбль каршындагы яшь, үсеп ки-лүче балалар коллективы төркемгә тагы да ямь өсти. Болар, нигездә, «Кәләем» әгъзаларының кызлары, уллары, оныклары. Димәк, ансамбльнең иртәгәге көне дә якты, өметле, гомере озын булачак.
«Кәләем» фольклор ансамбле шәһәр, район, республика югарылыгында узучы чаралар, концертларга бик теләп чакырыла, ул үзенең эшчәнлек тарихында күп кенә бәйге- фестивальләрдә лауреат исеме алырга, Әлмәт данын Татарстан күләмендә генә түгел, чит төбәкләрдә, хәтта чит илләрдә дә танытырга өлгерде. Коллектив ел саен Мамадыш районында республикакүләм уздырылучы керәшен мәдә- ниятенең «Питрау»ында да, Зәй, Чаллы, башка калаларда, төбәкләрдә оешты- рылучы керәшен бәйрәм-нәрен үзенең чыгышы белән һәрчак бизи, ямьләндерә. Ансамбль Мәскәү Сабантуйларына да еш кына чакыру ала. Башкалабыз Казанның 1000 еллыгы кебек федераль бәйрәм-нәрдә катнашу хөрмәте күрсәтелә аңа. «Кәләем»не чит илләрдә дә беләләр: 2007 елда Төркиянең Ялова шәһәрендә узган төрки телле халыкларның халыкара фестивалендә, 2009 елда ак диңгез иле - Төньяк Кипрда «Фольклор биюләре- нең икенче бөтендөнья абрикос фестивале»ндә Та- тарстан данын яклый.
Әлбәттә, матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәтүче иганәчеләрсез, барлык план- нарны, хыялларны чынга ашырып булмый. Коллектив фестивальләрдә, төрле бәйгеләрдә катнашу мөм- кинлеге тудырган, костюмнар тегүдә акчалата булышкан өчен дә, Кәләй халкының үзенә генә хас моңнарын, керәшен традицияләрен чит җирләргә күрсәтү, тарату мөмкинлеге биргән өчен дә «Татнефть» акционерлык җәмгыяте, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелегенә, мәдәни- ят идарәсенә, «Токарликов» исемен- дәге АҖ гә рәхмәтен җиткерә. «Җыр-моңнарыбызны күңелен биреп тыңлаучы тамашачы, гозеребезне аңлап ярдәм кулы сузучы милләтпәрвәр җитәкчеләр булганда эшнең нәтиҗәсе дә була, иҗат итүе дә күңелле», - ди Валентина Ивановна.
Токарликов исемен- дәге хуҗалык җитәкчесе Рәсим Габбас улы Исхаков «Кәләем»не Кәләйнең иң зур рухи байлыгы, авылдагы эшчәннәр- не, кешеләрне зур эшләргә рухландыручы коллектив дип саный. Юбилейлы бәйрәм белән сәхнәдән әлеге коллективны котлаганда да ул шушы фикерне белдерде. Җитәкче халык ансамбленең һәр әгъзасына «СМП-Нефтегаз» АҖ белән бергәләп әзерләгән бүләкләрне тапшырды.
«Кәләем»не Әлмәт муниципаль районы җитәкчеле- ге исеменнән мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Әхмәтбаева котлады, Рәхмәт хаты тапшырды.
Кәләй авыл җирлеге башлыгы Анатолий Спиридонов бу көнне «Кәләем»не авыл башлыгы буларак та, керәшен җәмгыяте рәисе буларак та, сәхнәгә ике тапкыр чыгып тәбрикләде. Халык ансамблен котларга Чаллыдан «Туганайлар» газетасы журналистлары да килгән иде. Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр «Кәләем» кунакларга үз җырларын бүләк итте. Аларга «Сюрприз» бию түгәрәге коллективы бик теләп ярдәм итте. Юбилейга үзләренең җырлары белән килгән республикабыз йолдызлары Виталий Агапов һәм Райлә Маннанова чыгышлары да онытылмас бүләк буларак кабул ителде.
Г.КӘРИМОВА.
Автор фотолары.

Теги:
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров