Әлмәт таңнары

Кичүчатта Ризаэддин Фәхреддин музеенда “Фәхреддин – журналист” дип аталган чара узды

Морат, Мөслим, Дәрвиш, Р.Ф. - "Шура" журналында басылган "бәхәсле" язмаларын танылган мәгърифәтче Риза Фәхреддин шундый псевдонимнар белән тамгалаган. Әлеге мәгълүматны аның Кичүчаттагы мемориаль музее хезмәткәрләре җиткерде. Күпкырлы шәхесне бу юлы биредә "журналист" буларак тәкъдир иттеләр.

"Фәхреддин - журналист" дип аталган чараны, аңа сәбәпче булган татарның беренче әдәби-нәфис журналы "Шура" чыга башлауга 105 ел тулу уңаеннан һәм мәгърифәтченең киләсе елга билгеләп үтеләчәк 155 еллык юбилеена әзерлек кысаларында оештырганнар. "Шура" (совет) киңәшмә орган икәнлекне ассызыклап, музейда журналистика турында киңәш-табыш булды.

Ырынбурда бертуган Рәмиевләр ярдәме белән нәшер ителә башлаган "Шура"да милли сәясәт, дин, мәгариф белән бәйле мәсьәләләр күтәрелә. Дөрес, алар татар милләте белән генә бәйле булмый. Бельгия, Ерак һәм Якын Көнчыгыштан каләм ияләре эшләре дә басыла. Журналның бары 240 саны дөнья күреп кала. Белгечләр аларда "иҗтимагый проблемалар буенча дискуссияләр, тарих, фәлсәфә, әдәбият һәм мәдәният белән бәйле 4085 мәкалә нәшер ителгән" дип яза. Музей директоры Диләрә Гыймранова сүзләренчә, Риза Фәхреддиннең үзенең 700 дән артык мәкаләсе басыла. Алар арасында француз философы, математик, механик, физик һәм физиолог, аналитик геометриягә һәм башка фәнни ачышларга нигез салучы Рене Декарт, швед химигы, инженер, динамитны уйлап табучы һәм исемле премиясе белән дөньяга танылган Альфред Нобель турындагылары бар.

Журналның 240 саны да Финляндиядә, берничәсе Нью-Йорк китапханәсендә саклана. Кичүчаттагы музейда "Шура"ның 55 санын күрергә, тарихи ядкарь - Фәхреддиннең эш өстәлендә абыйсы Салих бине Фәхреддин саклаган басманың 1910 елдагы 1 нче санына күз ташларга мөмкин.

Бу елның Әлмәт өчен юбилей елы булуын искәртеп, Диләрә Гыймранова Риза Фәхреддин әсәрләрендә шәһәр тарихына кагылышлы сәхифәләр булуын әйтте. Моңа мисал, аның "Асар" китабы.

Кунаклар арасында җирлектә исемнәре билгеле журналистлардан тыш, әлеге һөнәр белән кызыксынучылар да бар иде. 10 нчы сыйныф укучысы Рифат Мортазин шуларның берсе. Журналистика - аның өчен фикер җиткерү мөмкинлеге. Рифатны бүген, мисал өчен, телне, гореф-гадәтләрне саклау, борынгы бабайлар мирасына тугрылык проблемасы борчый.

Музей фондын әледән-әле яңа экспонатлар белән тулыландырып торалар. Бу юлы "Гаилә - тормыш дәвамы" экспозициясендә Фәхреддиннәрнең гаилә фотолары урын алган иде. Араларында төп нөсхәләр күп. Аларга карап танылган шәхеснең гаиләсе, көнкүреше турында гына мәгълүмат җыю белән чикләнмичә, шул чорның фотоэш торышына да күз салырга мөмкин. Шунда ук кызы Әсманың 1916-1917 нче уку елына шәһадәтнамәсе, ягъни дневнигы урын алган. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, бирегә тупланган экспонатларның шактый өлеше бушлай, бүләк итеп бирелгән. Тик аларны кулга төшерү гаять катлаулы эш. Кайбер экспонатлар артыннан алар 5 әр еллап йөриләр. Үз эшләренә бирелгән фидакарьләр тапкан-табынганнарын яшьләргә җиткерергә ашыга. Биредә музей түгәрәге эшли. Бүгенге көндә 12 укучы тарихи ядкарьләр белән эш итәргә өйрәнә. Чарага җыелган кунакларга да экскурсиянең бер өлешен нәкъ менә алар уздырды.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: