Әлмәт таңнары

Кемгә – бәйрәм, кемгә – акча: мәҗлес алып баручылары ничә мең сорый?

Җәй ае – яңа гына тормыш корып килүчеләр, ягъни яшь парларга туй үткәрү өчен менә дигән ел фасылы. Кышын салкын тия дип курыксалар, җәен – җылы була, көзен яңгыр явачак, дип фаразласалар, җәйнең яңгыры да җылы. Бәлки, шуңа да халык җәйне мәҗлес алып баручылар өчен акча айлары дип әйтәдер? Хәер, алар бу турыда үзләре дә яшерми. Татарстанның танылган тамадалары җәй айларын ничек үткәрергә планлаштыра.

Бер-берсе белән конкурентлыкка әзерме? Бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен, берничә алып баручы белән әңгәмә кордык.

Фәрит Галиев:

«Мин ашарга күп сорап тормыйм»

– Тамаданы теле ашата, диләр. Бу фикер белән килешәсезме?

– Теле генә түгел, дәрте дә ашата аны. Ләкин телне вакытында тыя белергә дә кирәк. Алып баручыга сансызланып, уйга килгәннең барысын да чәчеп йөрү килешми. Күбрәк ашыйсы килә дип, телне күбрәк эшләтергә дә ярамый. Барысының да чамасы булырга тиеш. Алып баручы ул мәҗлестә халыкны көлдереп, җырлаучы гына түгел бит. Көлке сөйләп, җырлап йөрүчеләр сәхнәдә дә җитәрлек. Анда кешенең көен көйлисе юк. Сине яраткан һәм хөрмәт иткән тамашачыларың, сине ничек тә кабул итә. Ә мәҗлес вакытында һәркемгә дә аерым караш кирәк. Өлкәннәргә – өлкәннәрчә, яшьләргә – яшьләрчә. Мәзәк сөйләгәндә дә, гел яшьләр ягына тартым булганнарын түгел, ә өлкәннәр аңлый торганын да сөйләргә тырышам. Кешенең йөзенә түгел, күзенә карап эшләргә кирәк.

– Җәй айларында сезне алып баручы буларак чакыручылар күпме?

– Аллага шөкер. Сентябрьгә дә языла башладылар инде. Кайберләре бер ел алдан ук язылып куйды. Килеп төртелгәч, берничә көн калгач кына чакыручылар да юк түгел.

– Башка алып баручылардан нәрсә белән аерыласыз?

– Гәүдә авырлыгы беләндер инде. Мин ашарга күп сорамыйм бит. Аннары, бәя ягыннан. Мин башкаларга караганда күпкә әзрәк акча алам. Калган тамадалар бәяне күтәргәч, бөтен кафеларның да бәяләре арткан. 70-80, хәтта 100 мең сораучы алып баручыларга шаккатам. Мин бәя күтәрдем дип кенә, халыкның хезмәт хакы үсми ич. Безнең илдә яшәү бәясе генә арта, ә хезмәт хакы урынында тора. Шулай булгач, элеккеге бәя белән ничек яшәдем, хәзер дә шул ук бәя белән чыгыш ясыйм, мәҗлесләр алып барам.

– Туган көннәр, юбилей һәм туй мәҗлесләренең һәркайсы да күңелле үтә, билгеле. Ләкин сезнең исегездә калган берәр кызыклы вакыйга юкмы?

– Кызыклы вакыйгалар бик күп. Бу өлкәдә 15 еллап эшләгәнгә күрә, әллә нинди вакыйгаларга юлыгасың. Ләкин уйлый башласаң, искә төшми. Минем өчен иң мөһиме – бәйрәм кунаклары мине яратып һәм хөрмәт белән кабул итсен. Әгәр дә алар азактан «безгә барысы да ошады, рәхмәт», дип әйтәләр икән, мин шуңа риза булып, бу мәҗлес турында онытам да, икенчесе турында уйлый башлыйм.

Булат Бәйрәмов:

«Кирәкле якка аударам»

– Алып баручы өчен сөйләм теле дә, психолог алымнарын куллануы да, коммуникабельле булуы да мөһим. Өстәвенә, тамадада юмор, импровизация, теге яки бу вакыйга яки сүзгә кискен реакция дә булырга тиеш. Менә кайчак күрергә туры килә: яшь алып баручыларның күбесе бәйрәмне бары тик конкурслар белән бәйләп алып баралар. Бу курку белән бәйледер. Ә бу өлкәдә озаграк эшләүчеләр күбрәк сөйләргә тырыша, вакыйганы ситуация белән бәйли. Мин 16 ел бу өлкәдә кайныйм, шуңа да минем уйлап чыгару сәләтем көчле. Әйтик, 5 яшьтән 85 яшькә кадәрге кешеләр белән уртак телне тиз табам. Теләсәм, аларны үземә кирәкле якка да аудара алам. Бу мине башка тамадалардан аерып тора да инде.

– Мәҗлескә барыр алдыннан әзерләнәсезме?

– Мин бәйрәм көнендә генә килеп, кунаклар исемлеген караучылар рәтеннән түгел. Алдан ук кунакларны да, кияү белән кәләшне дә өйрәнәм, алар нәрсә ярата, кайда эшли – барысы белән дә кызыксынам. Шуңа бәйле юмор тудырырга тырышам. Аллага шөкер, быел заказларым да күп. Бары тик 1-2 җомга һәм 1-2 шимбә генә буштыр. Моңарчы җәй ае Рамазан аена керә иде бит. Хәзер җәйдән тулысынча чыгып китте диярлек. Шунысы сөендерә: безнең татар халкы мондый изге бәйрәм вакытында мәҗлесләр үткәрми.

– Берәр кызыклы вакыйга белән дә бүлешсәгез.

– Күпләр мине мәҗлестә Булат Бәйрәмов дип таныштыра, кемдер Булат-Ләйсән ди, әле менә күптән түгел Булат-Ләйсән һәм аларның өч кызы дип таныштыручы да булды. Бервакыт флешка онытып калдырган идек. Ләкин югалып калып булмый. Сөйләшенгәнне үтәргә, бәйрәмне кызыклы нотада алып барырга кирәк. Шуңа үзебез белән гитара һәм баян йөртәбез. Бер мәҗлес өчен уртача 30 мең акча сорыйбыз.

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем:

«Башка тамадалар белән кызыксынмыйбыз»

– Без фәкать хәләл мәҗлесләр генә алып барабыз. Ләкин хәләл булмаганнарына да чакыручылар бар. Яшерен түгел, көн дә шалтыраталар андыйлар. Акчасын түләп куябыз, килегез инде дип чакыралар, ләкин хәләл булмаган туй, юбилейлар алып барырга ризалашмыйбыз.

– Башка алып баручыларның эшләвен күзәтәсезме?

– Дөресен генә әйткәндә, башка тамадаларның эшләре белән кызыксынмыйбыз да, кемнедер күзәтеп барганыбыз да юк. Алай карасаң, кемнедер кабатлыйсы килә, ә алып баручының һәрберсе кабатланмас булырга тиеш.

Илмир Ямалов:

«Артык акчасы ташып торганнар бар»

– Алып баручы ул теләсә нәрсә сөйләп йөрүче түгел, аның бераз акылы да булырга тиеш. Ни өчен бераз, чөнки артык акыллылар белән шулай ук кыенга туры килә. Кеше бәйрәмгә мәгълүмат алырга түгел, ял итәргә килә бит. Мин үзем тамада белән алып баручыны ике сүз итеп карыйм. Тамада – ул уйлап чыгаручы, ә алып баручы – ул классика.

– Быел Рамазан аенда мәҗлес алып барырга чакыручылар булдымы?

– Узган елны Рамазан аенда чакыручылар юк иде, ап-ак бит иде, ә быел бер никах һәм юбилей уздыручы табылды. Юбилейны кичке сәгать 9да авыз ачканнан соң үткәрделәр. Ул төнге бергә кадәр барды. Өстәвенә, анда өлкән яшьтәгеләр җыелган иде. Шулай соңга кадәр ничек түзеп утырганнардыр, белмим. Ә никах мәҗлесенә шулай ук ураза тотучылар килгән иде, алар ашамыйча гына утырды. Минемчә, бу айда мәҗлес үткәрү отышлы түгел. Рәхәтләнеп ашамагач, эчмәгәч, күңел ачмагач нинди бәйрәм була инде ул? Ә хәзерге көнгә күз салсак, бүгеннән сентябрь аена кадәр барлык көннәр дә 95 процент тулы дип әйтергә була. Бу көннәр исәбендә якшәмбе дә, пәнҗешәмбе дә бар.

– Башка алып баручылардан нәрсә белән аерыласыз?

– Беренче өстенлегем – халык музыка уен коралларында – думбра, кубыз, тальян, курайда уйныйм. Милли колоритка өстенлек бирәм. Әйтик, кемдер никахта дин кануннарын өстен куя. Мәсәлән, никахта җырларга ярамый, вәгазьләр генә укылырга тиеш, ди. Кемгәдер халыкара алып баручы кирәк, кемгәдер күңелле итеп сөйләүче. Мин боларның барысына да тагын милли традицияләрне өстәдем. Халыкта кыз озату, яучы дигән әйберләр бар, ләкин алар хәзер югалып бара. Без бу традицияләрне эстрадалаштырып, «Риваять» этно-төркеме белән заманча сәхнәгә чыгарабыз. Ягъни кәләш һәм кияү көче белән, ниндидер яңа элемент күрсәтәбез.

– Мәҗлес вакытында уңайсыз хәлдә калган булдымы?

– Бервакыт Биектау районында мәҗлес алып барганда ут бетте. 3 сәгать буе баянга уйнап, җырлап, башыннан ахырына кадәр бәйрәмне алып барырга туры килде. Мондый чакта куркып калырга ярамый. Саный китсәң, андый очраклар күп.

– Сер булмаса, әйтегезче: сезне мәҗлескә чакыручылар ничә сум акча әзерләп торырга тиеш?

– Уртача 30-35 мең сум алабыз. Ләкин артык акчасы ташып торганнар да бар ич әле. Максимум 70 меңгә сыеп бетәргә була. Бу инде кияү белән кәләшнең фантазиясеннән тора дип уйлыйм. Андый бик кыйммәтле туйларда да эшләгән булды. Әйтик, хәзер халык гади ресторан һәм кафе белән генә чикләнеп калмый, бәйрәмне төрле чаңгы шуу базаларында үткәрә. Әйтик, шул базаны үзең өчен генә берничә көнгә сатып алу 250 мең сум тора, тавыш операторлары 80 мең сорый, мәҗлес вакытында фото-видеолар күрсәтә торган такта 150 мең сум… Әле бу исемлеккә тамадалар кермәгән. Шулай кайвакыт акчасын жәлләмәгәннәр дә очрап куя. Бер карашка, мондый базаларда үткәрү үзгә тоела, ләкин андый парлар хәзер арта бара. Мондый базада кеше бернигә дә бәйле түгел. Ул үзен өендәгечә хис итә. Тели икән ашап-эчә, тели икән су коена, тели икән мәҗлес карый. Мондый вакытта тамадаларны бер көнгә түгел, ике көнгә чакыралар, чөнки бәйрәм берничә көн дәвам итәргә мөмкин.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Фото:скриншот Инстаграм

http://matbugat.ru

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25722

 

Бер-берсе белән конкурентлыкка әзерме? Бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен, берничә алып баручы белән әңгәмә кордык. Фәрит Галиев: «Мин ашарга күп сорап тормыйм» – Тамаданы теле ашата, диләр. Бу фикер белән килешәсезме? – Теле генә түгел, дәрте дә ашата аны. Ләкин телне вакытында тыя белергә дә кирәк. Алып баручыга сансызланып, уйга килгәннең барысын да чәчеп йөрү килешми. Күбрәк ашыйсы килә дип, телне күбрәк эшләтергә дә ярамый. Барысының да чамасы булырга тиеш. Алып баручы ул мәҗлестә халыкны көлдереп, җырлаучы гына түгел бит. Көлке сөйләп, җырлап йөрүчеләр сәхнәдә дә җитәрлек. Анда кешенең көен көйлисе юк. Сине яраткан һәм хөрмәт иткән тамашачыларың, сине ничек тә кабул итә. Ә мәҗлес вакытында һәркемгә дә аерым караш кирәк. Өлкәннәргә – өлкәннәрчә, яшьләргә – яшьләрчә. Мәзәк сөйләгәндә дә, гел яшьләр ягына тартым булганнарын түгел, ә өлкәннәр аңлый торганын да сөйләргә тырышам. Кешенең йөзенә түгел, күзенә карап эшләргә кирәк. – Җәй айларында сезне алып баручы буларак чакыручылар күпме? – Аллага шөкер. Сентябрьгә дә языла башладылар инде. Кайберләре бер ел алдан ук язылып куйды. Килеп төртелгәч, берничә көн калгач кына чакыручылар да юк түгел. – Башка алып баручылардан нәрсә белән аерыласыз? – Гәүдә авырлыгы беләндер инде. Мин ашарга күп сорамыйм бит. Аннары, бәя ягыннан. Мин башкаларга караганда күпкә әзрәк акча алам. Калган тамадалар бәяне күтәргәч, бөтен кафеларның да бәяләре арткан. 70-80, хәтта 100 мең сораучы алып баручыларга шаккатам. Мин бәя күтәрдем дип кенә, халыкның хезмәт хакы үсми ич. Безнең илдә яшәү бәясе генә арта, ә хезмәт хакы урынында тора. Шулай булгач, элеккеге бәя белән ничек яшәдем, хәзер дә шул ук бәя белән чыгыш ясыйм, мәҗлесләр алып барам. – Туган көннәр, юбилей һәм туй мәҗлесләренең һәркайсы да күңелле үтә, билгеле. Ләкин сезнең исегездә калган берәр кызыклы вакыйга юкмы? – Кызыклы вакыйгалар бик күп. Бу өлкәдә 15 еллап эшләгәнгә күрә, әллә нинди вакыйгаларга юлыгасың. Ләкин уйлый башласаң, искә төшми. Минем өчен иң мөһиме – бәйрәм кунаклары мине яратып һәм хөрмәт белән кабул итсен. Әгәр дә алар азактан «безгә барысы да ошады, рәхмәт», дип әйтәләр икән, мин шуңа риза булып, бу мәҗлес турында онытам да, икенчесе турында уйлый башлыйм. Булат Бәйрәмов: «Кирәкле якка аударам» – Алып баручы өчен сөйләм теле дә, психолог алымнарын куллануы да, коммуникабельле булуы да мөһим. Өстәвенә, тамадада юмор, импровизация, теге яки бу вакыйга яки сүзгә кискен реакция дә булырга тиеш. Менә кайчак күрергә туры килә: яшь алып баручыларның күбесе бәйрәмне бары тик конкурслар белән бәйләп алып баралар. Бу курку белән бәйледер. Ә бу өлкәдә озаграк эшләүчеләр күбрәк сөйләргә тырыша, вакыйганы ситуация белән бәйли. Мин 16 ел бу өлкәдә кайныйм, шуңа да минем уйлап чыгару сәләтем көчле. Әйтик, 5 яшьтән 85 яшькә кадәрге кешеләр белән уртак телне тиз табам. Теләсәм, аларны үземә кирәкле якка да аудара алам. Бу мине башка тамадалардан аерып тора да инде. – Мәҗлескә барыр алдыннан әзерләнәсезме? – Мин бәйрәм көнендә генә килеп, кунаклар исемлеген караучылар рәтеннән түгел. Алдан ук кунакларны да, кияү белән кәләшне дә өйрәнәм, алар нәрсә ярата, кайда эшли – барысы белән дә кызыксынам. Шуңа бәйле юмор тудырырга тырышам. Аллага шөкер, быел заказларым да күп. Бары тик 1-2 җомга һәм 1-2 шимбә генә буштыр. Моңарчы җәй ае Рамазан аена керә иде бит. Хәзер җәйдән тулысынча чыгып китте диярлек. Шунысы сөендерә: безнең татар халкы мондый изге бәйрәм вакытында мәҗлесләр үткәрми. – Берәр кызыклы вакыйга белән дә бүлешсәгез. – Күпләр мине мәҗлестә Булат Бәйрәмов дип таныштыра, кемдер Булат-Ләйсән ди, әле менә күптән түгел Булат-Ләйсән һәм аларның өч кызы дип таныштыручы да булды. Бервакыт флешка онытып калдырган идек. Ләкин югалып калып булмый. Сөйләшенгәнне үтәргә, бәйрәмне кызыклы нотада алып барырга кирәк. Шуңа үзебез белән гитара һәм баян йөртәбез. Бер мәҗлес өчен уртача 30 мең акча сорыйбыз. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем: «Башка тамадалар белән кызыксынмыйбыз» – Без фәкать хәләл мәҗлесләр генә алып барабыз. Ләкин хәләл булмаганнарына да чакыручылар бар. Яшерен түгел, көн дә шалтыраталар андыйлар. Акчасын түләп куябыз, килегез инде дип чакыралар, ләкин хәләл булмаган туй, юбилейлар алып барырга ризалашмыйбыз. – Башка алып баручыларның эшләвен күзәтәсезме? – Дөресен генә әйткәндә, башка тамадаларның эшләре белән кызыксынмыйбыз да, кемнедер күзәтеп барганыбыз да юк. Алай карасаң, кемнедер кабатлыйсы килә, ә алып баручының һәрберсе кабатланмас булырга тиеш. Илмир Ямалов: «Артык акчасы ташып торганнар бар» – Алып баручы ул теләсә нәрсә сөйләп йөрүче түгел, аның бераз акылы да булырга тиеш. Ни өчен бераз, чөнки артык акыллылар белән шулай ук кыенга туры килә. Кеше бәйрәмгә мәгълүмат алырга түгел, ял итәргә килә бит. Мин үзем тамада белән алып баручыны ике сүз итеп карыйм. Тамада – ул уйлап чыгаручы, ә алып баручы – ул классика. – Быел Рамазан аенда мәҗлес алып барырга чакыручылар булдымы? – Узган елны Рамазан аенда чакыручылар юк иде, ап-ак бит иде, ә быел бер никах һәм юбилей уздыручы табылды. Юбилейны кичке сәгать 9да авыз ачканнан соң үткәрделәр. Ул төнге бергә кадәр барды. Өстәвенә, анда өлкән яшьтәгеләр җыелган иде. Шулай соңга кадәр ничек түзеп утырганнардыр, белмим. Ә никах мәҗлесенә шулай ук ураза тотучылар килгән иде, алар ашамыйча гына утырды. Минемчә, бу айда мәҗлес үткәрү отышлы түгел. Рәхәтләнеп ашамагач, эчмәгәч, күңел ачмагач нинди бәйрәм була инде ул? Ә хәзерге көнгә күз салсак, бүгеннән сентябрь аена кадәр барлык көннәр дә 95 процент тулы дип әйтергә була. Бу көннәр исәбендә якшәмбе дә, пәнҗешәмбе дә бар. – Башка алып баручылардан нәрсә белән аерыласыз? – Беренче өстенлегем – халык музыка уен коралларында – думбра, кубыз, тальян, курайда уйныйм. Милли колоритка өстенлек бирәм. Әйтик, кемдер никахта дин кануннарын өстен куя. Мәсәлән, никахта җырларга ярамый, вәгазьләр генә укылырга тиеш, ди. Кемгәдер халыкара алып баручы кирәк, кемгәдер күңелле итеп сөйләүче. Мин боларның барысына да тагын милли традицияләрне өстәдем. Халыкта кыз озату, яучы дигән әйберләр бар, ләкин алар хәзер югалып бара. Без бу традицияләрне эстрадалаштырып, «Риваять» этно-төркеме белән заманча сәхнәгә чыгарабыз. Ягъни кәләш һәм кияү көче белән, ниндидер яңа элемент күрсәтәбез. – Мәҗлес вакытында уңайсыз хәлдә калган булдымы? – Бервакыт Биектау районында мәҗлес алып барганда ут бетте. 3 сәгать буе баянга уйнап, җырлап, башыннан ахырына кадәр бәйрәмне алып барырга туры килде. Мондый чакта куркып калырга ярамый. Саный китсәң, андый очраклар күп. – Сер булмаса, әйтегезче: сезне мәҗлескә чакыручылар ничә сум акча әзерләп торырга тиеш? – Уртача 30-35 мең сум алабыз. Ләкин артык акчасы ташып торганнар да бар ич әле. Максимум 70 меңгә сыеп бетәргә була. Бу инде кияү белән кәләшнең фантазиясеннән тора дип уйлыйм. Андый бик кыйммәтле туйларда да эшләгән булды. Әйтик, хәзер халык гади ресторан һәм кафе белән генә чикләнеп калмый, бәйрәмне төрле чаңгы шуу базаларында үткәрә. Әйтик, шул базаны үзең өчен генә берничә көнгә сатып алу 250 мең сум тора, тавыш операторлары 80 мең сорый, мәҗлес вакытында фото-видеолар күрсәтә торган такта 150 мең сум… Әле бу исемлеккә тамадалар кермәгән. Шулай кайвакыт акчасын жәлләмәгәннәр дә очрап куя. Бер карашка, мондый базаларда үткәрү үзгә тоела, ләкин андый парлар хәзер арта бара. Мондый базада кеше бернигә дә бәйле түгел. Ул үзен өендәгечә хис итә. Тели икән ашап-эчә, тели икән су коена, тели икән мәҗлес карый. Мондый вакытта тамадаларны бер көнгә түгел, ике көнгә чакыралар, чөнки бәйрәм берничә көн дәвам итәргә мөмкин. Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25722
Бер-берсе белән конкурентлыкка әзерме? Бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен, берничә алып баручы белән әңгәмә кордык. Фәрит Галиев: «Мин ашарга күп сорап тормыйм» – Тамаданы теле ашата, диләр. Бу фикер белән килешәсезме? – Теле генә түгел, дәрте дә ашата аны. Ләкин телне вакытында тыя белергә дә кирәк. Алып баручыга сансызланып, уйга килгәннең барысын да чәчеп йөрү килешми. Күбрәк ашыйсы килә дип, телне күбрәк эшләтергә дә ярамый. Барысының да чамасы булырга тиеш. Алып баручы ул мәҗлестә халыкны көлдереп, җырлаучы гына түгел бит. Көлке сөйләп, җырлап йөрүчеләр сәхнәдә дә җитәрлек. Анда кешенең көен көйлисе юк. Сине яраткан һәм хөрмәт иткән тамашачыларың, сине ничек тә кабул итә. Ә мәҗлес вакытында һәркемгә дә аерым караш кирәк. Өлкәннәргә – өлкәннәрчә, яшьләргә – яшьләрчә. Мәзәк сөйләгәндә дә, гел яшьләр ягына тартым булганнарын түгел, ә өлкәннәр аңлый торганын да сөйләргә тырышам. Кешенең йөзенә түгел, күзенә карап эшләргә кирәк. – Җәй айларында сезне алып баручы буларак чакыручылар күпме? – Аллага шөкер. Сентябрьгә дә языла башладылар инде. Кайберләре бер ел алдан ук язылып куйды. Килеп төртелгәч, берничә көн калгач кына чакыручылар да юк түгел. – Башка алып баручылардан нәрсә белән аерыласыз? – Гәүдә авырлыгы беләндер инде. Мин ашарга күп сорамыйм бит. Аннары, бәя ягыннан. Мин башкаларга караганда күпкә әзрәк акча алам. Калган тамадалар бәяне күтәргәч, бөтен кафеларның да бәяләре арткан. 70-80, хәтта 100 мең сораучы алып баручыларга шаккатам. Мин бәя күтәрдем дип кенә, халыкның хезмәт хакы үсми ич. Безнең илдә яшәү бәясе генә арта, ә хезмәт хакы урынында тора. Шулай булгач, элеккеге бәя белән ничек яшәдем, хәзер дә шул ук бәя белән чыгыш ясыйм, мәҗлесләр алып барам. – Туган көннәр, юбилей һәм туй мәҗлесләренең һәркайсы да күңелле үтә, билгеле. Ләкин сезнең исегездә калган берәр кызыклы вакыйга юкмы? – Кызыклы вакыйгалар бик күп. Бу өлкәдә 15 еллап эшләгәнгә күрә, әллә нинди вакыйгаларга юлыгасың. Ләкин уйлый башласаң, искә төшми. Минем өчен иң мөһиме – бәйрәм кунаклары мине яратып һәм хөрмәт белән кабул итсен. Әгәр дә алар азактан «безгә барысы да ошады, рәхмәт», дип әйтәләр икән, мин шуңа риза булып, бу мәҗлес турында онытам да, икенчесе турында уйлый башлыйм. Булат Бәйрәмов: «Кирәкле якка аударам» – Алып баручы өчен сөйләм теле дә, психолог алымнарын куллануы да, коммуникабельле булуы да мөһим. Өстәвенә, тамадада юмор, импровизация, теге яки бу вакыйга яки сүзгә кискен реакция дә булырга тиеш. Менә кайчак күрергә туры килә: яшь алып баручыларның күбесе бәйрәмне бары тик конкурслар белән бәйләп алып баралар. Бу курку белән бәйледер. Ә бу өлкәдә озаграк эшләүчеләр күбрәк сөйләргә тырыша, вакыйганы ситуация белән бәйли. Мин 16 ел бу өлкәдә кайныйм, шуңа да минем уйлап чыгару сәләтем көчле. Әйтик, 5 яшьтән 85 яшькә кадәрге кешеләр белән уртак телне тиз табам. Теләсәм, аларны үземә кирәкле якка да аудара алам. Бу мине башка тамадалардан аерып тора да инде. – Мәҗлескә барыр алдыннан әзерләнәсезме? – Мин бәйрәм көнендә генә килеп, кунаклар исемлеген караучылар рәтеннән түгел. Алдан ук кунакларны да, кияү белән кәләшне дә өйрәнәм, алар нәрсә ярата, кайда эшли – барысы белән дә кызыксынам. Шуңа бәйле юмор тудырырга тырышам. Аллага шөкер, быел заказларым да күп. Бары тик 1-2 җомга һәм 1-2 шимбә генә буштыр. Моңарчы җәй ае Рамазан аена керә иде бит. Хәзер җәйдән тулысынча чыгып китте диярлек. Шунысы сөендерә: безнең татар халкы мондый изге бәйрәм вакытында мәҗлесләр үткәрми. – Берәр кызыклы вакыйга белән дә бүлешсәгез. – Күпләр мине мәҗлестә Булат Бәйрәмов дип таныштыра, кемдер Булат-Ләйсән ди, әле менә күптән түгел Булат-Ләйсән һәм аларның өч кызы дип таныштыручы да булды. Бервакыт флешка онытып калдырган идек. Ләкин югалып калып булмый. Сөйләшенгәнне үтәргә, бәйрәмне кызыклы нотада алып барырга кирәк. Шуңа үзебез белән гитара һәм баян йөртәбез. Бер мәҗлес өчен уртача 30 мең акча сорыйбыз. Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем: «Башка тамадалар белән кызыксынмыйбыз» – Без фәкать хәләл мәҗлесләр генә алып барабыз. Ләкин хәләл булмаганнарына да чакыручылар бар. Яшерен түгел, көн дә шалтыраталар андыйлар. Акчасын түләп куябыз, килегез инде дип чакыралар, ләкин хәләл булмаган туй, юбилейлар алып барырга ризалашмыйбыз. – Башка алып баручыларның эшләвен күзәтәсезме? – Дөресен генә әйткәндә, башка тамадаларның эшләре белән кызыксынмыйбыз да, кемнедер күзәтеп барганыбыз да юк. Алай карасаң, кемнедер кабатлыйсы килә, ә алып баручының һәрберсе кабатланмас булырга тиеш. Илмир Ямалов: «Артык акчасы ташып торганнар бар» – Алып баручы ул теләсә нәрсә сөйләп йөрүче түгел, аның бераз акылы да булырга тиеш. Ни өчен бераз, чөнки артык акыллылар белән шулай ук кыенга туры килә. Кеше бәйрәмгә мәгълүмат алырга түгел, ял итәргә килә бит. Мин үзем тамада белән алып баручыны ике сүз итеп карыйм. Тамада – ул уйлап чыгаручы, ә алып баручы – ул классика. – Быел Рамазан аенда мәҗлес алып барырга чакыручылар булдымы? – Узган елны Рамазан аенда чакыручылар юк иде, ап-ак бит иде, ә быел бер никах һәм юбилей уздыручы табылды. Юбилейны кичке сәгать 9да авыз ачканнан соң үткәрделәр. Ул төнге бергә кадәр барды. Өстәвенә, анда өлкән яшьтәгеләр җыелган иде. Шулай соңга кадәр ничек түзеп утырганнардыр, белмим. Ә никах мәҗлесенә шулай ук ураза тотучылар килгән иде, алар ашамыйча гына утырды. Минемчә, бу айда мәҗлес үткәрү отышлы түгел. Рәхәтләнеп ашамагач, эчмәгәч, күңел ачмагач нинди бәйрәм була инде ул? Ә хәзерге көнгә күз салсак, бүгеннән сентябрь аена кадәр барлык көннәр дә 95 процент тулы дип әйтергә була. Бу көннәр исәбендә якшәмбе дә, пәнҗешәмбе дә бар. – Башка алып баручылардан нәрсә белән аерыласыз? – Беренче өстенлегем – халык музыка уен коралларында – думбра, кубыз, тальян, курайда уйныйм. Милли колоритка өстенлек бирәм. Әйтик, кемдер никахта дин кануннарын өстен куя. Мәсәлән, никахта җырларга ярамый, вәгазьләр генә укылырга тиеш, ди. Кемгәдер халыкара алып баручы кирәк, кемгәдер күңелле итеп сөйләүче. Мин боларның барысына да тагын милли традицияләрне өстәдем. Халыкта кыз озату, яучы дигән әйберләр бар, ләкин алар хәзер югалып бара. Без бу традицияләрне эстрадалаштырып, «Риваять» этно-төркеме белән заманча сәхнәгә чыгарабыз. Ягъни кәләш һәм кияү көче белән, ниндидер яңа элемент күрсәтәбез. – Мәҗлес вакытында уңайсыз хәлдә калган булдымы? – Бервакыт Биектау районында мәҗлес алып барганда ут бетте. 3 сәгать буе баянга уйнап, җырлап, башыннан ахырына кадәр бәйрәмне алып барырга туры килде. Мондый чакта куркып калырга ярамый. Саный китсәң, андый очраклар күп. – Сер булмаса, әйтегезче: сезне мәҗлескә чакыручылар ничә сум акча әзерләп торырга тиеш? – Уртача 30-35 мең сум алабыз. Ләкин артык акчасы ташып торганнар да бар ич әле. Максимум 70 меңгә сыеп бетәргә була. Бу инде кияү белән кәләшнең фантазиясеннән тора дип уйлыйм. Андый бик кыйммәтле туйларда да эшләгән булды. Әйтик, хәзер халык гади ресторан һәм кафе белән генә чикләнеп калмый, бәйрәмне төрле чаңгы шуу базаларында үткәрә. Әйтик, шул базаны үзең өчен генә берничә көнгә сатып алу 250 мең сум тора, тавыш операторлары 80 мең сорый, мәҗлес вакытында фото-видеолар күрсәтә торган такта 150 мең сум… Әле бу исемлеккә тамадалар кермәгән. Шулай кайвакыт акчасын жәлләмәгәннәр дә очрап куя. Бер карашка, мондый базаларда үткәрү үзгә тоела, ләкин андый парлар хәзер арта бара. Мондый базада кеше бернигә дә бәйле түгел. Ул үзен өендәгечә хис итә. Тели икән ашап-эчә, тели икән су коена, тели икән мәҗлес карый. Мондый вакытта тамадаларны бер көнгә түгел, ике көнгә чакыралар, чөнки бәйрәм берничә көн дәвам итәргә мөмкин. Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=2

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: