Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Караңгы залда акапелла җырлап, I дәрәҗә лауреат булды

Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Илназ Гыймалетдинов Винера Ганиеваның VII Халыкара «Сандугач-Соловей» бәйгесендә «Язмышымда язлар булып кал» җыры белән 1 нче урын яулады.

Илназ жюри белән тамашачыларны тавышы белән дә, кыюлыгы белән дә әсир иткән.

Аның чыгышы барышында залда ут сүнә. Егет тукталып калмый, утсыз, микрофонсыз, дөм караңгыда җырын башкарып чыга. Зал тын да алмый тыңлый. Җыр бетү белән залны яңгыратып, Венера Ганиева: "Молодец!" - кычкыра.

Моннан тыш, Илназ яшь башкаручыларны "Татар моңы" Халыкара бәйгесенең беренче турында уңышлы чыгыш ясап, икенче турга да узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса