Әлмәт таңнары

Камил Вәлиев: «Ялгызлык яратам»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, төрки халыкларның "Нәүрүз" фестивале лауреаты, Р.Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе Камил Вәлиев ярты гасырлап Әлмәт татар дәүләт драма театрында уйный. Сәхнә - танылган актер өчен тормыш мәгънәсе. Ә аның тормыш сукмагы - 70 елны үз эченә алган ара. 70 - мәртәбәле, әмма яшәү һәм иҗат өчен...

Аның яшьлеге, иҗаты гөрләгән, актер булып танылган чорның шаһиты түгелмен. Бу хакта театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр күп язган. Язмамда мин таныган, "Әхмәди" (Ф.Бүләков "Әбиләргә ни җитми"), Нури (Т.Миңнуллин "Исәнмесез") кебек соңгы елларда иҗат иткән образлары белән хәтердә калачак Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты - Камил Вәлиев.

Уенда артист булу теләге янмаса да, калебендә актерлык пыскыган икән. Мәктәптә укыган вакытта ук драмтүгәрәкләрдә уйнау да, авылга килгән театр тамашаларын калдырмый карап бару да шуңа ишарә икән, ләбаса. Хезмәт юлын Төньяк Казахстанда геология-тикшеренү экспедициясе белән башлавы, соңрак Туймазы шәһәрендәге медицина заводында эшләве театраль киләчәгенә юл яру булган. Нәкъ шул вакытта күңелендә пыскыган сәләт дөрләп тышка чыга да. Туймазы заводында эшләгәндә яшь егет татар яшьләреннән драмтүгәрәк оештырып җибәрә. Камил Вәлиевнең профессиональ театрга юлы шуннан башлана. Соңрак Уфада драма коллективлары җитәкчеләрен әзерләү буенча курслар, Минзәлә театры, Әлмәткә чакыру... Үзе ничек кенә карышып караса да (Казан театр училищесына укырга кереп, аны үз ихтыяры белән ташлап китә Л.М.) тәкъдиренә каршы бара алмый. Ул - сәхнәдә!

"Мин ялгызлык яратам", - ди актер. Игътибар үзәгендә булу (чәчрәп чыгу, кукраеп йөрү турында әйтеп торасы да юк!) аңа хас түгел. Троллейбуста танып эндәшсәләр дә, артык игътибар җәлеп иткәнче дип кирәкле тукталышка җиткәнче үк төшеп калам, ди бит! Йөзләгән образ тудырган, зал тулы тамашачы каршында уйнаган актерның бу сүзләрен ничек аңларга?! Мин таныган Камил абый табигате белән тыйнак. Бу - бер. Үзен ул: "Өлгереп җиттем дип әйтә алмыйм", - дип бәяли (язма башындагы казанышлары юк диярсең! Л.М.). Булды ике. Өченчедән, бәлки бу чын актерларга хас күңел халәтедер? Бәлки даими киренкелектә торып, бар булмышыңны сарыф итеп сәхнәгә "буш" чыкмас өчен ул шулай ялгызлыкны, бикләнүне хуп күрәдер?! Үзе яраткан Сафиулла (М.Гыйләҗев "Сафиулла"), Юныс (М.Әблиев "Шәмсекамәр"), Зариф (Т.Миңнуллин "Монда тудык, монда үстек") кебек тирән, фәлсәфи образлар тудыру, күңел серен, дөньяга карашын сәхнәдән тулырак җиткерү, үз шәхесенең дә билгесез якларын ачарга омтылу юк-барга вакланмавы сәбәбе түгел микән?!

Камил абый Әлмәт театрында эшләгән чорда 8 җитәкче алышынган. Аның белән иҗат иткән режиссерлар да бихисап. Ләкин К.Вәлиев Габдулла Йосыпов, Гали Хөсәенов, Зәкия Туишеваларны үтә дә җылылык белән искә ала. Аның сүзләренчә, Габдулла Йосыпов актерлар, бигрәк тә яшьләр арасында тәртип, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияләүче, Гали Хөсәенов актерлык осталыгын үстерүгә игътибарлы булуы белән хәтерендә калачак. Ул заманнардагы тәгәрмәч өстендәге тормышны, аның авырлыкларын да, атналар буе гастрольләрдә йөреп талчыгуларны да зур канәгатьлек хисе белән искә төшерде ул. Режиссерлар бар, репертуар саллы, танылу килгән, тамашачы ярата... Кара салкын көзләрдә, кышның зәмһәрир суыкларында фатирга алган хуҗалар да хәтерендә. Теләге - шуларны барлап кайту. "Бик тә кунакчыл, олы җанлы кешеләр иде", - дип исәкә ала актер.

Юбиляр үзе дә 7 ел театрга режиссерлык иткән кеше. "Бу вазифага теләк белән керешмәдем. Үтенечкә каршы килә алмый, режиссерсыз калган театрны ятим итәсе килмәү өчен генә ризалаштым", - ди Камил абый хезмәт биографиясенең ул еллары турында. "Спектакльләремне тамашачы яратты, тәнкыйтьчеләр бәлки ошатып та бетермәгәндер", - диюенә каршы театрның әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһирова: "Инде тарихка күчкән бу чорда репертуар бай булды, режиссерлар күп килде", - дип искәртте. Димәк, стиль төрлелеге актерларның эчке мөмкинлекләрен яктырак ачарга шартлар тудырган.

Язмабыз героеның үткәннәре үкенерлек түгел. Ә киләчәге... Зур тәҗрибәле актер һәм режиссер, гомумән, театр өчен "каты кул" кирәк дигән фикердә. Дисциплинамы ул, иҗат эшчәнлеге булсынмы - таләпчәнлек булуы шарт. Актер белән эшләү, аның кирәклеген сиздерү булырга тиеш. Театр яши, яшәргә тиеш! "Коллективны яратам, театрда якын дусларым да, дошманнарым да юк. Ләкин җылы мөнәсәбәт тоям. Димәк, "кара хәтер" белән карамыйлар", - ди хезмәттәшләре турында Камил Вәлиев. Үзендә дә хөсетлек тоелмый. Шулай булмаса "дублерлар белән эшләү җиңел булды" дияр идемени ул?!

Бүгенге театр хәрәкәте - яшьләрнеке. Сәхнәдә дә, пәрдә артында да яшәешкә алар тон бирә. Өлкән буын артистлар белгән психологик театр турында "баю сызыгына" бара дип тә язалар. Театр заманга яраклаша. Камил Вәлиев: "Бу агымга иярә алмам", - дигән фикер әйтте. Ә үзе бүгенге көндә заман режиссеры белән яңа стильдә спектакль әзерләү белән мәшгуль. Шуңа да карамастан вакытын тоеп, сәхнәдән "матур китү" турында уйлана башлаган инде. Репертуарда ул яраткан, күңелен жылыткан геройлар да юк...

50 елдан артык гомерен сәхнәгә багышлаган актер театрдан башка ничек яшәр?! Бөтенләй үк ташлап бетермәс ул аны. Табигать белән хозурланып, яраткан шөгеле - балык тотудан бушаган арада хисләр хәтерен яңартырга килер.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров