Әлмәт таңнары

Илсөя Бәдретдинова Инстаграмда улы Нариманның ФОТОсын күрсәтте

"Гадәттә ул мине фотога төшерә... Нуууу узен төшергәнне яратмый инде. Саклаучым, яклаучым, сердәшчем...УЛЫМ" дип язган ул бик матур, җылы фото астына. Илфак Шиһапов белән Илсөянең уллары Нариманга быел августта 14 яшь тула.

Хәтерләсәгез, Туйлар.ру сайты берничә ел элек Нариман җыр дәресендә принципиаль рәвештә җырламый дип язган иде. Хәтта укытучысына: "Хатыным да, балам да җырчы булмаячак," - дип әйткән булган. "Мин гел юлда йөргәч, туеп шулай диюе инде баланың", ди Илсөя Бәдретдинова.

Нариман алга таба да, әнисе әйткәнчә, яклаучысы һәм терәге булып, бәхет-шатлыкта үссен дигән теләктә калабыз.

http://matbugat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки