Әлмәт таңнары

Илүсә Нәбиуллина: “Яхшылык барлыгына ышанам”

Илүсә Салих кызы Нәбиуллина Мөслим районы Баек авылында туган. Туган авылында урта белем ала. Мәктәптә укыганда зур оештыру сәләтенә ия, үз артыннан ияртә белә торган, тиз аралашучан, максатчан кызны дружина советы рәисе, аннан комсомол секретаре итеп куялар.

Авылларына шагыйрә Асия Минһаҗева килеп татар теле укыта башлагач, иҗади түгәрәк тә оештырып җибәргәч, Илүсә дә кулына каләм ала. Бишенче сыйныфта укыганда аның шигырьләре, мәкаләләре "Авыл утлары" дип аталган район газетасында күренә башлый. Соңрак Илүсә мәктәп, авыл хәлләре турындагы мәкаләләрен республика газеталарына да җибәрә.

Илүсә Нәбиуллина Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый һәм милли мәктәпләр өчен рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән белгечлек ала.

Юллама белән Әлмәт шәһәренә эшкә җибәрелә, балалар бакчасында тәрбияче, "Әлмәт таңнары" газетасында бүлек мөдире булып хезмәт куя. Шул ук вакытта "Татар радиосы"нда да эшли.

Илүсә Нәбиуллина 1990 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.

Әлмәткә килеп, район һәм шәһәр газетасына эшкә урнашкач, Илүсә Нәбиуллина янә иҗат белән шөгыльләнә башлый. Үз көчен төрле жанрларда сынап карый. Аның хәятнамәләре, юмористик хикәяләре, лирик парчалары, тирән эчтәлекле мәкаләләре "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан" газеталарында, "Казан утлары", "Мәйдан" журналларында, 2004 елда "Миләш тәме" дигән повесте "Казан утлары" журналында басыла.

Аннан соң бер-бер артлы зурлар өчен "Миләш тәме", "Җанкаем", балалар өчен "Кояш бүләк итәм", "Бәхет утравы" дип аталган китаплары дөнья күрә.

2010 елның 22 апреленнән Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Шул ук елның декабрь аеннан Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе.

Илүсә Нәбиуллина бүген бездә кунакта.

- Илүсә Салиховна, 55 саны күпме ул, әллә әзме?

- Сезнең кебек яшь кеше янында бик күп. Җитмеш, сиксән яшьлекләр янында бик аз, үземне кызлар кебек хис итәм.

- Повестьларыгыз, хикәяләрегез арасында иң яраткан әсәрегез?

- Иң яраткан әсәрем беренчесе - "Миләш тәме" һәм әле язылмаганы дип уйлыйм.

- Сезне усал диләр...

- Юашлык ул мескенлек, ә усаллык көчлелек билгеседер, мөгаен. Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты проректоры Рәфкать Шаһиев: "Җүләр җитмеш төрле була", - ди. Җүләр җитмеш төрле булса, усаллык та утыз төрле ул. Кайбер кешеләр үзләреннән югарыда утырганнар янында күл суыннан да тыныч, яңа туган колыннан да әйбәт, песи кебек ак һәм йомшак булалар. Ә башкалар янында җиде башлы аждаһа кебек авызларыннан ут чәчәләр, баскан урыннарында үлән көеп кала.

Мине усал дисәләр дә, усаллыгымнан баскан эземдә үлән көеп кала дип уйламыйм. Мөхәммәт Мәһдиев язганча, усаллык ялгыз хатынга яшәү өчен кирәк.

Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршин җир" әсәрендә Бибинур турында язган урыннарга гына игътибар итегез. «Булды заманалар, аның да газеталарда макталасы килгән чаклары булды. Башкалар гектарыннан сиксән-туксан пот иген алып ил буенча макталганда, аның да үз исемен газеталарда күрәсе килде. Һич югында исемен идарә янындагы Мактау тактасына язып куйсыннар иде! Валлаһи, үзе өчен түгел, аңа артыгы берни дә кирәкми иде, балалары өчен кирәк иде аңа макталу! Әтиле өйләрдә балаларына әнкәләрен әтиләре мактый. Ятим ананы кем мактасын?! Кем аның дәрәҗәсен күтәрсен?! Ә бала алдында ананың дәрәҗәсе югары йөрергә тиешлеген Бибинурның нечкә күңеле сызлана-сызлана сизә иде. Юк шул, бик кирәк чагында аны мактамадылар». Бибинур образы миңа бик якын. Мин аны еламыйча гына укый да алмыйм. Әллә Мактау кәгазьләре бирерлек, мактауга лаек булырлык яхшы эшләмәдем, әллә сәбәп башкада - минем дә әтием-әнием биргән Илүсә дигән матур исемнән башка исемем дә, Мактау кәгазьләрем дә юк. Бер усал кеше, бирмәсәләр, тартып булса да алыр иде. Менә шуннан соң мин ничек усал булыйм инде.

- Сезне әле бик туры сүзле дә диләр.

- Диләр шул. Халык әйтсә хак әйтә инде. Тик мин үземнең туры сүзле икәнемне белмим. Сүземнең туры, кешеләргә барып төртелә торган икәнен белсәм, бераз гына булса да кәкерәйтеп, җайлабрак әйтер идем. Ни уйлыйм, шуны әйтәм, бөгештереп, ялагайланып тора белмим. Ялагайлыкны, икейөзлелекне яратмыйм да.

- Балаларыгызны ярату, алар белән горурлануыгыз сөйләвегездән сизелеп, язмаларыгыздан күренеп тора.

- Дөрес, балаларым белән бик горурланам, аларны бик яратам. Икесенең дә Әлмәтнең иң мәртәбәле Р. Фәхреддин исемендәге татар гимназиясен яхшы билгеләргә тәмамлаулары, матур итеп татарча да аралашулары, инглиз телен дә белүләре белән горурланам. Югары уку йортларында да уңышлы белем алдылар. Хәзер хәләл ипиләрен ашыйлар. Моңа кадәр йөземә кызыллык китергәннәре булмады.

Бер фин язучысы: "Мин халык өчен язам дип әйтә алмыйм, чөнки мин аны күрмим. Менә өч кызым бар, иң беренче шуларга ошар микән дип язам", - дигән. Мин дә шулай. Минем санап караганым юк, ә менә халык язучысы, Г. Тукай премиясе лауреаты шагыйрь Марсель Галиев: "Татар язучыларының балалары татарча укый-яза белми. Аларның 85 проценты бу бәхеттән мәхрүм, балалары урыс булып үсте", - дип яза. Ә безнең өйдә татарчаны да, урысчаны да яхшы беләләр. Нәкъ менә татарның шул 85 проценты татар теле бетә, татарча укучылар юк, тел бетә дип лаф ора да инде. Шотланд халкының бик матур, бик дөрес бер әйтеме бар: "Караңгылыкны каргаганчы бер шырпы яндыр". Син иң элек үзең татарча укый, яза, сөйләшә белә торган бер бала үстер, шуннан соң гына 8 миллионлы татар уналты миллион, аннан 32 миллион булыр.

- Әдәбият дөньясына аяк атлаганда, күңел офыгыгызны нинди язучыларның әсәрләре киңәйтеп җибәрде дип уйлыйсыз?

- Укый белә башлагач та, авыл китапханәсендә нинди китап бар шуларны укып чыктым. Мәктәп программасына кергән китапларны берсен дә калдырмыйча укыдым. Педагогия институтына укырга кергәч тә, анда программага кергән китапларны укырга тырыша идем. Нәшер ителгән, кулыма килеп кергән китапларны укып барырга тырышам. Шәмсия апа Җиһангированың иҗатына гашыйк. Фәнис Яруллинны, Мөхәммәт Мәһдиевне, Нәбирә Гыйматдинованы яратып укыйм. Язгач-язгач Марсель Галиев, Илдус Гыйләҗев кебек язсаң иде аны дип уйлыйм. Клара Булатованың бик күп шигырьләрен яттан беләм. Яшьләрдән Ленар Шәехне яратмау мөмкин түгел.

- Әлмәт язучылар оешмасын җитәкли башлагач, иҗатыгыз сүлпәнәйде кебек. Газеталарга мәкаләләр биреп барасыз баруын, ә менә Илүсә Нәбиуллинаның яңа хикәяләрен, повестьларын да укыйсы килә бит.

- Әйе, биредә эшли башлагач язарга вакыт калмый диярлек. Очрашуларга бару, алар турында газеталарга язу да бик күп вакыт сорый. Әлмәттә язучылар күп, берлек әгъзаларыннан башка "Кызыл каурыйлар", "Белое перо", "Перо, нефть, третья молодость" дигән иҗат түгәрәкләре эшли. Алар белән дә аралашырга, аларга да булышырга кирәк. Әлмәт шәһәреннән башка да язучылар оешмасында тагын тугыз район бар. Һәрберсендә иҗат түгәрәкләре эшли. Район һәм шәһәр арасындагы элемтәне дә саклыйсы, алар белән дә аралашып, кулдан килгән кадәр ярдәм итеп яшисе дә килә. Барысына да җитешү мөмкин түгел.

Ә инде хикәя, повесть язу, аның да алда язылганнардан матуррагын иҗат итү фикер туплауны, вакыт сорый. Ләкин мин язам. Юбилеем уңаеннан хикәяләр җыентыгын Татарстан китап нәшриятына да илткән идем, аны 2014 елда чыгарабыз дип вәгъдә бирделәр.

- Быел бит әле Әлмәт язучылар оешмасына да ярты гасыр була.

- Әйе, моннан нәкъ 50 ел элек, 1963 елның 23 мартында халык язучысы Гариф Ахунов, фронтовик язучылар Әдип ага Маликов һәм Рафаил ага Төхфәтуллиннар Әлмәт язучылар оешмасына нигез салалар. Бәйрәм тантанасы ноябрь азакларында булыр дип торабыз.

- Миргазиян ага Юныс язучы намусы турында сүз алып барганда бер әңгәмәдә: "Намус бүленми торган берәмлек. Адәм баласында иман йә бар, йә юк. Намус та шундый феномен. Аерым "язучы намусы" булуына ышанмыйм мин. Намус - аның әсәрләрендә һәм яшәү рәвешендә. Намуслы кеше бер ялгызы буш бүлмәдә утырганда да, аның тирәсендә шифалы, иманны көчәйтә торган мохит булырга тиеш", - дигән иде. Моңа карата Сезнең мөнәсәбәтегез ничек?

- Язучы намусы дигәннән, кайбер язучыларның әсәрләрен генә укып, үзләрен якыннан белмәү хәерле.

- "Кәгазь - дәрья, каләм - көймә, бөятеңне хәзерлә", ди татар халык мәкале. Илһам дигән нәрсә гел килеп тормый бит ул. Кәгазь-дәрьяга кереп китәсе килмәгәндә ни эшлисез?

- Китап укыйм. Яшәвемә мәгънә, тормышыма ямь биреп ике оныгым туды. Наиләм белән Назиләм бар. Алар янында хөсетлек тә, яманлык та юк. Алар янында күңелем сафлана, күңел гөлләрем шау чәчәккә күмелә, яшәргә көчем арта.

- Күңелегездә генә йөрткән хыялыгыз?

- Күбрәк илләр, шәһәрләр, анда яшәгән төрле кешеләрне күреп йөрер идем. Тик тора башласам, үземне мүкләнгәндәй хис итәм.

- Нәрсәгә ышанасыз?

- Яхшылыкка ышанам.

- Киләчәккә планнарыгыз?

- Яңа китаплар чыгару. Үзебезнең һәм чит ил буйлап сәяхәттә йөрү.

- Укучыларга теләкләрегез?

- Ил-көннәр имин булсын. Барыбызга да бәхет-шатлыклар гына юлдаш булсын.

Л. Закиров

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: