Әлмәт таңнары

Иң зур байлык – ата-бабалар иманы белән яшәү

21 майда республикабызда нәшер ителүче "Казан утлары" журналы үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан башкалабызда, Татарстанның төрле төбәкләрендә әдәби чаралар, журнал хезмәткәрләре белән очрашулар бара. Чәршәмбе көнне Әлмәт җире дә кунакларны кабул итте.

Журналның баш мөхәррире, халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Равил Фәйзуллин, проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов, пропаганда бүлеген җитәкләүче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, артист Алмаз Хәмзин, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе урынбасары Вакыйф Нуриев башта Әлмәт язучылар оешмасының отчет җыелышында катнаштылар, аннан соң муниципаль хезмәт институтында төбәгебезнең иҗат әһелләре, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре, студентлар белән очраштылар. Алдан ук шуны әйтергә кирәк, очрашу бик җанлы, истә калырлык үтте. Һәрбер чыгышта туган телебезнең матурлыгы, аны кадерләп сакларга, үстерергә кирәклеге ассызыкланды. "Безне иң борчыганы - тел. Милләтнең, ягъни безнең исән калуыбыз - телнең исән калуы ул. Кайгырырга җирлек тә бар. Хәзер кесәләрдә икешәр телефон, компьютер теленә күчтек, матур итеп хат язышулар онытылды. Әле ярый ДАИдан хат килә. Хатлар сирәк килгәнгәдер инде, аны "бәхет хатлары" дибез. Мин укучылар сөйләменә колак салырга тырышам. Хәзер яшьләр соклануы "Вау" диләр, бу бит безнең "абау" дигән сүз, "шикарно"сы "шикәрле"дән алынган. Чөнки элек шикәрле кеше әйбәт яшәүчеләрдән саналган. "Анатомия" дигәне "анадан тума", инглизләрдәге "беби" безнеңчә "бәби". "Нанотехнология"не татарчага күчерсәң, "нәни технология" килеп чыга. Күргәнебезчә, җир шарындагы бөтен кеше татар телендә сөйләшә, безнең генә сөйләшәсе килми", - диде уены-чыны белән язучы Камил Кәримов. Ә бит ул чынлап та хаклы, матур итеп, күңелдәге иң җылы хисләрне белдереп, язу күнекмәләрен, тел байлыгын арттыручы хат язуларны телефондагы смслар, "алло"лар алыштырды. Әйтергә кирәк, татар телендә нәшер ителүче басмалар, шул исәптән "Казан утлары" журналы да язучы-шагыйрьләрнең әсәрләренә урын биреп, туган телебезнең матурлыгын күрсәтүдә зур эш башкаралар.

Язучы Вакыйф Нуриев та үзенең чыгышында иҗат ителгән әсәрләрнең басылып, халыкка барып ирешүенең мөһимлеген билгеләп үтте. Аның фикеренчә, "Казан утлары"нда иҗат җимешеңнең дөнья күрүе - зур дәрәҗә.

Матур әдәбиятның төп бурычы - матур романнар, шигырьләр белән халыкны саклап калу, аларның рухи яктан баету. Чирек гасырдан артык "Казан утлары" журналының баш мөхәррирлек дилбегәсен үз кулында тоткан Равил Фәйзуллин шуңа күрә әдәбият сөючеләр белән очрашуларга һәрвакыт шат. Белгәнебезчә, ул заманында Әлмәттә яшәгән, язучылар оешмасын җитәкләгән шәхес. "Мин Әлмәткә дулкынланып, сагынып, ул елларны искә төшереп киләм. Биредә мин яшьлегемә кайтам", - ди шагыйрь. Аның ассызыклавынча, "Казан утлары" илебездә, якын чит илләрдә нәшер ителүче журналлар арасында үзгә урын алып тора. Әдәби журналлардан мең сан чыгарылганы әлегә юк. Күп журналлар сугыш вакытында нәшер ителмәгән. Ә "Казан утлары"ның эшчәнлеген дәһшәтле еллар да туктата алмаган.

- Дөньяда байлыклар күптөрле: рухи байлык бар, эчке байлык. Әмма иң зур байлык - ул ата-бабаларыбыз сөйләшкән телдә, алар кылган дога телендә, алар иманы белән яшәү. Телне саклау ата-бабаларыбызга тугрылык саклау дигән дә сүз. Сериаллардан котылып торыгыз. Матур әдәбият укыгыз. Үзебезнең телне, матурлыкны саклыйк. Әдәби очрашуларга, чараларга йөрегез - башкалабыз кунакларының әлмәтлеләргә теләге әнә шундый булды.

И.Апачаева.

Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров