Әлмәт таңнары

«Хәйран калдым! Гашыйк булдым! Мин сокланам!»

Татарстанның халык артисты, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Луиза Солтанова бу сүзләрне Ризван Хәмиднең "Олы юлның тузаны" әсәре буенча куелган моноспектакльне (реж. Дамирә Кузаева) тасмага язган телевидение режиссерыннан ишетә.

Ә менә яраткан тамашачысының һәр спектакльдән соң шушы хисләр белән китүен юбиляр күңеле белән тоядыр.

Луиза Солтановага 70 яшь. Бүген сәхнәдәге актрисаларның бик азына гына "танылган", "бөек" кебек бәяләмә лаеклы яңгырый. Шулар рәтендә мин Луиза Солтанованы атар идем. Аның 50 елдан артык сәхнә биографиясенә ихласлыгы, хислелеге һәм тирәнлеге белән танылган 100 дән артык образ язылган. Театрның бүгенге репертуарындагы спектакльләрнең дистәләбе аның катнашында уйнала.

Күптән түгел Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Оҗмах капкасы" спектаклен карагач, аның паспорт яшен белгән мин хәйран калып утырдым. Сатучы Зәримә ролендә - ул. Көдрә чәчләрен өеп ясаган ыспай прическа, гәүдәсенә килешле сайланган кофта, һәр адым саен "биеп" торган ачык соры төстәге итәк, үкчәле түфли... Каян килгән "җитмеш" инде ул?! Гомумән, актриса яшькә буйсынмый булса кирәк. Ул нинди күлмәк кисә - яше шуңа тәңгәл. Бер ун (!) еллар элек "Ай булмаса, йолдыз бар" спектаклендәге Талиясен күреп шаккаттым. Яшь чагында кигән борчаклы кыска күлмәгендә нәкъ үсмер кыз иде...

Асыл сөяк зур булмый

Сугыш вакытында һәм аннан соң туган буынның тормышы мәгълүм: ачлы-туклы көнкүреш, кияргә юк. "Шул кияргә юклык сәбәп булгандыр, ул вакытта кыш бигрәк салкын тоела иде", - дип искә ала балачагын Луиза Солтанова.

- Мәктәптән соң Лениногорскида төзелеш белгечлеге алып Әлмәткә килгән 16 яшьлек кызыкайларга эш җиңелләрдән бирелми. Шулай да кичләрен яшь җилкенчәк драмтүгәрәккә йөрергә вакыт та, теләк тә, көч тә таба. Әлмәт драма театры администраторы Луизаның Галиябануын шунда күреп кала да. Көннәрнең берендә актриса Ләлә Садыйкова (Луиза ханымның ятим калган әтисе Садыйковларда үсә - Л.М.) театрга чакырып төзүче кыз яшәгән тулай торакта хат калдырып китә. Хәбәр килүгә үк бармый әле ул. Нефть техникумына керергә әзерләнә. Ләкин күрәчәге аны барыбер театрга тарта. 18 яшьлек чибәр, зифа сынлы, янып торган кыз Әлмәт театрына 1962 елда аяк баса.

Аңа һәм бер төркем яшьләргә җай килеп тора - ул вакытта театрның сәнгать җитәкчесе Габдулла Йосыпов театр студиясе оештырып, яңа килүчеләрне сәхнә сәнгате серләренә төшендерергә уйлый.

Луиза Солтанованың театрда беренче роле - режиссер Хәким Сәлимҗанов куйган "Зур туй" спектаклендә гармунчы кыз Гөлчәчәк образы. Ул заманда герое авызыннан чыккан "асыл сөяк зур булмый ул" репликасының үзе хакында булуын тоймагандыр да әле. Ә менә үзенең актриса булуын күрсәтергә омтылышы сизелә.

- Белми эшләгән ялгышым булды, - дип көлеп сөйли халык артисты. - Беренче спектаклемә бөтен дусларны чакырдым. Килегез, үзем кертермен дип ышандырдым.

Һәм кертә дә. Театр җитәкчеләре, өлкән артистлар алдында арткы ишектән барысын да сәхнә аша тамаша залына озата.

- Спектакльдән соң: "Менә ичмасам, бөтен Әлмәтне спектакльгә чакырып Луиза кинәнде", - дип көлделәр.

Яланаяклы кыз - Луиза

Үзе турында сөйләргә атлыгып тормый. Фикер сөреше гел 60-70 нче елларда иҗат иткән өлкән буын актерларга әйләнеп кайта.

- Ул чорда труппаның гастрольләре 60 ар көнгә сузыла иде. Олыларның: "Ничек йөреп кайтырбыз микән", - дип борчылуларын әле дә хәтерлим. Ә мин җилкенәм. Парижга җыенаммыни?! - боларны сөйләгәндә актрисаның күзендә чаткылар кабынды.

"Ул кайтты", "Тальян моңы", "Зур туй" белән иҗади сәфәрне Казанда башлыйлар. Арча, Кукмара, Саба, Мамадыш... Бер район да калмый. Халык соравы буенча һәрҗирдә икешәр көнгә тоткарланып, Луиза Солтанованың беренче гастрольләре өч айга сузыла.

Табигый сәләте, моңы, сөйкемлелеге, темпераменты белән Луиза Солтанова театрда эшләгән беренче елларында ук таныла. Бер төп рольдән икенчесенә күчә-күчә яшь актриса сәхнә осталыгын тагын да чарлый. Зөһрә ("Таһир-Зөһрә", Фәтхи Бурнаш), Хәмдия ("Ак калфак", Мирхәйдәр Фәйзи), Мәйсәрә ("Зәңгәр шәл", Кәрим Тинчурин), Гөләндәм ("Яланаяклы кыз", Аяз Гыйләҗев)... Гөләндәменнән соң халык театрга нәкъ менә яланаяклы кызны күрергә йөри башлый да.

- Репетицияләре хәтеремдә әле. Горький клубында шөгыльләнәбез. Минем мезан. Еларга тиешмен. Булмый гына. Шуннан режиссер Габдулла Йосыпов: "Луиза мин көткәнне чыгармаса, беркем кайтмый, төнгә кадәр эшлибез", - дип олыларны пошаманга салды. Ләлә апаның кызы имчәк бала, ул "аһ" итте. Минем аркада! Сөмсерем коелды, күздә яшь, туктап кына булмый. "Мен, сөйлә монологыңны", - дип мәҗбүриләп сәхнәгә мендерде режиссер. Шул халәтне башка онытмадым.

"Йолдызлы" сәгате дип санамый ул ролен. Бер роль белән генә халык хәтеренә керергә кино түгел бит. Тамашачы күңелендә дәвамлы хезмәт белән генә калып була дигән фикердә актриса. Шулай да ул роль аңа паспорт урынына кала дисәң дә була. "Яланаяклы кыз" дип йөртә башлыйлар.

- Үзем дә яраттым ул рольне, тамашачы да... Бигрәк нечкә күңелле, самими иде ул вакытта халык. Нәрсә әйтсәң, шуңа ышана. Сәхнәдә егылып үлсә герой, күз яше агызып елый... Ә хәзер? Телевизордан да, тормышта да ничек алданганын аңлап яши бит замандашлар. Шуңа күрә сәхнәдә үлемеңә ышандыру өчен шактый тир түгәргә кирәк, - дигән нәтиҗә ясый ул.

Алтмышта да уналтыда сыман

Репертуарына күз салам да, режиссерлар актрисаны тискәре образда күрмәгән икән дигән уй килә. Чыңгыз Айтматовның "Анам кыры" спектаклендә Алиман, Габит Мосреповның "Козы-Корпеш һәм Баян-Сылу"ында Баянсылу, Максим Горькийның "Васса Железнова"сында Рашель, Леонид Леоновның "Фаҗига" спектаклендә Ольга, Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясендә Шәфәкъ - әлеге һәм башка бихисап образлары фикеремне раслый.

- Шулай булды шул. Кайчан тискәре роль бирерләр икән дип көттем. Ләкин сәхнәдә Гөләндәм, Талия кебек кызларны уйнап йөргәндә (ул әле 90 нчы еллар башында да яшь җилкенчәкләр ролендә - Л.М.) театрның баш режиссеры Гали Хөсәенов Мәдәния әби ("Әгәр бик сагынсаң", Аяз Гыйләҗев) ролен биргәч, сүзсез калдым. "Уйнамыйм", - дим. "Уйныйсың, мин синең шундый рольләргә күчкәнеңне белеп китәргә тиеш", - дип күндерде.

Яшь героиняларны уйнарга күнеккән актрисаларның әлеге күчешне үтә дә авыр кичерүләре, аны бәхетсезлек дип кабул итүләре турында укыган бар. Луиза Солтанова исә зирәк режиссер ихтыяры белән бу чикне җиңел үтә.

- Алдыралмам сыман тоелган иде. Әби күлмәге сорап алдым. Шуны кию җитте. Эчке халәтем әбигә әйләнде (әйтәм бит: үзгәрер өчен актрисага күлмәк алыштыру да җитә - Л.М.). Шул вакыттан характерлы рольләр уйныйм. Андыйлар миңа уңай образларга караганда күбрәк ләззәт бирә. Таҗи Гыйззәтнең "Бишбүләк" драмасында Камәр образын яратып эшләдем. Йөземне танымаслык итеп үзгәрттем: борынны күтәрттем, күзләрне кыстым... Премьерага сеңлем килергә тиеш иде. Ишекне ачты да бу миңа карап: "Луизаны чакырыгыз әле", - ди. Тамаша залындагылар да: "Бу нинди килбәтсез артистка икән", - дип баш ватып утырган.

Ә күңелендә аның бүгенге заманның чын Ана образын иҗат итү теләге бар. Ул үзе тормышта бу ролен лаеклы башкарган әни. Сәхнәдә мәхәббәт тарихлары уйный торгач, партнеры - Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Рафаил Төхфәтуллин премиясе иясе Камил Вәлиев белән гаилә корып, ике ул үстергәннәр. Хәер, сәхнәдәге Ана образлары болай да байтак, ләбаса. Ризван Хәмиднең "Олы юлның тузаны" монодрамасын хәтерләүчеләр бардыр. Ул вакытта әлеге моноспектакльне Әлмәт театрында гына түгел, татар театрында вакыйга дип язалар. "Нәүбәхәр карчык роле белән Луиза Солтанова лирик, йомшак, мөлаем ана образын бөтен тирәнлеге белән сурәтләде. Безгә сәләтенең көтелмәгән якларын ачып салды" - әлеге уенына ул вакытта шундый бәя бирелә.

Ул һәр герое өчен үзенчәлекле төс, интонация, үзгә характер таба, кечкенә генә роле белән дә бөтен залның игътибарын тота ала.

Уйлары - үткәннән бүгенгәчә

Теге чорны сагынам. Искә алсам да яшәрәм, рухым күтәрелә. Нинди актерлар бар иде, киттеләр инде... Аларның эштән тәм табып, театр яшәсен дип, милләт өчен тырышып эшләве аркасында, тамашачы тарафыннан хезмәтенең макталуы нәтиҗәсендә театр биналы булды. Элек бит театрга җитәкчеләр еш килә иде. Ринат Галиев, Илдус Гәрәев... Үзбәк Саттаров эшкә җәяү йөри, урамда очратса, баш иеп исәнләшеп китә. Бу бинаны шундый шәхесләрнең театрга мөнәсәбәтенә һәйкәл дип кабул итәм мин.

Хәер, дөнья үзгәреп тора. Кайвакыт "эх" дип күңелсезлеккә биреләбез, ләкин тормыш беркайчан да бертөрле генә бармый. Киләчәк ничек булыр? Анысын вакыт җаваплар. Ә театрыбыз тырыша. Төрле проектлар эшлиләр. Бик көчле яшьләр килде. Безнең чорда хәрәкәт бик модада түгел иде. Ә хәзер пластика көчле (Луиза ханым яңа стиль спектакльләрдә уйнарга бер түгел - мең риза - Л.М.)... Ләкин бер нәрсә белән риза түгелмен - тел аксый (бу күп театрларга хас күренеш). Театрның башка сәнгать төрләреннән аермалыгы да шул бит - тамашчыга җиткерәсе иң әһәмиятле сүз була. Аны ишеттерергә кирәк. Акыл белән классиканы заманчалаштыруга алынганнар аны ирештерә белә. Татар театр сәнгатендә каш ясыйм дип, күз чыгаручылар да бар.

Мин үзем моңлы, тормышчан спектакльдә уйнар идем. Элеккеге халәт сагындыра. Аңа тамашачы, һичшиксез, йөрер дип ышанам. Юкка гына соңгы араларда киноиндустрия дә шул вакытларга әһәмият бирмидер. Начармы ул, яхшымы - ул тарих. Аннан соң - тарих кабатлана дигән гыйбарә дә бар бит.

Иҗат гомеремдәге моңарчы уйнаган рольләремнән ризамын. Хыялымда йөрткәннәрен уйнаганмын. Бәлкем китәргә дә вакыттыр. Безнең профессиянең аермалыгы һәм авырлыгы шул - актер китә алмый интегә. "70 кә җиттем инде, башка роль бирмәгез", - дип тел әйтергә җыена. Әмма... Уйныйсы килә. Күңел яшь. Күңел дә картайса, яшәргә авыр булыр иде.

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: