Быелгы туган көнен җырчы зурлап билгеләп үтәргә теләмәвен белдерде: "Мин туган көнемне үткәрергә яратмыйм. Быел да гаилә белән генә үткәреп җибәрергә исәп. Туган көнем уңаеннан Казанда 9, 10 гыйнварда концертларыбыз булачак. Бүләк көтмим, тамашачым килсә, иң зур бүләк шул булачак". Сүз уңаеннан, Гүзәлгә нинди чәчәкләр бүләк итәргә белмәсәгез, аның яраткан чәчәкләре - ак розалар һәм соңгы хит җырыннан соң ромашкалар!
Татар халкына кабатланмас моңлы тавышлы җырчы бүләк иткән Гүзәлнең әти-әнисенә исә рәхмәт сүзләре җиткерәбез!
Интертат.ру