Әлмәт таңнары

Гомерләрне үлмәс җыр итик

Хәния Фәрхи-Биктаһированың бакыйлыкка күчүенә 40 көн.


Яшәү белән үлем арасында
Мин кабыздым гомер шәмнәрен.
Шул шәмнәрем бер көн сүнгәчтен дә
Җыр яктысы булып яшәрмен...

Әлеге шигырь юлларын якташыбыз, арабыздан иртә киткән Госман Садә язган. Бу юллар Хәния Фәрхинең тормыш девизы кебек яңгырый сыман.

"Моңнарың белән юаттың"

Хәния Фәрхинең бу якты дөньядан китүе миллионнар өчен аяз көндә яшен суккандай булды. Әйткәндәй, аңа соңгы сулышын да газиз туган җирендә алырга язган. Хәниябезне соңгы юлга озатканда Башкортстанда да, Казанда да йөрәкләрнең сулкылдавыннан, күңел тетрәвеннән, күзләрдән яшь агудан челтер чишмәләр дә агышын үзгәрткәндәй булды сыман. Ул көннәрне кояш зәһәр кыздырды, ә моңсу күңелдә шигырь бөреләнде:

...Җәйге матур ал таң аткан иде,

Танып буйларында кошлар сайрады.

Синең гомер җебең өзелгәндә

Болыннарда чалгы чыңлады.

Яше-карты - бар да бәхилләшеп

Озатып калды соңгы юлыңа.

Таулар үкседе, елга ярсыды:

Шулай тоелды миңа - дустыңа...

Әйе, без гаилә дуслары да идек. Очрашулар башта - Уфада, соңрак Бәләбәй, Бишбүләк, Миякә җирендә дәвам итте. Һәр очрашу бер бәйрәм иде. Хәниянең һәр концерты күңелләрне тетрәтте, чәмләнеп, дәртләнеп, бу дөньяны матурлап яшәргә илаһи көч бирде.

Ә Хәния Әҗмөхәм­мәтованың (кыз фамилиясе) илаһи сәләте яшел карагай урманы уратып алган кечкенә Салаюа авылында ачыла төшкән. Яшәргә илһам биргән көч-сулышны да шушы бәрәкәтле, кодрәтле җирдән алып, туган туфрак җылысын тоеп, читләрдә гомер иткән ул. Инде кеше тормаган урман эчендәге авылына ямьле җәйләрдә генә түгел, кышкы бураннарда да кайтыр булды.

Туган ягына кайчан гына кайтмасын, табигать кочагында булмыйча, агачларны кочаклап, алардан ниндидер илаһи көч алмыйча, яфраклар лепердәшкәнен, үлән үскәнен, өздереп сайраган кошлар моңын, челтер чишмәләр җырын тыңламыйча, аларның шифалы суын эчмичә, ерак юлга чыкмас иде Хәния. Йөзьяшәр имәннәргә, парлы чыршыларга сокланып, үзенә энергия, ләззәт алып карап торган чаклары аз булмый аның. Кайтканда мәчеткә дә юлны онытмый. Бер кайтуында тормыш иптәше Габделхәй, балалары белән затлы шамаил һәм башка әйберләр бүләк иткәннәрен авыл халкы яхшы хәтерли.

Изге күңелле, талантлы, данлыклы, ихтирамлы якташларын - Хәния Фәрхлислам кызын соңгы юлга тәтешлелеләр бик зурлап, кадер-хөрмәт белән озатты. Ә инде аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән район үзәгендәге бер урамның Хәния Фәрхи исемен йөртәчәге турында шик булуы мөмкин дә түгел.

Казан да сөекле җырчысы Хәния Фәрхи белән күз яшьләренә төелеп хушлашты. Берничә мең кеше агымы башкала урамнарына сыеша алмады. Бик тә моңсу әлеге чарага җыелган халык алдында Хәния Фәрхинең кызы Алия тыныч кына: "Әниебез бик сабыр кеше иде, түземле булды. Ул үлмәде, ә мәңгелек гастрольгә генә китте", - диде. Халык артистының бертуган сеңлесе Фирүзә дә: "Хәния апам сезгә сәхнә йолдызы булса, безгә гаиләбезнең, нәсе­лебезнең якты йолдызы, үрнәкле туганыбыз иде", - диде.

Бу җан өшеткеч вакыйга тагын бер легендар татар җырчысы Әлфия Авзалованың мәрхүм булуына 40 көн тулган көннәргә туры килә. Әлфия апаны соңгы юлга озат­канда Хәния тележурналистларга бөек җырчы сүзләрен җиткерә: "Хәния, син минем урынга каласың, дәвамчым булырсың..."

Бу җаваплы теләк-фатыйханы Хәния Фәрхи бик дулкынланып кабул итә дә бит... Кем уйлаган 40 көннән үзе дә Әлфия апа артыннан мәңгелек йортка күчәр дип?

Ярый, хөрмәтле укучым, талантлы вә ачы язмышлы җырчының үткәненә караш ташлыйк әле. Миңа егерме еллап җырчының иҗатын күзәтергә, аның белән күп тапкырлар әңгәмәләшергә, хәтта табыннарда да утырырга туры килде. Аңа багышланган күләмле материалларым гәзит-журналларда, өч китабымда татар-башкорт телләрендә дөнья күрде.

"Юлларым булды урау-урау"

Урман эчендәге авылдан якты дөньяга караш ташлаган чая, чәмле Хәния үзенең сукмагыннан атлап, киләчәккә күпер салып, Мәскәү тарафларына юл тота. Максатчан кыз тәүдә тукучылар училищесын тәмамлый. Тукучы булып эшли, бер үк вакытта читтән торып институтта укырга, музыка училищесында белем алырга да форсат таба. Хәтта данлыклы Пятницкий исемендәге хорда солистка була. Аңа Людмила Зыкина белән дә очрашырга, күпмедер сабак алырга туры килә.

Бервакыт татар шагыйре Гәрәй Рәхим белән очрашу була. Концертта Хәния аның шигыренә язылган җырны башкаргач, шагыйрь җырчыга рәхмәтен белдерә. Шунда ул яшь башкаручыга Казан театр училищесына укырга керергә киңәш бирә. Хәния биредә уңышлы сынау тота һәм 1985 елда уку йортын тәмамлый. Һәм Кәрим Тинчурин исемендәге драма театрына эшкә урнаша. Матур гына эшләп йөргәндә Хәния кыскартылуга дучар була. Өстәвенә, ире белән дә аерылышырга туры килә.

Бераздан Хәния кызы Алия белән Яр Чаллыга юллана. Анда "Җыр һәм шәфкать­лелек" җыр студиясенә урнаша. Күп тә үтми, бер дусты аны Мәскәү өлкә филармониясенә конферансье итеп эшкә чакыра. Ә соңрак җырчы-солист буларак чыгыш ясый башлый. Тора-бара күңелендә "Бәйрәм" ансамбле оештыру теләге бөреләнә. Моңа тәүге адымнар ясауда биредә яшәгән апасы, үзешчән композитор Фирдәвес Вафинага зур рәхмәтле ул.

Хәния "Бәйрәм" ансамбленең директоры да, бухгалтеры, администраторы, җырчысы да була. Мәскәүдә югалып-сыгылып калмый, ярдәм сорап җитәкчеләргә мөрәҗәгать итә. Шулай акрынлап максатына ирешә, халык ихтирамын, тамашачы мәхәббәтен яулый. Аның репертуарындагы җырларны халык отып алып, төрле кичәләрдә, табыннарда җырлый башлый.

Энесен, абыйсын югалткан Хәния тал чыбыгыдай бөгелеп-сыгылып төшми, акылын җуймый, җирдә нык басып, үзе булып кала. Популярлаша башлаган җырчыны моңлы Казан үзенә тарта. Биредә артистлык сәләтен шактый камилләштергәч, тормыш иптәше Габделхәй белән "Бәйрәм" ансамбле оештыралар. Хәния коллективның сәнгать җитәкчесе була. Заманында Газинур Фәрук­шин, Дәниф Шәрәфетдинов, Илгиз Закиров, Фәрит Әхсәнов, Фәрит Миңнебаев, Урал Рәшитов, соңрак Рамил Миндияр, Фәннүр Нәҗипов һәм башкалар ансамбль­нең тоткасы, әйдәүчеләре булды.

Уфада Нефтьчеләр мәдәният сараендагы концертында "Бәхетем минем" дигән программа белән килгән җырчы сәхнәдән болай диде: "Туган Башкортстаныма бу килүемне гомеремнең иң матур, иң шатлыклы мәле дип исәплим. Якташларым, сезгә булган яратуымны, изге хисләремне җырларым аша җиткерә алсам, бик шат булыр идем..."

Бу кичтә бик күп популяр җырлар башкарылды. Алкышларның чиге булмады, өлкәннәр дә, балалар да чиратлашып чәчәк гөлләмәләре белән сәхнәгә күтәрелде. Бу минутларда якташыбызның күзләрендә шатлык нурлары җемелдәде, ул дулкынлануын яшермәде. Сәхнә артында аралашканда: "Туган яктагы дәррәү алкышлар мине яшәтә, яшәртә, тагын да уйландыра, моңландыра. Бәхетлемен, димичә, нәрсә дисең?" - дигән иде сөекле җырчыбыз...

Үкенечләр килә шул соңыннан

Концертларында Хәния Фәрхи еш кына "...Үтәр юлны үкенмәслек итеп китик..." - дип үзәкләрне өзәрлек җырлады. Ни үкенеч, җырларда шулай дип җырланса да, тормышыбызда башкачарак шул. Вакыт үткәч, уфтанабыз, үкенәбез, балавыз сыгабыз, нәрсәгәдер сылтанабыз. Ә күп нәрсә игътибарсызлыкка, күңел тарлыгына барып тоташа түгелме? Ә менә кеше теге дөньяга киткәч, терсәкне тешләрдәй булып үкенәбез.

Дөрес, Хәния Фәрхине мөселман дөньясы, бигрәк тә Башкортстан халкы ярат­кан җырчысы, кабатланмас моң иясе итеп кабул итте, дәррәү алкышларга күмде, сәгатьләр буе сәхнәдән җибәрмәде, яше-карты аңа чират торып чәчәкләр бүләк итте. Аның таланты хакында гәзит-журналларда бәян ителде. Әлбәттә, ул аларны белде, күрде, халкыбызның ихлас яратуын тоеп яшәде һәм соңгы сулышына кадәр бөтен сәләтен, мәхәббәтен халкына бирде. Шундый ике яклы ихтирам булмаса, моң илчесен соңгы юлга озатырга берничә мең кеше килер идемени?!

Әйе, шактый уйланган эшләр башкарылмый калды. Хәния августта "Агыйдел" теплоходында якташлары алдында, туган районында да һәм башка урыннарда да чыгыш ясарга тиеш иде. Ә бит әле ул оныклары Әминә, Ясминә белән чит илләргә барырга хыялланган иде. Бәләбәйгә концерт белән килгәч, аның белән гомер китабын язу турында сүз алып барган идек. Ул нишләптер Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын искә төшерде, "Бәлки, шул стильдәрәк язаргамы икән?" - дип куйды. Әйткәндәй, соңрак бу роман буенча төшерелгән фильмда Хәния Фәрхи үзе дә катнаша бит. Соңыннан ул: "Гомер китабын үземнән дә шәп язучы булмас, ахры", - дип куйды. Ни үкенеч, ул да язылмый калды.

Аның репертуарында 300дән артык җыр бар иде. Күпме җырланмаганнары калды? Әйе, безнең күңелләрдә кабатланмас моңы, видеокассеталарда, тәлинкәләрдә йөрәкләр­гә дәва булырлык җырлары калуы, "Алтын барс" татар җыры конкурсының 15 тапкыр лауреаты булуы, Казандагы Йолдызлар аллеясында Хәния Фәрхи исемендәге йолдыз "кабынуы" - һәммәбез өчен дә олы горурлык. Әлбәттә, үтә сабыр милләттәшебез могҗизалы сер сандыгын үзе белән алып китте...

Әнвәр СӨЛӘЙМАНОВ,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

http://kiziltan.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки