Әлмәт таңнары

Галиҗәнап режиссер

Әлмәт татар дәүләт драма театрының җитмеш елга якын тарихына күпме актер, режиссер, рәссам, хореограф, музыкант, күпме җитәкче язылгандыр?! (театрның 70 еллыгын каршылап)

Бу зур исемлектән Әлмәт театры турындагы "көчле труппа", "экспериментларга тәвәккәл театр" кебек бәяләрдә кемнең өлеше зуррак булуын аерып әйтү авыр. Шунысы мәгълүм, театрның режиссерлардан бәхете бар. Аның алтын фондына керерлек спектакльләр сәхнәләштергән Габдулла Йосыпов турында акка кара белән язылган тарихи сәхифәләрдән укысак, гаҗәеп педагог, талантлы шәхес Гали Хөсәенов турында Әлмәт сәхнәсен тоткан "алтын багана" өлкән буын артистлар авызыннан ишетеп беләбез. Зәкия апа Туишева, Байрас Ибраһимовларны спектакльләре аша таныйбыз. Театр тарихы читтән чакырылган режиссерларга да бай: Фәрит Бикчәнтәев, Илдар Хәйруллин, Ринат Әюпов, Фаил Ибраһимов, Македония режиссеры Звездана Ангеловска, Петербургтан Искәндәр Сакаев... Искәндәр сәхнәләштергән "Гашыйк Кәриб" спектакле театр елъязмасына "иң уңышлы" дип язылганнарның берсе булыр. 5 театр фестивалендә катнашып һәммәсендә җиңү яулады ул. "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия бәйгесендә ике исемгә һәм "Ел яңалыгы" статусына ия булды. Бүген режиссер безнең театрда Бертольт Брехтның "Туй" ("Мещанская свадьба") спектаклен сәхнәләштерә. Репетициядән бушаган арада төньяк башкаладан килгән милләттәшебез театр сәнгате, милли театрлар, татар мәдәнияте турында фикерләре белән уртаклашты.

Үзе турында

1995 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (профессор Рифкать Исрафилов остаханәсе), бер үк вакытта ВГИКта режиссерлык курсларын тәмамлаган. МХТ (МХАТ) мәктәп-студиясе каршындагы магистратурада һәм Мейерхольд исемендәге үзәктә Валерий Фокин остаханәсендә белемен күтәргән. Япония режиссеры Тадаси Судзукиның башкару сәнгате үзәгендә (Тога шәһәре) стажировка узган.
Иҗат юлын Искәндәр Сакаев Уфа "Нур" театрында актер һәм режиссер булып башлаган. Соңрак Стәрлетамак рус драма театрында, курчак театрында эшләгән. "Башкортостан" ДТРКсендә, Башкорт дәүләт филармониясендә эш тәҗрибәсе бар. Дахау фашист концлагеры тоткыны Вәли Биктәшев язмышына багышланган документаль фильмы буенча да таныш. Пушкин исемендәге Россия дәүләт академия драма театрында (Санкт-Петербург) режиссерлыгы - билгеле факт. Бүген ул - "ирекле рәссам". Иҗади багажы - утыздан артык спектакль.
Француз язучысы һәм режиссеры Жан Кокто режиссерлар турында "алар өч төрле була: акыллы, уйлап табучан һәм күпчелек" дигән фикер әйтә. Искәндәр Сакаевка бу бәяләмәнең беренче икесе, аеруча "уйлап табучан"дигәне тәңгәл.

Татар мәдәнияте - бәһале

Искәндәр Сакаев - татарның урыслашкан талантлы улы. Гаиләсендә татар телен әти-әнисе яшерен сүзләре булганда, балалары аңламасын өчен генә кулланган. "Бабайлар да телне белергә кирәк", - дип рус телендә акыл саталар иде, дип искә ала Искәндәр. Төрле шәхесләр белән аралашуы, төрле мохиттә, төрле "мәктәпләрдә" гыйлем эстәп йөрүе дә сәбәпче булгандыр, элегрәк Искәндәр үзен "космополит" (дөньяви киңлек идеялары тарафдары, бөтен дөньяны Ватаны дип танучы, гомумкешелек кыйммәтләрен билгеле бер милләт, дәүләт ихтыяҗларыннан өстен куючы) буларак сизә. Милләт вәкилләренә хас хөсетлек тә аны бездән бераз читләштерә, күрәсең. Ләкин "кан тартуы" көчлерәк икән. Хәзер ул үзен "татар милләте вәкиле" дип таныта һәм аның белән горурлана. "Татар уян" гәҗитендәге бәхәсләрне күзәтә. Шул күзәтүләреннән чыгып, бүгенге халәтне дә күздә тотып: "Дәүләтчелек булган очракта татар теле яшәячәк", - дип ассызыклый ана теле байлыгы "сайрак" милләттәшебез. Әңгәмә барышында "Ничә гасырлар дәвамында таркатырга көчәнәләр, ниятләре барып чыкмый", - дип алда әйткәненә каршы да чыкты ул. Татар телен мәҗбүри укыту кебек алымга тискәре мөнәсәбәтен белдерде. Мәҗбүрият отышлы юл түгел аныңча! Ләкин ул үзе советлар заманында мәҗбүри урыслаштыруның "уңай" нәтиҗәсе, югыйсә. Хәер, сүз ул хакта түгел. Искәндәр Сакаев фикеренчә, театр нәкъ менә телгә кызыксыну уяту кыры. Милли мәдәният "авыл символы" булудан арына алса, сыйфаты камилләшсә, тел белән кызыксыну, аңа ихтыяҗ артачак. Милли театрларда эш тәҗрибәсе булган режиссер "татар мәдәнияте "конвертируема", ягъни теләсәң кемгә сату үзлегенә ия дигән фикердә. Коры икътисад термины белән атаса да, режиссерның бу бәясе татарның сәнгать әсәрләре ирекле сату, алмашу дәрәҗәсенә күтәрелгән дигәнне аңлата. Димәк, без халыкара мәйданга сатарлык "товар", "хезмәт" җитештерүчеләр (юкка гына, Искәндәр Сакаев куйган "Гашыйк Кәриб" "Россиянең иң яхшы товары" бәйгесендә отмаган икән. Л.М.).

Ләйләгөл МИНАЕВА

Искәндәр САКАЕВ турындагы тулы язманы газетабызның 6 нчы санында (25.01.13) укый аласыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: