Әлмәт таңнары

Эше – театр, өе – музей

Халыкчан, чын мәгънәсендә халык артисты.

Раушания Фәйзуллина турында бу сүзләр. 30 елга якын Әлмәт татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актрисасы бай иҗади тормыш белән яши. Табигыйлек, үзенчәлекле, аеруча кәмиткә тартым таланты, һәр роленә күңел биреп уйнавы Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаны популяр итә, таныта да инде. Аннан куәт, көр күңел бөркелеп тора.

Күптән түгел Раушания Фәйзуллинаның халыкка якынлыгын раслаучы тагын бер фактка тап булдым. Менә өч ел инде ул ике бүлмәле фатирының бер бүлмәсенә әллә нинди музейлар кызыгырлык экспонатлар туплый башлаган. Дөресе, кунак бүлмәсендә урын шактый тарайган инде. Биредә халык тормышын, борынгыларның яшәешен, көнкүрешен тасвирлаган экспонатлар тупланган. Бу манзарага актрисаның 50 еллык юбилее уңаеннан юл төшкәч тап булдык.

Образларда гына түгел, тарихта казына

Ул көнне юбилярны котларга коллегалары да килде. Хәл-әхвәл белешеп, түргә үттек. Тарихи ядкарьләр сакланган бүлмәдә заман әсбапларыннан - плазма телевизор да диварга эленгән Коръән сүрәсе. Кандилләре дә заманныкы, ләкин стиле барыбер "теге" вакытларны хәтерләтә.

Хезмәттәшләре җәһәт кенә сәкене (нәкъ үзе - элекке авыл өенә хас, биек дигәндә идәннән ярты метр чамасы күтәртеп җәйгән калын такталардан торган ятак) уртагарак чыгардылар. Аның өстенә хуҗабикә үз куллары белән корамадан теккән (хәзер "пэчворк" дип йөртәләр) эскәтер җәйде. Ян-якларына "хезмәт итүдән" төсе уңган җитен җәймәләр салды. Монысын "борынгылыкка" мөкиббән актрисага хезмәттәше Гөлнара Кәшипова калдырган икән. Шул арада сәке өстендә Раушания Фәйзуллина җыйган, тозлаган төрле гөмбәләр, ыслаган балыклар, ул ясаган салатлар, тәм-томнар, мичтә тәгәрәткән бәрәңгеле чүлмәк пәйда булды. Уртага хезмәттәшләре күчтәнәче - өстенә "50 яшь" дип язылган шулпалы бәлеш менеп "кунаклады". Табын тирәли кем төрекчә, кем тәбәнәк эскәмияләргә урнашкан арада гөжләп торган самавыр чыкты. Киң күңелле, ачык йөзле хуҗабикәнең үзе сыманрак кунаклары шау-гөр килеп, сыйларны мактый-мактый, тәгам белән бәйле кызыклар искә ала-ала сыйлана башлады. Халыкчанлыкның моннан да ачыграк үрнәге бар микән?!

- Электән килгән чигү, тегү кебек һөнәрләр белән мәшгуль булганга 3 ел элек шундый "тарихлырак" экспонатлар җыеп, кызык ясау фикере туды. Борынгы әйберләр белән мавыга башлавымны белгән дусларым, танышларым, шәһәр күршеләрем, авылныкылар (Арча районының Симетбаш авылы) бик кадерле әйберләрен дә кызганмады, - дип таныштыра башлады "музей мөдире".

Ишек артындагы машиналар гүләвен, айфоннар, компьютерлар, интернетны, заманга хас ыгы-зыгыны онытып, егерменче йөз башы татар авылы өендә утырабыз. Чигү дигәннән, бүлмә тәрәзәләрендә кыйммәтле челтәрләр түгел, ә ак тукымага җете төсләр белән оста чигелгән кашагалар. Кул җылысы, самимилек сәбәпче - затлылыгы өрфиядән ким түгел. Кызыксынучыларның күзе бер әйбердән икенчесенә күчә. Түрдә ак мич тора. Мич авызында чүлмәкләр, чабагач. Янына ипи көрәге сөялгән.

- Элек әбиләр-әниләр менә шундый агач күәс чиләгендә ипи баса торганнар иде. Әнә тегесен таныйсызмы, - дип хуҗабикә иләккә тартым, ләкин төбе юан җептән эре челтәрле формага күрсәтте. - Баскан камырны шушында салып күперткәннәр инде. Аннан соң көрәккә салып мичкә тыкканнар.

Ул төрткән почмактагы "экспозиция"дә авылдашлары, әтисе ясаган чиләкләр, ике җиз самавыр, чуен чәйнек, җиз тәлинкә, примус урын алган.

- Менә бу примусны, - диде дә табын артындагыларга карап: "Әй, татарчасы ничек соң әле?" - дип сорады. "Керәчинкә", - диде тегеләре. - Шушы керәчинкәне авылдагы күрше бирде. Моннан да борынгырагы бар, бирми бит, торсын әлегә, ди.

Монда шулай ук май яза торган гөбе, катык ясый торган савыт, төрле зурлыктагы җилпучлар, кул тегермәне, биек кенә үрелгән кәрҗин эчендә әллә ничә дистә литрлы пыяла шешә (керосин, я кислота салына торган), чабата, бишек, тал читән (радиаторын капларга ясаткан булган), казык башында балчык чүлмәк, коелган бала караваты күзгә ташлана.

- Минем хыялым - элеккеге туку станогы. Менә без аны җыеп бетерә яздык, бер генә нәрсәсе җитми, - дип аңлатма бирде Раушания ханым. Станок астындагы үргән кәрҗиндә төрле җепләр, бәйләнгән башмаклар да бар. Йөрегән аякка йон иярә, диләрме? Яшел җирлеккә ал һәм сары төсләрдән чәчәкләп бәйләнгән бер башмакны минем аякка да "ияртте" хуҗабикә.

Икенче бер почмакта сәнгать белән бәйле экспонатлар урнашкан. Гармун, патефон, скрипкә, кубыз, авыз гармуны, читек-кәвешләр, өлкән буын актриса Диләрә Хисаметдинова бүләк иткән сәхнә күлмәге, чигүле алъяпкыч, калфаклар коллекциясендә "Банкрот", "Ак калфак" спектакльләре өчен үзе чиккәннәре дә, якташлары бүләк итеп биргәннәре дә бар.

Игътибар тартканы - йозаклы, өсте пыяла тартма. Бирегә экспонатларның тагын да затлылары җыелган.

- Безнең нигез урынында элек Кадыйр исемле бай ихатасы булган. Бакча казыганда әледән-әле менә шундый тәңкәләр чыга, - дип йозакны ачып җибәрде коллекционер. - Ике туган абый белән ярыша-ярыша җыябыз. Арада 1848, 1757 елда сугылганнары бар.

Спектакльләр өчен үзе ясаган чулпылар арасында әбисе Нәфисә истәлеге көмеш чулпы ята. Актриса Диләрә Хисаметдинованың ире, зәркәнчеләр нәселеннән булган Кави абый көмеш белән никель эретмәсе - мельхиордан ясаган брошьны да ядкарь итеп саклый. Хезмәттәшләре әйткәнчә, гомумән, көмеш эшләнмәләр - аның тагын бер мавыгуы. Төрле беләзекләр, алкалар моңа дәлил. Бу тартмада шулай ук кызы (Камал театры актрисасы Ләйсән Фәйзуллина. - Л.М.) белән Италиядән, Әдрән диңгез буеннан җыйган гаҗәеп формадагы кабырчыкларны да күрергә мөмкин.

- Менә, карагыз, бу җирендә энҗе формалаша башлаган булган, - дип агарта безне бәгъзе белемнәре өстенә зоология гыйлемен дә сыйдыра башлаган актриса.

Бер көн килеп актриса Раушания Фәйзуллина геология фәне белән мавыгып, тау токымнарын өйрәнә башлаган дисәләр, гаҗәпләнмәячәкмен. Музей-өендә гастроль белән барган Чиләбе якларыннан, тау түбәләреннән "кыстырып" кайткан төрле төстәге бик тә кызыклы ташлар бар инде. Әле анда пионерия, комсомол кебек совет чорының иҗтимагый, сәяси оешмаларына караган экспонатлар да туплана башлаган. Тукта...

Талант бәясе - халык бәһасе

"Мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,

Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит"... Раушания - Тукайның бу юлларын искә алуым очраклы түгел. Беренчедән, сүз башым чыннан да актрисаның юбилее. Икенчедән, ул мәктәпне нәкъ менә Тукай-Кырлайда тәмамлаган. Һәм актриса булу теләге белән нурлы Казанга (!) театр училищесына юнәлгән. Бу чорларны хезмәттәше Фәймә Бикморатова искә ала.

- Без аның белән 10 яшьтән таныш. Тукай-Кырлай мәктәбендә бергә укыдык. Ул һәрвакыт тырыш булды. Алдынгы укучыларның берсе иде, - дип сөйли якташы. - Театрны сайлавымда да аның өлеше бар. Үзе нияләгән кыз: "Әйдә, син дә бар," - дип күңелемә оеткы салды. Училищеда укыганда да ул сәләте белән аерылып торды. Бәхетсезлекне йомып, бәхетле итеп яши белә ул. Барысына да үзе ирешә. Эшләре, уңышлары белән бәхетле.

1985 елны уку йортын тәмамлап алар 9 яшь артист Әлмәткә килә. Бүгенге көндә өчесе - Раушания Фәйзуллина, Дилбәр Әбүнәгыймова һәм Фәймә Бикморатова театрда иҗат итә. Араларыннан иҗат мәсьәләсендә иң бәхетлесе - Раушания. Труппага эләгү белән үк ул репертуар тота торган артистларның берсенә әверелә. Аның уенында халыкчан рух, самимилек, җанлылык, юмор байлыгы, хисләр гадилеге, тулылыгы, киеренкелеге өстенлек ала. Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр"ендәге Мәфтүхә, Ибраһим Абдуллинның "Тиле яшьлек"тәге Шифабикә, Сайдә, Сандугач, Галимҗан Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми?"ендәге Сабира, Нурихан Фәттахның "Сармат кызы Сәринә"дәге Сәринә, Мирхәйдәр Фәйзинең "Ак калфак"ындагы Җиһан, Фоат Садриевның "Безнең авыл кызлары"ндагы Бибинур, Флорид Бүләковның "Әбиләргә ни җитми?"ендәге Әкълимә, Мостай Кәримнең "Кыз урлау"дагы Уңганбикә һәм башка күп кенә образлары тамашачы күңеленә үтеп керде һәм уены белән аның исендә калды.

- Раушанияның һәр адымы иҗат, - дип сүзгә кушыла кунаклар арасыннан Татарстанның атказанган артисты Наилә Нәҗипова. - Ул халык артисты. Моның дәлиле - "халык" исеме бирелүен игълан иткәч, бөтен зал басып, дәррәү кул чапты. Җаны белән театрга бирелгән актриса ул. Театрга мәхәббәте шунда да чагыла - артист кеше баласының иҗат юлыннан китүен теләми. Ләйсән Раушания хәер-фатихасы белән укырга китте.

Юбиляр турында сөйләгәндә иҗат юлының төгәл эшләнелгән образларга һәрвакыт бай булуын да ассызыклыйлар. Үз чиратында хезмәте мактаулы исемнәр, төрле бүләкләр белән лаек бәяләнде. Кәрим Тинчурин исемендәге республика театр фестивалендә "Банкрот" (Г. Камал) спектаклендәге Гөлҗиһан, Кама аръягы төбәгенең театр фестивалендә "Кодача"дагы (З. Исмәгыйлов) Шәмсия образлары "Иң яхшы хатын-кыз образы" номинацияләрендә билгеләнде.

Ул һәр рольне җиңә. Нәрсә көч бирә икән? Актер Динар Хөснетдинов фикеренчә, моңа көр күңел сәбәпче.

- Раушания апа тормышта да, сәхнәдә дә оптимист. Артист кешегә бик кирәк сыйфат бу. Ул әле безгә дә дәрт өсти, - ди яшь буын вәкиле.

Яшь дигәннән, юбиляр үзе "күңелем белән 50 гә барып җиткән идем. Искәндәр Сакаев дигән режиссер 15 яшькә төшерде", - дип шаярта.

- 1 ел элек юбилейга Шекспирның "Ромео һәм Джульетта"сын куярбыз дигәч, бик кайгырган идем, - ди актриса. - Үзем хәзер йөгерәм дә, сикерәм дә, очам да...

Әйдә, җәмәгать, иртәгә киттек театрга, юбилярның очканын карарга.

Ләйләгөл Минаева

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: