Әлмәт таңнары

Бишмунча сәхнәсендә – йолдызлар балкышы

Бишмунча авыл Мәдәният йортында Россия тарихы һәм Татарстанның тарихи-мәдәни мирас елына багышлап уздырылган "Без тарихта эзлебез" исемле халык үзешчәннәре фестивале искиткеч матур һәм эчтәлекле булды.

Бишмунча халкы әлеге чараны түземсезлек белән көтеп алды. Чөнки алар белә: биредә җырлы-моңлы, сәләтле халык яши, сәхнә түренә чыккан җырчы, биюче, нәфис сүз остасы - һәммәсе дә тамашачыны әсир итә. Соңгыларын исә бик зәвыклы, милли сәнгатебезне аңлаучы, авылдашларының иҗатларын яратучы, хөрмәт итүче затлы тамашачылар дип бәяләр идем. Аларның чыгышларны игътибар белән карап, бик җылы кабул итүләре, көчле алкышларга күмүләре шуңа дәлил. Гәрәбәдәй сибелгән-чәчелгән татар халкының иҗатын бер җепкә тезеп, аның мирасын сәнгати дәрәҗәгә җиткереп бишмунчалылар бу көнне тарих битләре буйлап сәяхәт кылды...

Безнең тарихыбыз чиксез бай. Ул үзендә бик күп истәлекләр, исемнәр, күркәм эш-гамәлләр саклый. Шөкер, аларны барлаучыларыбыз, буыннардан-буыннарга җиткерүчеләребез һәм, әлбәттә, аны тагы да баетучы шәхесләребез бар. Аларның кайберләре турында концерт барышында тулы мәгълүмат җиткерелде. Сценарийның автор, Бишмунча авыл мәдәният йорты директоры Ландыш Зарипованың мирасыбызны барлау, туплау, аны сәхнәләштерү юнәлешендә искиткеч алымнар куллануы тамашачыда тарихыбызга карата горурлык, башка милләт вәкилләрендә соклану хисләре уятты. Җырларда, биюләрдә, уен коралларында, шигырьләрдә, милли киемнәрдә, читек-кәвешләрендә, сәхнә бизәлешендә халыкның узганы, хәзергесе, яшәү рәвеше, уй-тойгылары чагылыш тапкан иде. Концертның һәркемнең күңеленә үтеп керерлек югары дәрәҗәдә оештырылуында тамашаны сәхнәгә куючы режиссер, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лилия Купаеваның хезмәтен дә билгеләп үтәсе килә. Сүз уңаеннан, Лилия ханым үзе дә чыгышларда актив катнашты. Ә инде концертны алып баручы, балалар бакчасы мөдире Светлана Әхмәдуллинаның сәхнәдән матур сөйләве чарага ямь өстәде.

Концерт барлык буын вәкилләренең дә чыгышларыннан гыйбарәт булуы белән халыкчан төс алды. Сәхнәдә бер-берсен алыштырган кечкенә балалар да, өлкәннәр дә үзләренең осталыклары белән сокландырды, моңлы җырлар, дәртле биюләр күңелләрне җилкендерде. 85 яшьлек Самат Гапсәләмовның җырлавын исә халык алкышларга күмде. Аның бүген дә мәдәни чараларда катнашуы мактауга лаек. Сәхнә ветераннары - пенсия яшендәге апалардан торган "Гөлкәйләрем" төркеме (җитәкчесе Заря Сафина) белән бишмунчалылар сәхнәдә еш очрашып тора. Бу юлы алар татар халкының "Өммегөлсем" җырын бүләк итте. Җыр, сәнгать дөньясында кайнап яшәгәнгә алар һәрчак яшь, көләч йөзле. Чөнки җыр ул илаһи көчкә ия, ул кешене яшәтә дә, яшәртә дә. Гел шулай яшь күңелле булып калыгыз, ветераннар, матур чыгышларыгыз белән сөендереп торыгыз!

Бишмунчалылар - бердәм, дус халык. Үзешчән җырчылар Рәшидә Гыймазетдинова, Альбина Ильясова, Алсу һәм Альберт Фазлыевлар Әлмәттә яшәсәләр дә, авылда үтүче бер генә бәйрәмнән дә читтә калмыйлар. Әлеге концертта да аларны күрергә мөмкин иде. Халкыбызның онытылмас җырларын башкарулары белән алар хәзерге буынга үрнәк булып тора. Иң яшь җырчыларның берсе, "Татарстаным" җыры белән концертны тәмамлаган Артур Юриковка исә сәхнәдәш абый-апалары кебек киләчәктә тә җыр-моңга мәхәббәтен саектырмыйча, сәнгать күгендә үз урынын табуын телибез.

Халык үзешчәннәре фестивале бишмунчалыларның моңга гашыйк, тирән хисле, нәфис сүз, актерлык сәләтенә ия булуларын тагын бер тапкыр күрсәтте. Чараны бизәгән "Энҗе", "Мәдинәкәй", "Замана егетләре" төркемнәре, татар яшьләре башкаруындагы дәртле биюләр дә сокландырды. Шунысын әйтергә кирәк, чарада бик күп жанрлардагы чыгышлар тәкъдим ителде. Фольклор төркеменең аулак өй уеннарын күрсәтүе исә бай тарихлы халкыбызның күңел җәүһәрләрен җиткерде, өлкәннәрне яшьлек елларына алып кайтты.

Мәдәният йортында "Без тарихта эзлебез", "Борынгы бизәкләр - милләтем мирасы", хезмәт алдынгылары турындагы "Хезмәте барның хөрмәте бар", авылда туып үскән, хәзер төрле төбәкләргә таралган "Шушы яктан, шушы туфрактан без", соңгы елларда уздырылган бәйрәмнәрне чагылдырган "Матур эшләребез бар" дип исемләнгән стендлар, "Алтынчәч" балалар бакчасы, мәктәп, авыл китапханәсе оештырган күргәзмәләр биредә тырыш, фидакарь, мактауга лаек шәхесләр яшәвенә күрсәтте.

Резеда Хәмидуллина, Илһам Тимербаевларның рәсем, Әлфия Гыйләҗеваның кул эшләреннән торган күргәзмәләренә дә сокланмаган кеше булмагандыр. Менә шундый иң-иңнәрне үзенә туплаган ул Бишмунча! Афәрин!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров