Әлмәт таңнары

Бәхет ул мәхәббәттер...[+ФОТОЛАР]

«Яшәсен татар театры!» - Татарстанның атказанган артисты, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Наилә Нәҗипова үзенең юбилей кичәсен әнә шундый югары рухтагы сүзләр белән тәмамлады. Бәйрәмгә килүчеләр күңелендә кичә Наиләгә хас тыйнаклык һәм югары сәхнә осталыгы кушымтасы булып истә калыр, мөгаен.

Наилә Нәҗипова Әлмәт театрының сәхнәдә тиз арада үзгәрә ала, шуны тамашачыга төгәл җиткерә белә торган күп булмаган даһиларыннан берсе. Шуңа да алтын юбилейны азмы-күпме яңа спектакль белән билгеләп үтү дә Наиләчә инде ул. Чын мәгънәсендә иҗат, татар театры, милләтебезнең язмышы белән янып яшәгән Нәҗиповага сәхнәдә үз-үзенә яңалык ачып, шуны тамашачыга җиткерү мөмкинлегеннән дә олырак бүләк һәм бәхет бармы икән?!

Сәхнәдә куелган спектакль әсәрләре белән исеме дөньяда танылып өлгергән замандашыбыз Ярослава Пулинович пьесасы булуы, аны милләтебез күрке булган драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев сәхнәләштерүе белән дә аерым игътибарга лаек. Әсәрнең сюжеты адым саен очрамый, шулай да тормыштан. Чыгышы белән руслашкан немец хатын-кызы, шуңа да гомер буе изелеп яшәгән Эльза Александровна (Наилә Нәҗипова) бер атна элек тол калган. Ниһаять, сыны тураеп, көзгегә карарга җөрьәт иткән әни һәм әби моны саф һава кебек кабул итә. Кыяр-кыймый гына бөреләнгән әнә шундый фикерен хуплаучы да табыла - бик соңарып кына лаеклы ялга озатылган география укытучысы Василий Игнатьевич (Камил Вәлиев) авылга күченеп кайта. Ул да тол. Эльза сыман ул да гаиләдә яратып яшәмәгән. Нәтиҗәдә бу ике күңелдә соңарып килгән мәхәббәт бөреләнә. Шатланып яшисе дә бит. Тик җил булып ярык аша да үтеп керә торган кеше сүзе, картлыктагы сөюгә ышанырга теләмәгән балаларның эгоизмына ничек каршы торырга? Әлеге мөнәсәбәтләрне гап-гади агач койма рәвешендә рәссам Булат Ибраһимов төгәл итеп күрсәтә алган. Агач дивар хатын-кызның күңеле чайпалып түгелә торган трибунасы булган кибеткә дә, Эльза Александровнаның төрмәсе булган тыйнак өенә дә, икәүнең оҗмах почмагына әйләнә алмый калган Василий Игнатьевичның йортына да әверелә.

Кыска гына тоелган эпизодларда ана һәм бала, ир һәм хатын, килен белән кайнана мөнәсәбәтләре, хатын-кызның иң акыллы дигән ир-ат та аңлый алмый торган тирән кичерешләре, ил язмышы, ялгызлык сагышы сыман төшенчәләр ачыла. Бу уңайдан хормейстер Марат Яхъяевның өлеше зур. Авылдашларны уйнаган труппаның асыл хатын-кызларыннан торган хор рус, казак, хәтта чегән җырларын аерым бер осталык белән башкарып, спектакльнең бизәге булды.

Залдагы киеренке тынлык, урыны-урыны белән сәхнәдәге геройларның карарын хуплап дәррәү килеп алкышлау, бер сүз белән әйткәндә, мәшәкатьле уйлардан арынып, ике сәгатькә булса да спектакльдәге образларның язмышы белән яши алган тамашачыларның реакциясенә караганда, театрыбызның бу премьерасы уңышлы булуына шик юк. Бу хакта
«Һөнәр» VIII Бөтенроссия яшь режиссурасы фестивале комиссиясе дә ассызыклаган. Премьерадан соң ук труппа әлеге спектакле белән Казанны урап кайтты. Анда режиссер Илгиз Зәйниевның әлеге хезмәтен иң уңышлы эше дип бәяләгәннәр.

Рәдифә НОГМАНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: