Әлмәт таңнары

Без китаплы халык

15 декабрь көнне Яшьләр үзәгендә "Татнефть" ААҖнең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан агымдагы елда нәшер ителгән китапларны тәкъдир итү чарасы булып узды.

Әдәбият бәйрәмендә ТР Язучылар берлеге вәкилләре, әсәрләрне барлау, китап итеп бастыруга лаек булуларын билгеләү эше белән шөгыльләнүче эксперт комиссиясе әгъзалары, төбәгебездә иҗат итүче язучы-шагыйрьләр, әдәбият сөючеләр һәм башкалар катнашты.
Татар халкы борын-борыннан китаплы халык булган. Китаплар укучыда хөр фикерләр, тирән уйланулар уята, тормышыбызга дәрт, ямь өстәп, рухи үсешебезне арттыра. Бүгенге көндә республикада 40 тан артык китап нәшрияты эшли. Алар арасында 14 ел дәвамында 160 ка якын төрле басмалар чыгаручы "Рухият" рухи яңарыш нәшрияты зур урын алып тора. Дөнья күргән проза һәм шигърият, публицистик әсәрләр һәм альбомнар, балалар әдәбияты һәм музыка әсәрләре, буклетлар һәм фәнни биографик җыентыклар - һәммәсе дә әдәбиятның алтын фондын тулыландыра. "Рухият" фонды тарафыннан ел саен уздырыла торган хәйрия акцияләрендә республика шәһәрләре, район китапханәләренә, белем учакларына, балалар йортларына бушлай китаплар тапшырыла. Татар мәдәниятын, сәнгатен яклаучы һәм саклаучы халәтендә туган "Рухият" фонды мәдәни-агарту чараларына, сәнгать, иҗат белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итүдә зур өлеш кертә. "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары, "Рухият" фонды советы рәисе Р.Мөхәммәдиев билгеләгәнчә, "Рухият"ның эшчәнлеге күптөрле. Китаплар нәшер итүгә исә аерым зур игътибар бирелә. "Быел басылган җыентыкларның барысы да мактауга лаек. Балалар өчен чыгарылган китаплар бигрәк тә тәрбия чыганагы булып тора. Авторларга, рецензия язучыларга, эксперт комиссиясе әгъзаларына рәхмәт. Тәкъдир итү чаралары кирәк, чөнки без шул рәвешле укучыга, нәниләргә якын киләбез", - диде Рөстәм Нәбиуллович.
Әлмәт ягы югары һөнәри дәрәҗәле шагыйрьләргә, язучыларга, җырчы-музыкантларга бай төбәк. Биредәге иҗади хәрәкәт тарихы берничә гасырларны үз эченә ала. Мәшһүр язучылар, галимнәр, мәгърифәтчеләр Р.Фәхреддин, Ф.Кәрими, А.Таһиров, Г.Афзал, С.Сөләйманова, Ә.Маликов, Р.Төхфәтуллин, Г.Ахунов, К.Булатова Әлмәт төбәгенең горурлыгы булып торалар. Иҗат әһелләре үрнәгендә әдәбиятыбызга яшьләр килә. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең "Рухият" аша китапларын бастыру мөмкинлеге булу алар өчен дә, укучылар өчен дә олы бәхет. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов та шуны ассызыклады һәм изге гамәлләре өчен "Татнефть" компаниясе җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. "Татнефть" ААҖ профсоюз оешмасы рәисе Г.Яруллин китапларда гади нефтьчеләрнең дә тормышлары яктыртылуына, алар эшчәнлегенең һәр ягы укучыга җиткерелүенә басым ясады.
Бу көнне "Рухият" фондының китаплар коллекциясен 6 китап тулыландырды. Нәфкать Мостафинның "Хәтер тавы", Зинаида Захарованың "Тылсымлы сарай", Илдус Диндаровның "Җәй кайда кышлый" китаплары мөхәррире Г.Гыйльманов өчесенең дә үзе өчен ачыш, горурлык бирә торган китаплар икәнлеген билгеләде. Н.Мостафинны ул тумыштан шагыйрь, З.Захарованы балаларча шаянлык белән язуы, телгә игътибарлы булуы өчен Ш.Галиевның дәвамчысы, ә И.Диндаровны бай телле, артык катлауландырмыйча гади тел белән шигырьләргә мәгънә салучы дип атады. Нур Әхмәдиевнең "Мөнирстан" китабын рус теленә тәрҗемә иткән Н.Ишмөхәммәтов әлеге китап өстендә эшләү тарихын сөйләде һәм үзенә бик күп кызыклы мәгълүмат, рухи күтәренкелек алуын җиткерде. Бу көнне китап авторы 65 яшьлек юбилее уңаеннан да тәбрикләүләр кабул итте. Изаил Зариповның "За сибирскими фонтанами" китабын аның кызы Л.Сабитова тәкъдир итеп, әтисенең хезмәте белән горурлануын белдерде. "Рухият" фонды нәшрияты Р.Фәхреддин иҗатын, хезмәтләрен халыкка җиткерү эшен бүген дә дәвам итә - кайнар табадан төшкән "Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр" китабын җыючы автор Ленар Гобәйдуллин "Татнефть" компаниясенә, "Рухият" фондына рәхмәтен әйтте.
Әдәбият бәйрәме Татарстанның атказанган артисты Б.Насырова, "Сандугач сайрар илем" фестиваленең Гран-при лауреаты - "Бәхет" вокал ансамбле (җитәкчесе Татарстанның атказанган хезмәткәре Н. Шәрифуллина), драмтеарт артистларының чыгышлары белән үрелеп барды.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров