Әлмәт таңнары

Айдар Галимов: «Очсыз әйбер сатып алырга мин ул кадәр бай түгел»

- Шоппинг - яраткан шөгылем түгел. Тик шулай да, чит илгә барсам, сәүдә үзәкләрендә рәхәтләнеп үземә кирәк әйберне эзләп йөри алам. Кыскасы, мине танымаган урында үземне иркен тотып, бер бутиктан икенчесенә керү - менә ул шоппинг. Гардеробны еш алыштырмыйм. Сүз концерт киемнәре хакында бармый. Сәхнә өчен кием җыю гадәте 90нчы...

Киемдә минем өчен иң мөһиме аның сыйфаты. Кем әйтмешли, очсыз әйбер сатып алырга мин улкадәр бай түгел. Әллә нинди брендлар җанатары да түгелмен. Кием сайлауда хатыным үрнәк булып тора.
Яраткан һәм кадерле киемнәремә килгәндә, аларның берсе - солдат кителе. Ул өемдә эленеп тора. Аңа карыйм да, уй-хатирәләргә чумам. Тагын берсе - 90нчы елларда Нью-Йорктан алып кайткан концерт костюмы. Ул дәвер өчен әлеге костюм могҗизага тиң иде. Мин аны Америкада махсус концертлар киеме сатыла торган кибеттән алган идем, - ди Айдар Галимов.

Фото: proufu.ru

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: