Әлмәт таңнары

Авылым кабызган йолдызлар

Шәһәребезнең "капкасы" саналган Габдрахман авылы талантларга бай авыл. Биредә җырлы-моңлы халык яши. Бу аңлашыла да. Мәктәп бусагасын атлап керүгә үк балалар Мәдәният йорты каршында оешкан данлыклы "Авылым йолдызлары" ансамбленә йөри башлый. Биредә алар иҗат дөньясының бар нечкәлекләренә төшенеп, чын мәгънәсендә профессиональ дәрәҗәдә остаралар, рухи һәм мәдәни байлык туплыйлар. Шушы көннәрдә,...

Районга һәм Татарстанга гына түгел, бөтен Россия һәм чит илләргә дә даны таралган "Авылым йолдызлары" ансамблен Нияз Хәмит улы Фәрхетдинов һәм Җәүдәт Фәтхелислам улы Иктисамовлардан башка күз алдына китерү мөмкин булмас иде. Нәкъ менә шушы ике шәхеснең фикерләре, теләкләре уртак булуы авылда мәдәни учакның дөрләп кабынып китүенә, ә инде еллар дәвамында аның ныгый гына баруына сәбәпче була. Шуны билгеләп узмый мөмкин түгел, районыбызның иң талантлы виртуоз гармунчыларының берсе, СССРның Мәдәният отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм башка күп кенә бүләкләргә ия булган Җәүдәт ага Иктисамов тарафыннан Габдрахман авылы Мәдәният йорты каршында оештырылган бәйрәмнәр, истәлекле очрашулар берничә буын габдрахманлыларның һәм күрше-тирә авылларның күңелендә матур хатирә булып саклана. Казан Дәүләт университетын тәмамлап, талантын, осталыгын җилкән итеп алган, бар гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Нияз Фәрхетдинов авылның иң абруйлы һәм хөрмәткә лаек кешеләренең берсе. Ул университетны тәмамлап, Габдрахманга кайту белән авыл клубы каршында яшьләрдән торган "Каз канаты" бию төркемен туплый.

- Авылга кайтсам, яшьләрне бергә туплап, бию ансамбле оештырырга дип нәзер әйткән идем. Әйткән сүземә тугры калдым - Җәүдәт аганың һәм авылдашларның ярдәме белән төркем тупладык. "Каз канаты"ның беренче чыгышлары "Татар егетләре", "Молдаван биюе" композицияләрен сәхнәгә куюдан башланып китте. Соңыннан яшәләр үзләре үк миннән берәр парлы бию куюны сорый башладылар. Шулай итеп, бераздан "Каз канаты", "Туй", ә инде аннан соң "Печәнчеләр" биюләре куелды. Авыл халкы әлеге чыгышларны бик яратып кабул итте, соңыннан инде без районда һәм чит төбәкләрдә чыгыш ясап йөри башладык. Күп уңышлар казанып, "Каз канаты" ансамбленең данын еракларга танытсак та, казанлыларны кабатламас өчен төркемебезнең исемен алыштырырга туры килде. 1985 елдан башлап ансамблебез "Авылым йолдызлары" исемен йөртә. Аллага шөкер, коллективның исеме җисеменә бик тә туры килде. Габдрахманның иң талантлы, иң мәдәни кешеләрен туплап, профессиональ дәрәҗәдә чыгышлар ясый алу чиксез зур бәхет һәм горурлыктыр ул. Әлбәттә, иҗат юлыбызда һәрдаим ярдәм һәм аңлау тойдык. Бу уңайдан "Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдиновка һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Булачак юбилейлы тантанабызны оештыру да аларның ярдәме белән мөмкин булды", - ди Нияз Фәрхетдинов.

Әйе, чыннан да кыска гына вакыт аралыгында халык ансамбле исеменә лаек булган коллективның уңышларын бармак белән генә санап бетерү мөмкин түгел. Советлар Союзы буйлап Мәскәү, Артек, Ташкент, Волгоград шәһәрләрендә чыгыш ясыйлар алар. Төркиядә, Финляндиядә уздырылган фестивальләрнең лауреатлары булып кайталар. Ә менә ансамбль каршында оешкан "Өммегөлсем" хатын-кызлар төркеме Җәүдәт ага Икътисамовның тырышлыгы нәтиҗәсе. 2003 елда ул "Сәрвиназ" исемен йөртә башлый. 2006 елда коллектив Төркиядә, 2010 елда Биектау районында, 2011 елда Самара өлкәсендә һәм Түбән Новгородта гастрольләрдә булып кайта. Ансамбльнең репертуарын татар халык җырлары һәм милли гореф-гадәтләрне берләштергән композицияләр тәшкил итә. Һичшиксез, сәнгать дөньясында һәрдаим күмәклек һәм бердәмлек сорала. Коллектив кешеләре шушындый югары казанышларга ия булып, халык арасында популяр булып китүләренә дә карамастан, бик тыйнаклар. Әлеге ансамбльнең иң өлкәне - 70 яшьлек Хәтимә апа Гәрәева шуларның берсе.

- Шушы авылда туып үскәнгә күрәдер, гомерем буе җыр-моңга гашыйк булып яшәдем. Пенсиягә чыккач, ансамбльгә йөрермен, дип хыялландым. Бу теләгем кабул булды. Ансамбльгә мине Җәүдәт үзе чакырды. Монда килгәнемә бер генә тапкыр да үкенгәнем булмады. Кайларда гына булмадык без! Казанда Качалов исемендәге театрда да чыгыш ясадык. Концерт костюмнарыбызга, җыр-биюләребезгә сокланмаган кеше юктыр! Нигездә без татар халык җырларын, үзебезнең җирле композиторларыбызның, шул исәптән Роберт Адреевның җырларын бик яратып башкарабыз. Солистларыбыз Атлас Җамалиевның һәм Розалия Галләмованың югары аһәңле тавышларына кушылып, көчле һәм моңлы итеп җырлап, тамашачыларның күңел түренә үтеп керергә тырышабыз. Менә шулай матур итеп яшибез, - ди ул коллективы өчен горурланып.

Өлкән буын вәкиленең әйткән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, еллар дәвамында илебездә, шул исәптән тормыш-көнкүрешебездә исәпсез-хисапсыз үзгәртеп корулар, төрле күңелле һәм шул ук вакытта күңелсез вакыйгалар булуга да карамастан, Габдрахман авылы үзенең мәдәният учагын вакытлыча гына булса да сүндермәде, дөресрәге, Җәүдәт ага Иктисамов, Нияз абый Фәрхетдиновлар моңа юл куймады. Ансамбльдә олыгайган буынны яшьрәкләре алыштыра торды. Шулай итеп, биш буынны берләштергән ныклы чылбыр барлыкка килде, һәм әлеге буыннар алмашы алга таба да дәвам итәр, дигән өмет бар. Мәдәният йорты бүген ышанычлы кулларда. Аның хуҗабикәсе Сәрия ханым Лукошкова бар җаны-тәне белән үз эшенә тугры булып эшләүче фидакарь шәхесләрнең берсе.

Ансамбльнең юбилейлы датасы уңаеннан коллективка һәм аның җитәкчеләренә яңадан-яңа иҗат уңышлары теләп каласы килә. Халкыбызның иң затлы җәүһәрләре булып тамашачыларыгызны озак еллар дәвамында куандырып яшәргә язсын сезгә, "Авылым йолдызлары!"

Резеда Исмәгыйлева

Фотолар ансамбльнең архивыннан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки