Әлмәт таңнары

Алия Карачуринаны нәрсә бәхетле итәчәк?

Моңлы сандугачыбыз Ришат Төхвәтуллинның якын дусты Алия Карачуринаның Инстаграмына күз салыйк.

Ул аны актив алып бара, аңа күп сораулар бирәләр. Ләкин ул шәхси сорауларга җавап бирергә яратмый. Ә менә калганнарына бик теләп. Шуларны сезгә дә тәкъдим итәбез.
- Чәчләрегезне ничек карыйсыз?
- Мин чәчләрем сәламәт булсын өчен витаминнар эчәм. Шулай ук шампунь, маскаларны алыштырып торам.
- Сез хатын-кызлар арасындагы дуслыкка ышанасызмы?
- Әйбәт сорау. Әлбәттә, ышанам. Ләкин еллар үткән саен, дус кызлар берничә генә булырга тиеш, дигән фикергә киләм. Дус кыз тыңлый белергә, һәр ситуациядә дә таяныч булырга, аралар ерак булса да якында булырга тиеш. Шулай ук, ул уңышларыңнан көнләшмәскә тиеш. Дустыңа иң яшерен сереңне дә курыкмыйча сөйләргә була.
- Сине бәхетле итәчәк 3 нәрсә?
- Якыннарымнан берәр яхшы хәбәр. Яраткан кешемнең минем турында кайгыртуы. Шулай ук, минем тамашачыларым, язылучыларым.
- Концертка килгән тамашачыларны хәтердә калдырасызмы?
- Әйе дисәм дә була.
- Концерттан соң чәчәкләрне нишләтәсез?
- Үзебез белән кунакханәгә алып кайтабыз.
- Ничек үзегезне формада тотасыз?
- Берничек тә. Ашыйсы килгән әйберләремне ашыйм.
- Казанның кайсы төбәгеннән фатир алыр идегез?
- Шәһәр читендә. Яңа районда.

Фото:Инстаграм

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: