Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яхшы укучылар бюджет урынына күчерелергә мөмкин

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында законнарга төзәтмәләр кертеп, 2015 елдан «өчле»сез укучы студентларны түләүле укудан бюджет урынына күчермәкчеләр.

Бу үзгәрешләр студентларны яхшы уку белән кызыксындыру максатларында кертелә. Элек түләүледән бюджет урынына бары тик «бик яхшы»га укучылар гына күчә алган булса, хәзер бу «дүртле»ләргә дә кагылачак. Шулай ук студентның академик бурычы да, дисциплинар шелтәсе дә, уку өчен түләүдә бурычы да булырга тиеш түгел. Әгәр инде бер бюджет урынына ике студент дәгъва кыла икән, өстенлек югары нәтиҗәләр күрсәтүчесенә, җәмәгать эшләрендә активрак катнашучысына биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса