Яңа уку елына Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты бинасы яңартылган
Әлмәт муниципаль хезмәт дәүләт институтының Клара Цеткин урамы, 22 нче йорт адресы буенча урнашкан бинасын ремонтлауга 6,5 млн сум акча тотылган, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәте.
Институтка 4,1 млн сумны «Татнефть» ААҖ бүлеп биргән, 1,5 млн сумы уку йорты средстволары. Эшчеләр спорт һәм актлар залларын, бинаның фасадын ремонтлаганнар, 700 метрдан артык җылыту системасы торбасын яңартканнар, якын-тирә территорияне төзекләндергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа