Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«ӘТ» «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә кушылды

«Әлмәт таңнары» газетасы «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә кушылды.

Без быел беренче сыйныфка баручы Арсений Усмановны сөендердек һәм аңа уку кирәк-яраклары җыелмасы бүләк иттек. Арсений аз тәэмин ителешле гаиләдән. Көтелмәгән бүләкләр аңа да, әти-әнисенә дә хуш килде. Арсений 12 нче мәктәпкә укырга барачак. Безгә ул «4» һәм «5» билгеләренә генә укырга сүз бирде.

Исегезгә төшерәбез, быел Әлмәт районында 2795 бала беренче сыйныфка укырга бара. Шуларның 562 се мәрхәмәтле кешеләр ярдәменә мохтаҗ. Теләге булган һәркем изге гамәлгә кушыла ала. Исемлек белән мәгариф идарәсендә танышырга мөмкин. Телефон: 45-24-67, 45-25-99.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса