Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә студентлар өчен автосессия узды

Шәһәр студентлары арасында оештырылган"Автосессия-2014" бәйгесенең финалы узды. Чара яшьләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту, юлда җаваплылыкны арттыру максатларын үз эченә алган иде. Финалда 5 команда катнашты.

Башта теория буенча имтихан узды. Юлда йөрү кагыйдәләре турындагы 20 сорауга җавап биргәннән соң бәйгедә катнашучылар практикага кереште. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң күп баллны АГНИ туплады. Икенче урынны политехникум командасы алды. КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы өченче урынга чыкты. Юл кагыйдәләрен иң яхшы белүче булып һөнәри көллияттән Ленар Мөхәммәтшин танылды. Җиңүче команда 1 ноябрь көнне Казанда узачак республика этабында Әлмәт данын яклап чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса